поиск новостей
Көн мәзәге
  •  Кичә мантыйк буенча ярышта җиңүче җиңде, аңа бүләк бүләк иттеләр.

Бүген кемнәр туган
  • 14 Сентябрь
  • Дмитрий Медведев - дәүләт эшлеклесе
  • Исхак Закиров (1911-1944) - шагыйрь
  • Рүзәл Йосыпов - галим
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
Архив
 
27.03.2026 Хатлар

Иремә ышанам… ләкин йөрәгем тыныч түгел

Кемгәдер, бәлки, көлке кебек тоелыр, әмма күңелемә тынгылык бирми торган бер хәл турында язасым килә…

Безнең бер буш фатирыбыз бар иде. Озаграк уйлап йөрдек тә, арендага бирергә булдык. Көннәрдән бер көнне ирем: “Кеше табылды,” — диде. “Яшь кыз, 27 яшьлек,” — ди.

Башта әллә ни игътибар итмәдем, ризалаштым. Кыз килеп урнашты. Акчасын вакытында түли, күршеләрдән дә зар юк, үзе тыныч, пөхтә, тәртипле ди. Барысы да әйбәт кебек…Ирем айга бер тапкыр барып, счетчикларны карап кайта. Һәм менә шуннан соң күңелемә шом керде…

Үзем дә аңламыйм — 40 яшьне узган хатын башым белән, ни өчендер көнләшә башладым. Акылым белән аңлыйм: ирем андый кеше түгел, йөрмәгәнен дә беләм. Әмма йөрәк… йөрәк тыныч түгел.

Квартирант кызны үзем бер тапкыр да күргәнем юк. Ә күңелемдә әллә нинди уйлар туа башлый: “Яшь, чибәрдер… бәлки…” — дип, үз-үземне борчыйм. Кайчак үземә үк оят булып китә. Янәсе, юктан проблема ясыйм кебек. Әмма бу уйлардан котыла алмыйм. Иремә бу хакта әйтергә дә кыенсынам. Ышанам бит мин аңа… әмма күңелдәге шушы вак, әмма тынгылыксыз шик барыбер кимерә. Шуңа күрә сорарга булдым:

Бу — гади көнләшүме, вакытлы халәтме? Әллә чынлап та үземне сакларга тырышуыммы? Тынычланып, барысын да шулай калдырыргамы Яисә башка квартирант эзләү дөресрәк булырмы?

Бәлки, арагызда шундый хәлне кичергән кешеләр бардыр… Киңәш бирегезче. Күңелемә тынычлык табасым килә…

Солтания, Казаннан

Фото: Татар-информ
 

автор
Шәһри Казан
№ --- | 27.03.2026
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы