|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
06.04.2026 Авыл
«Алкаш Гомәр кайда тора?» яки Кушамат кайчан кушыла?Элек, авылыбыз гөрләп торган вакытта, безнең урта мәктәпкә практика узарга яшь укытучылар күпләп килә иде. Шулай бервакыт класс җитәкчесе итеп билгеләнгән яшь кенә укытучы кыз укучыларының әти-әниләре белән танышып чыгарга ниятли. Бер дәфтәргә исемлек төзеп, ул завуч Әкрам абый янына керә. Әкрам абый исемлекне карый да: “Сеңлем, безнең авыл бик зур, халкы күп, шунлыктан кирәкле кешене кушаматы буенча гына табып була”, – дип, һәр исем-фамилия артына кушаматларын өстәп чыга. Исемлектә Гомәрләр генә дә бишәү икән. Чатан Гомәр, Кәҗә Гомәр, Сукыр Гомәр, Телсез Гомәр һәм Алкаш Гомәр. Кушаматлары белән сорашып бара-бара яшь укытучы күп әти-әни белән таныша. Тик Алкаш Гомәр белән генә уңайсыз хәлгә кала. Бер капка төбендә юан бүрәнәләрдән бура бурап ятучы киң җилкәле, зур гәүдәле ир-ат янына тукталып, ул: “Абый, белмисезме, Алкаш Гомәрләр кайда тора?” – дип сорый. Ә теге кеше исә нәкъ менә ул эзләгән Гомәр булып чыга.
“Мин инде ул Алкаш Гомәр, ни йомыш, сеңлем?” – дигәч, укытучы кыз коелып төшә, оятыннан җир тишегенә кереп китәрдәй була. Теге ир: “Ярар, ярар, уңайсызланма, сеңлем, эчеп-эчеп тә исермәгәнгә авылдашлар үз итеп таккан кушаматым ул минем”, – дигәч, укытучы кыз үз җаена кайта.
«Нимес» икәнеңне оныттыңмы әллә?..»
Авылыбызда нинди генә кушаматлы кешеләр юк иде. Яңа елның чыршы бәйрәмендә Кыш бабай булып киенгән немец теле укытучысы Габбас абый Мөбәрәкшин авылдашларны кушаматлары белән барлап, котлаудан башлый иде: “Охо-хо-хо, зал тулы урман кунаклары – бүре, поши, аю, куян, бурсыклар килгән. Карга, торна, чыпчыклары, тавык, әтәч, үрдәкләр, айгыр, сарык, бозауларга чаклы, карагыз, ничек рәхәтләнеп утыралар! Ерак дип тормаганнар, чит илләрдән дә вәкилләр килгән: кытай, монгол, кыргыз, грузин, яһүд, нимесләр дә бар икән арабызда”.
Шунда җиткәч, бәйрәм хөрмәтенә бераз төшереп алган ир: “Син үзең дә “нимес” бит, әллә оныттыңмы?” – дип кычкырып җибәрә.
Ачулану юк, үпкәләү юк, халык әнә шулай кушаматларны да искә төшереп, бәйрәм итә.
«Бөтенегезне дә катырам»
Кушаматлары чәчрәп торган авылдашлар халык арасында очрашканда бер-берсенә төрттереп үртәргә яраталар иде. Көя Гомәр күренсә, Ябалак Миңгали:
– Әнә, көя килә, хәзер тешләргә тотыначак, – дип сүз башлый иде.
– Юк, тешләмим, көйдерәм генә мин сезне, – дигән була тегесе.
– Көйдерерсең менә, Мороз Миңгали туңдырып ташлар үзеңне, – ди берәве.
– Юк, туңдыра алмас, ябалак-ябалак кар ява башлады, көн йомшарырга чамалый, – ди икенчесе, Ябалак Миңгалигә ишарәләп.
– Бу салкында Елан Миңгалие нишләп йөри инде тагын? – диләр, өченче Миңгалине күреп.
– Телегезне тоймасагыз, чагам үзегезне, – ди тегесе, көлеп.
Ул да түгел, кибет тирәсендә Чукрак Нәсибулласы күренә:
– Барыгызны да сазлыгыма батырам бит (безнең якта баткаклык-сазны чукрак дип тә атыйлар), – дип гайрәтләнә.
– Юк, – ди Мороз Миңгали, – иң гайрәтлесе монда мин – бөтенегезне дә катырам!
Менә шулай шаярыша иде кушаматлы авыл агайлары.
Рәҗәб Әхмәтов |
Иң күп укылган
|