|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.11.2011 Җәмгыять
Нәрсә бәйрәм итәбез?Бәйрәмнәр һәм ял көннәре якынлаша. Тик хәзерге бу бәйрәмнәрнең элекке еллардан аермасы шунда, хәзер күпчелек халык үзенең нәрсә бәйрәм иткәнен бик белеп тә бетерми кебек. Дөресрәге, кем нәрсә бәйрәм итә инде. Өлкән буын Октябрь бәйрәмен, Октябрь революциясенең 84 еллыгын билгеләсә, яшьләр бәлки әле 7-8 ел элек кенә гамәлгә кертелгән Милли Бердәмлек (кайчакта аны Дуслашу һәм килешү көне дип тә атыйлар) көнен билгелиләрдер. Әммә ки, миңа калса, яшьләргә беренчесе мөһим булмаган кебек, икенчесе дә бик алай әллә нәрсә аңлатмый. Аларга Милли Бердәмлек ни дә, башкасы ни. Символлардан ерак бүгенге яшьләр. Ә ял кирәк, ул комачауламый.
Идеология булмаган заманда яшибез дип уйласак та, күпмедер бар ул идеология. Заманалар үзгәргәч, Октябрь бәйрәмен, Октябрь революциясе көнен нәрсә белән булса да алыштырырга кирәк иде. Ниһаять, алыштырдылар. Тарихчылар, уйлый торгач, 1612 елны, патшасыз калган вакытлардан соң (Иван Грозныйның улы Дмитрий үлеп, династия өзелә), бүген Чуалышлы заман (Смутное время) дип аталган чорны, тарткалашлардан, кан коюлардан, ялган патшалардан соң, ниһаять, халыкның ополчениеләргә берләшеп полякларны куып җибәрүен искә төшерделәр. Шулай итеп, яңа бәйрәм туды.
Россия тарихындагы буталчык, чуалышлы заманнарны, аларның күплеген, алардан һәрчак олы кыенлыклар белән, үлле-мәлле дигәндәй чыгуларны санаганда башка даталарны да искә төшерергә булыр иде. Әмма хакимият тарихчылары нәкъ менә шул Чуалышлы заманнан чыгу вакытын сайлаганнар.
Ә Октябрь революциясе көненә килгәндә, аны да, французлар Бөек француз революциясен онытмаган кебек, тарихтан төшереп калдырырга тырышу дөрес түгел.
Тик ул датаны бәйрәм итәргә чыннан да кирәкмидер (өлкәннәребез мине гафу итсен). Октябрь – ул сабак. Олы сабак. Кире сабак. Йогынтысы бар дөньяга таралса да (читләргә ул күбрәк уңай сабак булды төсле), ул безгә, россиялеләргә ачы сабак. Алай кыланырга ярамый, сак булыгыз, уяу булыгыз дип торучы кисәтү.
1917 елда Россия империясе, Беренче бөтендөнья сугышында җиңелеп, таралу-таркалу алдында калган иде. Әмма ки, шешәдән чыккан җен кебек, көтмәгәндә-уйламаганда килеп чыккан хакимиятне җәһәт кенә үзенә эләктереп алган большевизм аның агониясен тагын ничә елга озынайтты. Тик ничек итеп? Иң әшәке юллар белән. Халыкның бер өлешен юкка чыгарып, икенче өлешен колга әйләндереп. Хәрбиләштерелгән, бик тә түбән җитештерүчәнлекле икътисад төзеп. Алар эшләгән вәхшилекләрнең иң зурысы, иң коточкычы, миңа калса, биредә яшәгән халыкларның генофондына китергән зыян. Ярты гасыр арасында россиялеләрнең актив һәм сәләтле өлеше рәхимсез рәвештә юкка чыгарылды. Кача алганнар чит илгә качты, кемнәрнедер диварларга терәп аттылар, өченчеләрне лагерьларда череттеләр...
Теләсә кайсы илдә халык сыйфатын, аның түбәнлеген билгеләүче индикаторлар бар. Шуның беренчесе, күпләр билгеләвенчә, җан башына туры килүче исерткеч эчемлекләр күләме. 1913 елда патша хөкүмәте “коры“ закон керткәнче Россиядә кеше башына барысы 2,5 литр (спиртка әйләндереп санаганда) эчкәннәр. Ә хәзер бу күрсәткеч, төрле мәгълүматларга караганда, җан башына 16 дан алып 18 литрга кадәр җитә икән. Ә бит Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы билгеләгәнчә, бу сан 8 литрдан артканда милләтнең юкка чыгуы, кешелек сыйфатларын югалта башлавы (бетү) башлана. Һәм кешелек сыйфатлары югалу бер эчкечелек кенә дә түгел. Монда юкка чыгып барган моральне, башкасын да өстәргә булыр иде.
Кыскасы, үткән гасырда Россиядә кеше ресурсы шул дәрәҗәдә начарланды ки, моны сүзләр белән аңлатып бетереп тә булмастыр. Андый ресурс белән Россия инде берничек тә, теләсәң дә, атасаң-атамасаң да, утырып еласаң да, бөек держава да, империя дә була алмый. Моңарчы бер язган да идем төсле инде, сан ягыннан биредәге халык әле дә кими, азая килә, сыйфат ягыннан начарлана тора. Элита, безнең “югары командование” сыйфатына гына карагыз сез. Кая яхшы идарәчеләр? Юк алар. Ушкитмәле коррупция, нәтиҗәсез реформалар моны бик яхшы күрсәтеп тора. Завод-фабрикаларның булганнарында югары квалификацияле эшчеләр дефициты үзен шундый нык сиздерә. Менә шундый кеше капиталы белән ерак китеп буламы? Булмый! Ятасың инде шул чимал сатып.
Менә шундый хәлдә, кеше сыйфаты белән саны ике аягына да аксаганда, илгә нишләргә? Миңа калса, бар эшне ташлап яшьләргә сыйфатлы аң-белем бирүгә, чын итеп (бүгенгечә түгел) сәламәтлек саклауга керешергә, торак төзүгә, балалар бакчаларына тотынырга кирәк түгел микән? Бу юнәлешләргә акча кызганабыз икән, деградация соңгы стадиясенә керәчәк. Ә без һаман “Булава”лар сыныйбыз, 20 яшьлек мыексыз лейтенантларга 50 мең хезмәт хакы түлибез. Акыллы баш Кудрин боларга аяк терәп каршы торып карады. Тик хәзер ул кайда? Без кораллансак-коралланмасак та, АКШның да, Европа берлегенең дә хәрби бюджетлары безнекеннән 20 тапкырга артык. Шулай булгач, хәрби бюджетны арттыру бернинди мантыйкка да сыймый. Кеше факторы турында ныклап, бик ныклап уйлар вакыт җитте.
Ил алдында ике юл: йә без, совет синдромыннан һәм империя чиреннән котылып кешечә яши, тормыш кора башлыйбыз, йә Көнбатышка һаман йодрык болгап, барлы-юклы акчаны кораллануга тотып тәгәрәп үләбез.
Өлкәннәребез, ярар, бәйрәм итсеннәр, аларга бәйләнмик, инанулары белән дә булышмыйк. Тик Октябрь калдырган стратегик мирас дәвам ителергә тиеш түгел.
Наил ШӘРИФУЛЛИН |
Иң күп укылган
|