|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
07.04.2026 Икътисад
Бурычлы яз: илдә яшәүчеләр әҗәткә баткан45 триллион сум. Илдә яшәүчеләрнең банкларга һәм башка кредит оешмаларына әнә шул кадәр бурычы җыелган. Россия Банкы хәбәр итүенчә, бу – рекорд сан. Әҗәтнең яртысы диярлек ипотека кредитына туры килә. Шул ук вакытта бурыч йөген тартучыларның һәр икенчесе диярлек өч һәм аннан да күбрәк кредит рәсмиләштергән. Әҗәтсез тормыш бармы? «ВТ» әнә шул сорауга җавап эзләде. Бурычлы үлмәс, әмма көн дә күрмәс, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Тик торган саен ныграк буса да, әҗәт упкынына сикерүчеләр артканнан-арта. 2026 елның 1 гыйнварына алынган мәгълүматларга караганда, россиялеләрнең кредитлар һәм заемнар буенча 45 триллион сум бурычы җыелган. Узган елның соңгы өч аенда гына да әҗәт күләме 2,2 процентка, ягъни 988 миллиард сумга арткан.
Халыкны кредит алуга этәргән сәбәпләр күп төрле, әлбәттә. Икътисад белгече Илдус Сафиуллин әйтүенчә, иң мөһиме – бер кул белән алганда, икенче кул белән кайтарырга кирәк икәнен истә тотарга кирәк. – Дөрестән дә, соңгы елларда ташламалы ипотека программалары ярдәмендә күп кенә гаиләләр мөмкин кадәр тораклы булып калырга тырышты. Моның нәтиҗәсе буларак, фатир бәяләре дә, айлык түләү дә күз алдына китерә алмаслык дәрәҗәгә җитте, бурычлар артты. Торак сатып алу бөлгенлеккә төшермәсен өчен кулда беренчел кертемгә фатирның 50 процентыннан да ким булмаган күләмдә акча булырга һәм айлык түләү гаилә кеременең 30 процентыннан артмаска тиеш. Бүген исә ипотека рәсмиләштерүче гаиләләрнең күбесе әлеге шартларга туры килми. Җитмәсә, хәзер кредит алуны бик җиңел эш итеп күрсәтергә тырышалар. Моның өчен документ та кирәкми, вакыт та бик аз таләп ителә, имеш. Нәтиҗәдә бер кеше биш кредит ала да әҗәтен түли алмас дәрәҗәгә җитә, – ди белгеч. Саннар да шул хакта сөйли: Берләштерелгән кредит бюросы (ОКБ) хәбәр итүенчә, 2025 ел азагында илдә 46,9 миллион кешенең бер булса да түләнеп бетмәгән кредиты булган. Һәр өченче кеше дигән сүз бу! Шул ук вакытта бурыч йөген тартучыларның һәр икенчесе диярлек өч һәм аннан да күбрәк кредит рәсмиләштергән. Бурычлылар яз көне тагын да артып китмәгәе. Психологлар фикеренчә, озын кыштан соң үзгәрешләр таләп иткән күңел акылны томалап китәргә дә мөмкин. Язга чыккач кием-салымны яңарту, өйдә ремонт башлау әнә шул «җыр»дан. Моның фәнни аңлатмасы да бар икән: барысына да «язгы астения», ягъни бер сезоннан икенчесенә күчкәндә күзәтелә торган физик һәм рухи төшенкелек сәбәпче, ди белгечләр. Кәефсез чагыңа сезонлы авырулар да килеп өстәлсәме, бу дөньяда нидер үзгәртмичә һич кенә дә булмый. Ә моның өчен акча кирәк. Яз көне үзебез дә сизмәстән акчаны күбрәк туздыруыбыз шуның белән аңлатыла икән.
Ул арада кредит алуга үз-үзеңә тыю салу турында да искә төшергәннәр. Мошенниклык очракларыннан да саклый торган мондый чикләү узган елның 1 мартыннан гамәлгә керде. Билгеле булганча, үз-үзеңә тыю салу өчен, шәхси мәгълүматларны, шулай ук кредитлардан тулысынча баш тартуны (яки онлайн кредитлардан гына баш тартуны) күрсәтеп, Дәүләт хезмәтләре порталы яки Күпфункцияле үзәккә барып гариза тапшырырга кирәк. Тыю билгеләү турында мәгълүмат барлык кредит тарихлары бюроларына тапшырылачак. Алга таба кредит оешмалары кредит алу турындагы гаризаны караганда, моны исәпкә алырга тиеш булачак. Бу урында шуны да искәртик: үз-үзеңә тыю салу, кредит карталарын кертеп, залогсыз, ягъни тиз һәм җиңел алына торган кредитларга гына кагыла. Ул белем алуга бәйле кредитка, ипотекага, автокредитка кагылмый. Рәсми саннардан күренгәнчә, Татарстанда 47,1 мең кеше кредит алуга үз-үзенә тыю салган. Республика әлеге күрсәткеч буенча ил күләмендә беренче бишлеккә керә. Бездән алда – Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург һәм Башкортстан. Сан Росстат хәбәр итүенчә, 2026 елның 1 гыйнварына Татарстанда яшәүчеләрнең кредитлар буенча 1,1 триллион сум бурычы бар.
Эльвира Вәлиева |
Иң күп укылган
|