|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.11.2011 Мәгариф
Дисбедә ничә төймә?Болай булгач, әбиләр әйтмешли, ”шәт, иншалла!” Болай булгач, ягъни “7 көн” тапшыруы хәтле тапшыру тел проблемасын күтәреп чыккач, күңелдә чын ышаныч туды. Ихлас ышаныч. Үзем сөенеп тапшыру карап утырам. Күңел уйлана. Әйе, республикада ана телебезнең куллану даирәсе тараюга чын күңелдән борчылып яшәүчеләр һәрдаим яшәп килде, яшәячәк тә дип уйлыйм. Ялгызак көрәшчеләр беркайчан да бетмәде татарда. Чынлыкта, әлеге проблеманың шушылай илкүләм калкып чыгуы, әлбәттә, “ана телем” дип янып яшәүчеләренең эшчәнлеге нәтиҗәседер дә әле. Инде бик күптән “татары сами не хотять отдавать своих детей в татарские классы!” – дип сөйләүче башка халык вәкилләрен күп ишетеп яшим. Баштарак ут ягып бәхәсләшә идем. Соңрак аларга каршы бер сүз дә әйтми башладым. Бәхәсләшкән чакларым – ул минем халкыма, кешеләребезгә нык ышанган елларым иде. Тора-бара ышанычым кызгануга әйләнде. ”Нигә кызганасың, без мескеннәр түгел, кызгану кешене кимсетә”, – диярсез. Аңлыйм-кызганам, бөтен йөрәк белән кызганам. Кешенең ана телен яратуын, ләкин үз телендә иң газизен – баласын да укыта алмавын күреп ничек кызганмыйсың?! Нишләсен кеше? Теле газиз булса да, баласы газизрәк.
Бүген шул газизенең БДИны рус телендә бирәсе бар. Бу шаяру түгел. БДИга бер көн әзерләнеп кенә керә алмыйсың. Бу – ун еллык хезмәт нәтиҗәсе. Ә ул хезмәт рус телендә аңга сеңә. Беләсезме, мин элегрәк, тел бетсен өчен бөтен татарны кырып бетерергә кирәк, без кырылып бетә торган халык түгел, димәк, телебез мәңге бетмәячәк, дип уйлый идем. Юк икән, телне бетерәсең килсә, БДИны рус телендә бирдерү җитә икән. Арттыра димәгез. Мин бу сүзләрне бөтен җитдилегем белән әйтәм. Бишектән төшкән һәр адәм баласы мәктәп аша уза. Күптән түгел шундый очракка тап булдым. Саф татар авылының мәктәп китапханәчесе мәгариф бүлегенең дәреслекләр кайтарту өчен җаваплы хезмәткәреннән үз мәктәпләренең беренче сыйныф укучылары өчен математика дәреслегенең урысчасын кайтартырга дип килде. Дәреслекләр таратучы ханым башка милләт кешесе булуына карамастан: “Сез нәрсә, беренчеләр бигрәк бәләкәйләр бит, ничек сез аларга русча дәреслек бирерсез. Башка телдә шундый авыр фәнне үзләштерү икеләтә авыр булыр бит, бәлки, һәр елдагыча, бишенче сыйныфтан гына кайтартырсыз“, – ди. Мин дә сүзгә кушылам: ”Сеңлем, сезнең авылны безнең район өчен татарның Мәккәсе кебек дип беләм бит, ничек инде шул авыл сабыйларына рус телендә математикадан дәреслек кайтартмакчы буласыз?“ – дим. “Авыл халкы шулай тели , йөз кырык имза җыелды инде“, – димәсенме китапханәче. Баласының киләчәге бугазыннан алмаса, кеше бу юлга басмый. Ә ул “киләчәк” дигәнең БДИны ничек бирүеңә бәйле дип ышана ата-ана.
”7 көн” тапшыруында Илшат Әминов уңай тәҗрибә итеп, чынлап та бөтен шартлар тудырылган, ике генә түгел, аннан да күбрәк тел өйрәтүче татар-төрек мәктәпләрен мисалга китерде. Бу мәктәпләрдәге кебек шартларны тудыру бары тик дәүләттән генә тора. Дәүләттән генә тормаган нәрсәләр дә бар. ”Балаларыбыз киләчәге никадәр генә куркытса да, кешенең үзеннән дә үз ана теле өчен җаваплылыкны төшерергә ярамый”, – дигән фикерем дә бар. Мәсәлән, халыкны математикадан рус телендә дәреслек кайтартырлык дәрәҗәгә җиткереп оештыручылар башкача да эшли алырлар иде. Нигә шул ук күләмдә имза җыеп Мәгариф һәм фән министрлыгына, БДИны татар балалары өчен татар телендә бирдерегез, дигән мөрәҗәгать белән чыкмаска?! Мин үзем быел Зәй шәһәрендә узган республикакүләм август конференциясендә шушы тәкъдим белән чыктым. Туры әйткән туганына ярамаган, дисәләр дә, авызга сугучы булмады. Бу вакыйганың җилләре шактый гына “өшетсә” дә, “салкын”нардан Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләренең әлеге мөрәҗәгатьне хуплаулары аралады бугай, шөкер. Алар хәтта үз сайтларына безнең мәгариф системасында әзерләнгән югарыда әйтелгән эчтәлекле мөрәҗәгатьне дә куйдылар. Ә бу – бик зур таяныч. Үзеңне ялгыз хис итмисең. Зәйдәге чыгышымда: “Безнең районда татар мәктәпләрендә русчага күчү бара икән, димәк, бу бөтен республикада шулай“, – дигән идем мин. Хак булып чыктым. ”7 көн” тапшыруында “татарча укытылмый“ дип, дүрт районны гына атасалар да, чынлыкта, башкачарак булуына иманым камил. Бу фикеремнең дөреслегенә инанасы килгән кеше, конференцияләр җыеп, җитәкчеләрдән сораштырып җәфаланмасын, бары тик теләсә нинди районның теләсә нинди мәктәбенә барып, сыйныф журналларындагы татарча тәрбияләнә торган сыйныф исемлекләренә генә күз салсын. Инде килеп, күп кенә районнарда русча укытсалар да, тәрбия татарча бара дип, судан коры чыгарга теләүчеләр кемне ышандыра алыр икән. Бу бит көлке! Дәресләр белем бирү чыганагы гына түгел, ә чын мәгънәсендә тәрбия сеңә торган чаралар. Нинди генә фәнне алсак та, тормыш белән бәйләп аңлата укытучы. Әйтик, математика татар телендә булса, укытучы беренче сыйныф баласына: “Үскәнем, дәү әниеңнең дисбесендә ничә төймә хөрмә төшеннән ясалган, ничәсе кибет төймәсеннән, санап кил әле, яме”, – дияр иде. Менә шушы гамәл – әле психикасы язгы нәни яшел яфрак кебек дерелдәп торган бала өчен тәрбиянең дә тәрбиясе. ”Математика исемле дәресе дә әбиемнең дисбесен сорагач, куркыныч түгел икән бу мәктәп”, – дип уйлар сабый җан.
Безнең район “кара” исемлеккә шушы ялганны алып ташлаганга “эләкте”. Без үзебез теләп, аңлы килеш, ялган отчет бирмәдек. Ялганнан котылу – җиңүгә беренче адым. Гафу итегез, хөрмәтле журналистлар, мин сезнең урыныгызда булсам, мыштым гына, фәлән процент татарча укытабыз, диючеләргә колакны күбрәк “торгызыр” идем.
Миңнеруй ГАЙФУЛЛИНА-ХӘБИБУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|