поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
31.10.2011 Милләт

Шәм яктысы

Быел радиодан ишетеп тә, матбугаттан укып та хәбәрдар булып тордык: Татарстан мәктәпләрендә фәннәрне урысча укытуга күчерү турында бик күп шаулаштылар. Республика халкы, дөресрәге, аның татарлары аптырашта -- ничек инде, үз җөмһүриятебездә яшәп тә, балаларыбыз чит телдә белем алырга тиеш, янәсе.

Идеядә бу бик тә урынлы аптыраш, әлбәттә. Ләкин җөмһүрият дигәнебез бик тә чамалы-чикле нәрсә шул, совет заманындагы автономиядән бер дә артык җире юк. Икътисад өлкәсендә ирешкән кайбер өстенлекеләрне исәпкә алмаганда (чит илләр белән турыдан-туры элемтәләр кора алу, кардәш төрки милләтләр белән багланышларда беркадәр иркенлек һ.б.), татар милләте ни отты соң әле? Татар саклансын, үссен өчен иң кирәге ни -- сөтме, ватанмы дигәндә, безнең вәзгыятьтә, билгеле инде, сөт беренчелрәк. Ана сөтеннән, туган телдән аерылган татарларның кем икәнен беләбез. Ә туган телнең чишмә башы иң тәүдә гаилә булса, аннары -- мәктәп. Хәтта өендә ата-анасы татарча сөйләшми торган балаларның да, татар мәктәбендә укыса, бер дигән милләт баласына әверелгәнен күргән бар. Бер генә мисал: “Звезда Поволжья” исемле урыстелле, әмма татар җанлы газетаның баш мөхәррире Рәшит Әхмәтовның улы (әтисе татарча белми диярлек), татар гимназиясендә укып, татар телен камил үзләштергән. Кыскасы, мәктәп һәм тагын бер кат мәктәп!

 

Үземне татар мәктәбендә укыган кеше дип исәпләп йөргән булам. Үз вакытында татар әдәбиятын өйрәнеп, Тукайны, Такташны, Муса Җәлилне белеп үскәнгә, татар җырларына мөкиббән булганга, шигырь язып җенләнгәнгә, Өфе нефть институтын ташлап, Казанга чыгып китүем дә аңлашыла кебек. Ә бит, уйлабрак баксаң, без -- Башкортстанда туып үскәннәр, узган гасырның җитмешенче елларында мәктәп тәмамлаган яшьләр, асылда татар мәктәбендә укымаганбыз икән. Ник дигәндә, ул заманда ук бездә барлык фәннәр дә урысча укытыла иде. Татар теле һәм әдәбияты исә атнага бер-ике тапкыр гына керә һәм аларга ни укытучылар тарафыннан, ни укучылардан әллә ни җитди караш юк иде кебек. Төп предметлар булып математика, урыс теле, физика, химия санала иде. Шуңадыр инде, ул елларда безнең Иске Турай урта мәктәбен тәмамлап, татар филологиясе факультетына укырга кергән берәүне дә хәтерләмим. Үземне санамаганда, билгеле. Ләкин мин бит башкачарак кеше, үземә бертөрлерәк дигәндәй. Казан дәүләт университетын эзләп табуым да урау юллар узып, җаныма ни кирәген дүрт ел гомеремне “тозлап”, Уфадан -- Чаллыга, аннары Казанга күчә-күчә йөреп төшенгәч кенә хәл ителгән нәрсә. Шунысы кызык, университетның татар филологиясе бүлегенә без Башкортстаннан берьюлы әллә тугыз, әллә ун татар баласы килеп кердек. Бер группага бит бу! Үзенә күрә феномен инде. Хәзер андый хәлнең булуы бик тә икеле. Димәк, асылда урысча укытылып та, ул чордагы Башкортстанның татарлары ярыйсы ук яхшы милли аң-белем алып чыкканнар булып чыга. Татар авылы мохитында яшәп үсүебез, авыл һәм мәктәп китапханәләрендә туган телебездәге әдәби китапларның күплеге, Казан ягыннан татарча газета-журналлар алдырту -- “Ялкын”, “Казан утлары”, “Совет мәктәбе”, “Яшь ленинчы”,”Татарстан яшьләре”н күреп, укып үсү ярдәм иткәндер моңа. Аннары, без үскәндә бүгенге бер аномалия -- татар авылларының мәгариф системасын башкортлаштыру шаукымы тулы көченә кереп бетмәгән иде. Янә бер парадокс: сугыштан соңгы елларда башкорт авылларындагы мәктәпләрдә дә, бүтәннәрен инде әйткән дә юк, баштан-азаккача бер милли телдә, әйтик, статуслы милләт телендә -- башкортча гына укыту булмады, әгәр ялгышмасам. Мәсәлән, Татарстандагы авыл мәктәпләрендә математиканы, физиканы яки географияне тоташ татарча укытканнарын ишетеп, баштарак нык гаҗәпләнә идем. Шулай күнегелгән инде: ул фәннәр һичшиксез урысча укытылырга тиеш кебек иде. Ике республикада да урта махсус, төрле һөнәри һәм югары уку йортларында укыту теле, ә аннары оешмаларда, предприятиеләрдә эшне алып бару (делопроизводство) һәм эштә аралашу теленең урысчага корылганын искә алсак, бу табигый тоела иде. Гәрчә халык, милләт хокукларын яклау ягыннан караганда, киресенчә, гайре табигый эш инде бу. Ләкин бит балалар бакчасы -- мәктәп -- урта яки югары уку йорты чылбырында эзлеклелек юк. Башкортстанда да, Татарстанда да юк ул. Туксанынчы елларда бу өлкәдә вәзгыятьне үз файдабызга үзгәртергә тырышып карадык анысы. Берничә югары уку йортында татар телле бүлекләр, төркемнәр оештырылды. Әйтик, Авыл хуҗалыгы, Төзүчеләр, Химия-технология институтларында (хәзер алар бүтәнчәрәк атала). Ләкин бу эш ярты юлда калды. Милли Университет та оештырып булмады. Булмый икән булмагач, үз дәүләтең булмагач...

 

Алай да, ирешелгән кадәресенә дә күз йоммыйк әле. Туксанынчы еллар безгә ни бирде дигәндә, иң элек Татарстанның, татар милләтенең илдә һәм дөньяда яхшы ук танылуын әйтергә ярыйдыр. Бигрәк тә икътисад, төзелеш үсеше аша, тышкы элемтәләр аша таныйлар бүген безне. Кайда соң монда татар мәдәнияте, татар теленең өлеше дигән урынлы сорау туа. Болары инде икътисадка ияреп йөри: теге яки бу форумга алып барып, республиканың йөзен күрсәтергә кирәк икән, татар җыры, татар биюе дә бара. Милли чырайлы ансамбльләребез, затлы күчтәнәчләребез бу очракта, туйда киеп сала торган бер көнлек күлмәк кебегрәк, купшы тәтәй сыйфатында гына кулланыла, билгеле. Ләкин нишлисең: зур сәясәттә ансыз да булмый. Төрле халыкара тантаналар, кунак чакырышулар һәм йөрешүләр вакытында татар түбәтәе, татар калфагы кирәк булса, шул калфак-түбәтәйләрне киеп яшәгән әби-бабаларыбызның теленә, асыл сәнгать җәүһәрләренә дә өстәгеләр -- үз түрәләребез тарафыннан сакчыл караш та һәрдаим булсын иде! Татар халкының тарихына гадел бәя ишетү ихтыяҗы да күбрәк халыкара багланышлар, төрледән төрле фәнни конференцияләр ярдәмендә тормышка аша. Урысларның фәндә, сәнгатьтә һәм мәгарифтә (мәктәп һәм вуз дәреслекләрендә һ.б.) татарны каралтып күрсәтү гамәле, нияте еш кына чит илләр галимнәренең бөтенләй бүтән төрле карашы белән бәрелешеп, беркадәр көчсезләнә бара хәзер. Русиядә һәр заманда да карагруһчыл идеология яшәп килсә дә, бүген асылда цензураның юклыгы, һичьюгы, элеккегедән азрак булуы һәм, иң мөһиме, нәшрият эшенә дә коммерциянең үтеп керүе сәбәпле, кибетләрдә безнең кемлегебезне төрледән-төрле карашлардан аңлатучы китаплар табып була, шөкер. Бервакыт Мәскәүдә китап кибетенә кергәч, татар һәм төркиләр тарихына караган китапларның күплегенә хәйран калып йөргән идем. Шактый күбесе безне аңлап һәм хәтта сөеп язган авторларныкы. Билгеле инде, урысның канына сеңгән шовинизмын егерме елда гына сыгып чыгарып булмый. Сөйкемсез Чыңгызның үзеннән күпкә ныграк баскынчы-колонизатор булса да, бүген урыс милләте, соңгы биш-алты гасырда “киңәйткән” барлык биләмәләрен дә урыс җире дип саный. Әле бу көннәрдә, Русиядә Бердәмлек көне бәйрәм ителергә торганда (4 ноябрь ), Мәскәүдә милләтчел урыс яшьләре “Россия для русских” шигаре астында чыгышлар ясарга әзерләнәләр дип хәбәр иттеләр. Бүгенге Русиянең барлык диярлек биләмәсендә урыслар килгәнче ничәмә-ничә гасыр дәвамында йөзләгән төрле кавем яшәгән җирләр икәнен әллә белмиләр, әллә танырга теләмиләр -- аңламассың. Ләкин тарихны да, идеологияне дә (бу очракта халык аңына сеңдерелә торган мифны дисәк, дөресрәк булыр) бер катлам идарәчеләр һәм шуларга хезмәт итүче галим-голәмә әвәли. Ә бүгенге идарәчеләргә илдә урыс факторын көчәйтергә кирәк, билгеле. Шуңа күрә теге яшь-җилкенчәкләр артында кемнәр торуы яхшы аңлашыла. Теге яки бу сәбәпләр аркасында шул өске катламның виртуаль баш миендә ниндидер позитив күчеш, чиста фикер барлыкка килә икән, бу үз чиратында гавамга да тәэсир итми калмый. Ә теге яки бу сәбәп дигәнебез, безнең очракта -- бая әйткән ачыклык, беркадәр иркен тын алып калуыбыз нәтиҗәсендә, үзебезне дөньяга таныту, татарның исемен һәм җисемен ишеттерү-күрсәтү инде, әлбәттә.

 

Телне саклау-яклауга килгәндә исә, татарның җыры-биюе, милли киемнәре, чәкчәге-пәрәмәче, кыскасы, җиңел үзләштерелә торган, аеруча ашказаны һәм эчәк системасы аша җиңел эшкәртелүче имиджы янәшәсендә тел дигәне -- иң нәзбереге. Русиядә һәм СССРда ул һәрвакыт шулай булып килде: үзен урыс дип санаучылар нацменнарның аш-суын, затлы бизәнү әйберләрен, биюләрен милли телләреннән аерып алып яраттылар. Грузия шәрабы, азәрбайҗан йә кырымтатар долмасы, Латвия бәлзәме, татар чәкчәге, башкорт балы, чуаш сырасы, үзбәк пылавы -- урыс халкының һәм, аларга ияреп, бүтән милләтләрнең дә бер-берсен үз итүе менә шундыйрак гастрономик рухтагы милли нәрсәләрне яратудан башлана да шуның белән үк тәмамлана. Ә үзләре төпләнеп яшәгән җирлек халкының телен өйрәнү -- менә монысы алар өчен көч җитмәслек авыр эш кенә түгел, хәтта ки җан биздергеч, кирәкмәгән бер шөгыль исәпләнә. Мәктәптә үз балаларына республикадагы икенче (бәлки беренчедер!) дәүләт телен укытуга каршы чыккан Казан шовинистларының йә булмаса Башкортстанда Ураза бәйрәмен канунсыз дип танырга чакыручы Өфе урысының мәхкәмә белән уйнавы -- әлеге мин-минлекнең ачык мисаллары.

 

Хуш. Әлеге хәлләргә ике республикада да тиешле бәя дә, ныклы җавап та бирелде шикелле. Ләкин Мәскәү ягыннан нинди җилләр исүенә карап, ул кара көчләр әледән-әле безне тынгысызлап торачак, билгеле. Моңарчы кулланырга әллә ни форсат чыкмаган үз кануннарыбызны, ниһаять, эшкә җигәргә туры киләчәк. Икетеллелек, дәүләт телләре турындагыларны һәм башкаларны диюем.

 

Башкортстанга, туган ягыма кайтып, анда озаклап яшәп алырга туры килгәнлектән, туган халкымның авырткан, аксаган җирләренә киңрәк офыктан карау мөмкинлегем бар. Язмамның башында узган, егерменче гасыр азакларындагы тел вәзгыятен бераз сурәтләп киттем инде. Татар теленең таралыш, кулланылыш даирәсе бер Татарстан белән генә чикләнми бит ул. Асылда Башкортстан -- икенче Татарстан кебегрәк. Күп тапкыр кабатланган хакыйкать булса да, тагын бер кат искә төшереп үтү артык булмас: Башкортстан биләмәсенең яртысыннан күбрәгендә татарлар тупланып, компакт яшиләр. Казан ягыннан Өфегә Актаныш аша барсаң да, көньяктанрак -- Бөгелмә, Баулы аша үтеп керсәң дә, чикне чыгып Өфегә җиткәнче ничәмә-ничә районны кичәсең икән, һәммәсендә дә төп халык -- татарлар. Шул компакт массив әле тагын төньякка таба -- Пермь өлкәсенәчә һәм көньякка -- Оренбург өлкәсенәчә дәвам итә. Меңнән артык татар авылларыннан тыш, әлеге утызлап район массивы эчендә төп халкын татарлар тәшкил итүче зур гына шәһәрләр һәм шәһәр тибындагы бистәләр утыра -- Яңавыл, Нефтекама,Тәтешле, Борай, Бөре (Бирск), Бакалы, Дүртөйле, Шаран, Кушнарен, Бүздәк, Благовар, Туймазы, Октябрьский, Бәләбәй, Чакмагыш, Ярмәкәй, Приют, Бишбүләк, Дәүләкән, Чишмә, тагын әллә күпме. Ниһаять, Өфене узып көньяк-көнчыгышка, Уралга табарак узсак, инде чын башкорт авыллары башлана торган якта да, урамына чыксаң, татарча сөйләм ешрак ишетелә торган зур Эстәрлетамак бар әле тагын. Шул тирәдә генә татар әдәбиятына Галимҗан Ибраһимовны биргән Авыргазы мишәрләре төбәге, Мирсәй Әмир туып-үскән Мәләвез, Зәки Зәйнуллин чыккан Эстәрлебаш урнашкан. Менә шуларның һәммәсендә дә диярлек узган гасырның башыннан урталарына кадәр уку-укыту, оешмаларында эш йөртү нигездә татарча алып барылган. Бүген анда татарлар ни хәлдә соң? Телебез ничегрәк саклана? Шәп дияргә тел әйләнми, хәтта яхшы диярлек тә түгел. Алыйк безнең Ярмәкәй районын гына, һәм мин еш барып йөри торган Октябрьский, Туймазы, Бәләбәй калаларын. Урамда, базарда, кибеттә татар теле еш ишетелә, әмма шәһәр яшьләре үзара урысча гына аралаша. Авыл җирендә халык татарча сөйләшә әлегә. Гәрчә бала-чагасы, шәһәрдән кайткан яшьтәшләре тәэсирендәме, әллә телевизор, компьютер йогынтысындамы, еш кына урысча сөйләшеп йөргән булалар. Мәктәптә дә укыту башлангычтан ук диярлек урысча бара. Татар теле, әдәбияты да укытыла бераз, өстәвенә, башкорт теле дә керә. Белүемчә, районыбызның барлык татар авылларында да укытыла башкорт теле. Дөрес, ул авылларның күбесе административ бүленеш кәгазьләрендә, рәсми документларда башкорт авыллары буларак теркәлгән. Бусы да, бердән, Өфедәге башкорт даирәсенә җан тынычлыгы бирсә, икенчедән, янә дә шул ук тынычлык өчендер инде, башкортларның санын арттыра. Өченчедән, бусы безгә турыдан-туры кагыла, башкорт дип теркәлгән татарлар белән теләсә нинди экспериментлар, манипуляцияләр ясарга юл ача. Кызык: бездә өч-дүрт чуаш, бер-ике мукшы, бер бугай ар (удмурт) авылы бар, янә берничәсе катнаш -- урыслы, мукшылы, украинлы, нимеслесе дә -- аларда да укытыла башкорт теле. Дәүләт теле бит. Шулаен шулай, ләкин укытыла -- өйрәнәләр, беләләр дигән сүз түгел әле ул. Татарга өйрәнеп тә торасы юк, берничә авазы һәм янә берничә фигыль формасы гына үзгәрәк башкорт телен без болай да бик яхшы аңлыйбыз. Татарча белгән чуашлар, удмуртлар, мариларга да аңлаешлы бит инде ул. Ә Башкортстанда фин-угыр халыкларының үз басу капкаларын чыгу белән аралаша торган икенче телләре -- ул татар теле. Бабайлар заманында да шулай булган, әтиләр заманында да шулай иде. Хәзер дә Тәтешле, Борай, Мишкә арлары һәм чирмешләренең күбесе татарча бик яхшы сөйләшә, җырлый. Хәтеремдә, моннан бер-ике ел элек Өфедә узган ниндидер җыр конкурсында Төньяк Башкортстаннан бер удмурт (ар) кызы, моңарчы ишетелмәгән гаҗәп матур татар озын көен җырлап, лауреат булды. Ярмәкәй, Бәләбәй, Бишбүләк чуашларына да татар теле үз телләредәй таныш. Мин уйлап тапкан күренеш түгел бу. Буш сүзле булып калмас өчен, якташ әдибем, татар әдәбиятының күренекле вәкиле Мирсәй Әмиргә мөрәҗәгать итим. Шушы язманы компьютерда тукылдатып утырганда, арып китеп, Мирсәй абзыйның укылып бетмәгән китабын ачкан идем, менә шушы җөмләләргә килеп юлыктым: “Мукшылар күбесенчә үзара да русча сөйләшәләр. Бары да диярлек татарчаны да белә. ...Чуашлар турында әйтәсе дә түгел: һәр чуаш үз теле өстенә чатылдатып русча да сөйли, татарчаны да үз ана теле дәрәҗәсендә диярлек белә. Хәтта үзара сөйләшкәндә дә татарча гына сөйләшеп йөрүчеләре бар”. Мирсәй Әмир үз туган ягы, Башкортстанның хәзерге Мәләвез, Эстәрлетамак төбәге халкын шулай сурәтли. Бу Татарстан чигендә түгел, ә бик ерактагы, төпкелдәге районда бит әле. Дөрес, узган гасыр башындагы вәзгыять бу. Ләкин, әйткәнемчә, татар теленең хәзерге Башкортстан җирендә элек-электән төрле милләтләр өчен уртак бер аралашу теле булганлыгы бер ачык факт икән, шундый тенденция әле дә яшәп килә диярлек. Безнең төбәктә, ким дигәндә йөз-йөз илле чакрым китсәң дә, һәм теләсә кайсы тарафка кит, башкортча сөйләшеп йөргән кешеләрне очрата алмыйсың. Ходай юлыңа берәр башкортны юри чыгарып куйса гына инде. Татарча һәм урысча сөйләшәләр. Аның каравы, калага барып төшүең була, вокзал репродукторыннан: “Хөрмәтле пассажирдар! Өфегә барыусы автобус икенсе һанлы тукталышта тора...” кебегрәк игъланнарны ишетә башлыйсың. Баулы чигендә урнашкан Октябрьскийда ничә чын башкорт яшидер, белмим, алар арасыннан сайлап аладырмы автовокзал хуҗалары башкортча сөйли белүче дикторны, әллә үз татарыбыз шулай тырышып үзләштерәме кирәкле “йөмлә”ләрне? Иң гаҗәбе ул түгел, чөнки татар кешесе, кирәк булганда, кардәш телне генә түгел, кытай телен дә өйрәнә ул. Гаҗәбе шунда: кем өчен, кайсы милләт кешеләренең хокукларын яклап әйтелә ул игъланнар? Башкортларныкын, әлбәттә. Шул мәлдә вокзалда бер йә ике башкорт булса (андый хәлнең, аена бер булса да туры килүе мөмкин, кем кая бармас), димәк, вокзалдагы мыжлаган татарның хокукы кысылып, ике башкортныкы яклана булып чыга. Диварлардагы белдерүләр, мәгълүмат язулары да ике телдә генә -- урысча һәм башкортча. Бу хәл башкорт районнарында -- Бөрйәндә, Баймакта йә Зилаерда булса, шатланырга гына кирәк, чөнки ул якның төп, күпчелек халкы -- башкортлар. Ә бездә? Бер кызык та, кызганыч та мисал искә төште. Вокзалда урысча һәм башкортча гына игълан итәләр һәм язалар дидем бит әле. Татарчасы да берәү очрады. Газ счетчигы эзләп Туймазы каласына барган идем. Пикантлы әхвәлемне мисалга китерүем өчен гафу үтенәм, алай да гадәти хәл: вокзалда бәдрәфкә кереп чыктым. Кабинага кергәнче, акча түлисе бар бит. Йомышыңны башкарып чыгу өчен түләү хакын “6 рублей” дип, ә аскарак “6 сум”дип язып куйганнар. Әллә ялгыш күрдем инде дип, яңадан укыйм: әйе, нәкъ шулай – “һум” дип түгел, ә татарча “сум” дигәннәр. Бу шәһәр җирендә күргән бердәнбер татарча белдерү булды. Урыны ничектер килешсезрәк булса да, күңелле булып китте. “Дәүләт теленә хилафлык иткәнсез бит, ханым!” -- дип, бәдрәф ишеген саклаучы хатыннан көлеп чыгып киттем. Әллә марҗа булды, аңламыйча калды.

 

Башкортстан татарларын башкортлаштыра алмыйча иза чигә торгач, башкорт галимнәре моннан берничә ел элек үз-үзләрен тынычландыра алырдай формула уйлап таптылар: безнең як халкы телен башкорт теленең “көнбайыш диалекты” дип атадылар. Тынычланулары бер хәл. Ул “көнбайыш диалекты” радио, телевидение тапшыруларында һәрдаим яңгырап тора, чөнки тапшыруларга, төрле ток-шоуларга чакырылучы кешеләрнең шактый зур өлеше татар теллеләр (урысча түгел, ә башкортча оста итеп сөйләшердәй төрле белгечлек вәкилләрен каян табып бетермәк кирәк ди! Димәк, татарларны чакырырга туры килә). Ник әле башкортча тапшыруга татар теле килеп керә дигәндә дә җавап әзер: нишләп татарча булсын, көнбайыш башкортлары диалекты ич! Бер яктан алганда, бу безгә файдалы да кебек. Радио-телевизор үзебезчә сөйләп тора, халык тыңлап тора, димәк, телнең куллану функциясе эшли. Дөрес, эфирда “башкорт теленең көнбатыш диалекты” яңгырап тора, ә менә язуда, игъланнарда -- юк. Мантыйк кайда, башкорт кардәшләр? Шул ук “көнбайыш диалектында” исә татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен республика өчен хәзер Өфе үзе әзерли, үзе бастыра, шуның белән балаларга Казан тәэсирен көчсезләндерә. Аерма шунда гына: сөйләшкәндә, эфирда бу -- диалект, ә дәреслекләрдә -- татар теле. Янә дә эзлеклелек юк. Кыскасы, тәмам буталып бетте башкорт галимнәре бу татар теле белән...

 

Шулай итеп, Башкортстан татарларының теле әллә ни нык кысылмаса да, кабатлыйм: күпсанлы халык булуыбыз һәм компакт яшәвебез сәбәпле генә кысып бетерә алмыйлар -- татар теле барыбер язгы боз кебек юкара, көпшәкләнә, төрле яктан кителә бара. Аңа карап кына башкорт теле дә көчәйми. Дәүләт теле статусына ия булуы да коткармый аны, татар телен кысрыкларга, аңа тиң көндәш булырга омтылуы да. Өфедә башкорт теле редакцияләр, нәшрият, радио-телевидение, театрлар, филармония тирәсендә генә иркен кулланыла булса кирәк. Ә башкаланың бүтән урыннарында урыс теле һәм татар теле өстенлек итә. Былтыр энемне сырхауханәгә алып баргач, кырыкмаса-кырык аптекага, кибетләргә кереп йөреп, башкортча сөйләшкән берәүне дә ишетмәдем. Ә татарчаны -- әллә күпме! Татарстанда татар теле ничек чын дәүләт теле булып китә алмый, Башкортстанда да башкорт теле нәкъ шулай. Әле тагын бер сәер парадокс бар: мәктәпләрдә җирле ватанпәрвәрлек, Башкорт иленә мәхәббәт ничек кенә көчле тәрбияләнмәсен, соңгы унбиш-егерме елда ул төбәк яшьләре төркем-төркем булып Казанга укырга агылалар. Мин моны бернинди статистикага да таянып түгел, ә үземнең шәхси күзәтүемнән чыгып тәкърарлыйм. Яз-көзләрен Октябрьский автовокзалына килеп юлыксаң, Өфе-Казан, Эстәрлетамак-Казан автобусы рейсларында студент яшьләр тулып бара. Сөйләшә китсәң, аңлашыла -- Бәләбәй, Ярмәкәй, Шаран, Бүздәк, Чакмагыш, Туймазы, Бишбүләк, Октябрьский татарлары болар. Татарстанда аларны кабул итүгә өстенлек бар дияр идең, паспортта хәзер милләт күрсәтелми -- әллә татар алар, әллә башкорт, аны кем белә? Димәк, безгә каршы эшли торган факторларга бәйсез тагын нидер бар. Югыйсә, бу Казанга агылу модасы каян килеп чыгар иде икән?! Әле ул яшьләрнең күбесе татар телле дә түгел бит югыйсә, “чыктым аркылы күпер” дәрәҗәсендә генә сөйләшүчеләр. Интернет, бүтән төр мәгълүмат чаралары, ахыр килеп, “чыбыксыз телефон” (кәрәзле түгел!) һәм кан хәтере галәмәтедер ахры бу. Әллә бая әйткән престиж мәсьәләсеме, ягъни Татарстанның һәр яклап та алдынгырак, дәрәҗәлерәк була баруымы мондый феноменның сәбәбе? Әгәр соңгысы икән, татар теленә, аның сакланышына бик көчле тәэсир итә торган фактор дип әйтеп булмыйдыр әлеге миграцияне. Шул ук вакытта, татар теле күпмедер кимәлдә яклана торган Казан каласында укулары, яшәүләре аларның бер өлешен чын татар итүе ихтималы да юк түгел бит. Заманында, узган гасырның алтмышынчы елларында әнә, безнең Ярмәкәй төбәгеннән Казанга укырга киткән егет берәү генә иде кебек -- хәзерге кодам, авылдашым диярлек, Иске Шахтан ун-унбиш минутта барып җитә торган егерме йортлы Пачулкыдан Зирәк Йосыпов. Аның артыннан тагын берничә яшь кеше тартылган, ләкин ул еллар өчен бу әле тенденция түгел иде. Мин биредә татарлыгы ташып торганнан Казанга килеп чыккан якташ язучыларны, шагыйрьләрне, актерларны, җырчыларны санап тормыйм, аларын сез үзегез дә беләсез.

 

Барлык татарлар да Казанга күченеп бетә алмый бит, шуңа күрә кире Башкортстанга кайтыйк әле. Бүгенге хәлләрне сөйли идем. Андагы татар авылы -- мин үскәндәге авыл түгел инде ул. Матди ягын карасаң да бүтән: авылда хәзер акча юк, эше булса түләве юк, шуңа күрә яшьләр, акчалы эш эзләп, Себергә китә. Гомер булмаганны, бүгенге үзбәкләр, таҗиклар кебек, Мәскәүгә үк барып урнашалар. Йортлар бушап тора, бер үк вакытта аларны сатып алып та торалар. Чөнки шәһәр якын, юллар яхшы, авылга газ кергән, әле табигате нинди бит тагын! Күчеп кайтучыларның күбесе -- урыслар. Әле мин үскәндә генә дә әбиләр безне “Урыс килә!” дип куркыталар иде, хәзер татар да урыстан курыкмый, урыс та татардан. Типтәр очында биш-алты урыс гаиләсе яшәп ята. Үзәк урамда да биш-алты урыс гаиләсе бар. Үз күршем -- кала җирендә яши алмый торган кичәге геолог Юрий дәдәй. Бик әйбәт, ярдәмчел кеше. Аның белән сөйләшеп утыру үзе бер гомер: күпне күргән, күп белә, татарның озын көйләрен ярата, үзе Высоцкий белән җенләнә. Андыйлар турында без, татарың бер якта торсын, дияргә яратабыз. Ләкин бит сүзебез әйбәт татар яки начар урыслар хакында түгел. Безнең як татарларының үз телен, үз милли мохитын саклау дигәндә көчсезлеге, иммунитетсызлыгы турында сөйлим мин. Татар авылына бүтән милләт кешеләре, аеруча тел, дин ягыннан безгә якын түгелләр килеп утырса, бер-ике буыннан соң тоташ урыслашачакбыз, көн кебек ачык бу. Чөнки үзе болай да ярым-урысча тормыш рәвеше алып барган (эчәләр, тарталар, сүгенәләр, мәчеткә йөрмиләр, китап укымыйлар, күбесе дуңгыз асрый һ.б.) халыкка күп кирәкмени? Прагадан сөйләп торучы “Азатлык” радиосын тыңлыйм да, Чувашия мишәре Рафис Җәмди сөйләгәннәргә исем китә (хәер, ул якларда үземнең дә булганым бар), андагы халыкның ныклыгына хәйран калам. Авылга яшәргә чит-ятларны кертү-кертмәүне дә бергәләшеп хәл итәләр икән мишәр авылларында. Һәм монда милләтчелекнең катнашы юк: һәр гаиләнең үз өендә үзенчә яшәргә хакы булган кебек, һәр авылныкы да бардыр дип беләм. Ә менә Башкортстанда, һәрхәлдә безнең якларда, халыкның рухи көчләре сыгып алынган. Сәбәпләре билгеле: бердән, нефтьле як булганга күрә, килмешәкләрнең күплеге, нәтиҗәдә, урыслашу, икенчедән, башкортлаштыру шаукымы аңнарын бутый. Калганы -- динсезлек, эчкечелек. Имансызлык. Ә андый халык инде җәмгыять тә, дәүләт тә була алмый. Гомумән, әйдәп баручысыз, юл күрсәтүчесез яши алмый башлаган Башкортстан татарлары. Аларга абруйлы кешеләр дә, кайчагында каты куллы, әмма гадел хакимият тә кирәк. Бүген алар юк. Авылны, аның физик һәм рухи көчен талаучылар гына бар. Ничә еллар күзәтәм -- җитәкчеләрнең авыл халкын җыеп, бергәләп киңәшкәнен күргәнем юк. Колхоз җыелышына охшаш нәрсә дә юк ичмаса. Элек һәр авылның чын авторитетлары була торган иде. Мин авыл интеллигенциясе, зыялырак, укымышлырак катлам вәкилләрен күздә тотып әйтәм. Аның бит укытучылары да бүтән төрлерәк хәзер. Без укыган чорда укытучыларның күбесе үз эшләренә баштанаяк чумган, фидаи шәхесләр иде. Хәзер исә мәктәп тирәсендә шәхесләр күренми диярлек. Кем әйди ала соң бүген авыл кешесен? Бәлки мәчет әһеледер? Шундук күз алдыма авылыбыздагы белемсез, эчәргә яратучы мулла абзый килеп баса. Тавышы матур аның, яшьрәк чагында мәҗлесләрдә беренче җырчы иде. Хәзер аның көйләп дога укыганын яраталар, исем кушу, коръән укыту, җеназадан соң мәрхүмнең өчен, җидесен, кырыгын үткәрү йолаларына чакыралар. Ләкин мәчеткә йөрүче кеше юк диярлек авылда...

 

Бик тә аянычлы сурәт ясап куйдым әле. Милләткә азмы-күпме рухи азык бирердәй берни дә юкмыни соң, диярсез. Нишләп булмасын, бар. Мисалга, һәр йортта диярлек радиодан Казанны, “Яңа гасыр”ны тыңлыйлар, ТНВ каналын карыйлар. Баулы якын булганга, Казан сигналы җиңел тотыла. Хәзер Мортаза бабай заманындагы кайбер чикләүләр дә бетерелде, ТНВ каналы кабельле телевидениедә бөтен Башкортстанда күрсәтелә дип беләм. Өфедә ТНВның корпункты да ачылды бит әле. Өстәвенә, Өфенең үзеннән дә татарча тапшырулар яңгырап тора. Татарча матбугат басмалары да җитәрлек кебек: Өфедә “Кызыл таң”, “Өмет”, “Атна” газеталары татарча чыгып тора, район газетасының да татарчасы бар. Ә менә чуашчасы бетерелде. Удмуртча белән бүтәннәрне әйткән дә юк, мескеннәрне.

 

Иң мөһимен әйтми торам икән әле. Башкортстан татарлары, егерме еллап тәнәфестән соң, кабат татар милләтеннән чыккан президентка тиенде бит! Әйдә, Рөстәм Зәкиевич югары мөнбәрдән сөйләгәндә, интервьюларда үзенең башкортлыгына басым ясасын да ди. Вазифасы шундый! Башкорт булып йөрүче бер татар шагыйре, анасы: “Улым, үзебезчә генә сөйлә әле”, -- дигәч, “Әсәй, бедгә ярамай!” -- дигән бит әле, бу да шуның кебек кенә. Ләкин без беләбез: хөрмәтле Президентыбызның ата-анасы туып үскән Балтач районында бер генә башкорт авылы да юк. Типтәр татарлары, мишәр татарлары бар. Димәк, илбашының этник башкорт булуы да бик шикле. Бу хәл Башкортстан татарларына юаныч була аламы? Өметсез шайтан гына диләр, өметләнәсе килә. Бер ягы бар барын -- Рөстәм әфәнденең башкортчасы гел юк диярлек, мөгаен, ул да, безнең кебек, әлеге дә баягы “көнбайыш диалект”ын ишетеп үскәндер. Ә менә урысча шәп белә. Ул аның төп теле булмагае әле, чөнки тулысынча ни башкортча, ни татарча чыгыш ясаганын ишеткәнем юк.

 

Татарлар, яңа президент килгәч канатланып китеп, өр-яңадан хокукларын даулый башладылар. Татарларга республика урыслары да кушылды. Хәзер мәктәпләрдә башкорт телен мәҗбүриләп укытуны туктатырга, дигән кебегрәк таләпләр күтәрелә. Аларның үтәлешенә илбашының кайсы милләттән булуы уңай тәэсир итә аламы, әллә киресенчә, статуслы милләткә өстенлек бирергә мәҗбүр ителгәнме Президент? Әлегә җавап күренми. Этник яктан бик катлаулы төбәкне җитәкләүче кешегә баланс табуы бик кыен, билгеле. Бу очракта Хәмитов әфәнденең акылына һәм сәяси сизгерлегенә таянырга кала безгә.

 

Телебезне ничек сакларга, моның өчен тагын ниндирәк ысуллар уйлап чыгарырга кирәктер, ә бәлки кирәкмидер дә? Бәлки булган кануннарны урынында һәм вакытында куллану, артык хискә бирелмичә, салкын акыл белән төгәл эш итү, бу эштә һәм сәяси, һәм икътисадый алымнарны файдалану, ниһаять, нинди генә вазифалы урында утырсаң да, үзеңнең татар икәнеңне онытмау -- менә шулар үтәлсә дә аз булмас иде. Аннары, язмамның башындарак тукталган шәй -- илдә һәм дөньяда татарның дәрәҗәле исемен тарату юлыннан тайпылмыйсы иде. Безне үзебездән кала кем таный да, кем безнең тел белән исәпләшә дигәндә, гел кирегә генә сукалап торасы түгел: бар танучылар да. Бик зур булмаса да, бер күңелле мисал белән тәмамлыйсым килә. Казанга китәр алдыннан күршедәге бистәгә барып, азык-төлек төяп кайттым. Бер төргәк әзер пилмән дә алдым. Өйгә кайткач, пилмән кабының ярлыгына игътибар иттем, Свердловск өлкәсендә төрелгән ризык икән, Белояр дигән бистәдә. Ялгыш күрәмме әллә дип торам: капның уң як яртысында товар реквизитлары, составы-мазары һәм бүтән мәгълүматлары урысча, ә сул ягында -- башкортча һәм татарча язылган. Ул гына да түгел, ике өлешендә ике республиканың байраклары төшерелгән. Шактый зур текстларда бер генә хәреф хатасы да юк, татарчасы нәкъ татарча, башкортчасы -- башкортча язылган. Менә бит, мәйтәм, безгә товар җибәрүчеләр арасында телебезне хөрмәтләүчеләр дә бар икән! Чылтыратып, сөйләшеп тә алдым “Өч күңелле каз” пилмәне чыгарган игелекле компаниягә. Бәләкәй генә җөмлә чатаклыгын “Күңелле өч каз”га төзәтеп була билгеле, ләкин монысы әллә ни мөһим түгел. Әһәмиятлесе шул, компания (реклама димәсеннәр өчен, исемнәрен язмыйм) хезмәткәрләре, продукцияләренең кая җибәреләсен алдан уйлап, уңышлы пиар-алым да тапканнар, безгә -- татарларга һәм башкортларга хөрмәт тә күрсәткәннәр. Әле өстәвенә шушы ук пилмән Русиянең бүтән төбәкләренә дә китә икән. Димәк, урыслар игътибар итмәсә итмәс, ә менә андагы татар, башкортлар күрми калмый инде, билгеле.

 

Кызык бит: Свердловск өлкәсе эшмәкәрләренә продукцияләренә милли телләрдә ярлык язарга берәү дә кушмагандыр, мөгаен. Мөгаен түгел, тәгаен шулай. Үзләре белеп эшлиләр дип ышанам. Заманында СССР автономияләре союздаш республикалар статусы алырга омтылып карады, союздашларның иреклерәк яшәвеннән көнләшеп туя алмады. Бу пилмән очрагында мин үземне теге замандагы союздашлар дәрәҗәсендә итеп сизеп куйдым әле. Суверен дәүләт үк булмаса да, яхшы ук хөрмәткә лаек милләтнең шактый ук киң хокуклы республикада яшәгәндәй итеп...


Зөләйха КЫДАШЕВА
Татарстан яшьләре
№ 54 |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»