поиск новостей
Көн мәзәге
  •  Кичә мантыйк буенча ярышта җиңүче җиңде, аңа бүләк бүләк иттеләр.

Бүген кемнәр туган
  • 14 Сентябрь
  • Дмитрий Медведев - дәүләт эшлеклесе
  • Исхак Закиров (1911-1944) - шагыйрь
  • Рүзәл Йосыпов - галим
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
Архив
 
27.03.2026 Мәдәният

Айдар Фәйзрахманов: “Мондый очрашулар балаларның күңелендә гомер буе саклана”

Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле мәктәпләрдә сәнгать дәресләре үткәрәчәк. Ул Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан башлана.

Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, укучыларга милли моңнарны ишеттерергә, татар биюе, милли уен кораллары белән таныштырырга дигән максат белән “Туган телем – Тукай теле” дигән проект башлап җибәрә.

Ул Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән, шулай ук Мәдәният министрлыклары ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Балалар өчен бу кичәләрне 17 ноктада – Казан шәһәренең җиде мәктәбендә, шулай ук Чаллы (4 концерт), Түбән Кама (2 концерт), Алабуга (2 концерт), Әлмәт (2 концерт) шәһәрләрендә дә үткәреләчәк.

Билгеле булганча, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы 2017 елдан башлап Татар дәүләт филармониясе белән берлектә «Татарстан мәктәпләрендә сәнгать дәресләре» проектын гамәлгә ашыра. Проект кысаларында фольклор музыкасы дәүләт ансамбле балалар өчен махсус программа төзеп, ел саен аны Казан шәһәре һәм республикабыз мәктәпләрендә зур уңыш белән тәкъдим итә. Программага халык җырлары, татарның төрле этник төркемнәре биюләре кертелгән. Борынгы музыка уен коралларында уйнарга өйрәтүче мастер-класслар да үткәрелә, татар шигъриятенең иң асыл үрнәкләре тәкъдим ителә.

Ансамбль уздырган сәнгать дәресләрен 30 меңнән күбрәк укучы карады инде. Татар балалары гына түгел, башка милләт вәкилләре, педагоглар да концертның тирән тәрбияви мәгънәсен ассызыклап, рәхмәт әйтәләр, кабат чакыралар.

Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле сәнгать дәресләренең телне саклаудагы, мәктәп балаларын милли рухта тәрбияләүдәге үтемлелеген һәм зур әһәмиятен күз уңында тотып, ансамбль быел аны «Туган телем – Тукай теле» дигән форматта дәвам итә. Проектның максаты – татар телендәге музыкаль-шигъри кичәләрне республиканың башкаладан еракта урнашкан төбәкләрендәге балаларга да тәкъдим итү.

Ансамбль белән бергә “ТАТАR СҮЗЕ” халыкара бәйгесендә катнашучылар, күренекле нәфис сүз осталары да чыгыш ясаячак. Беренче чыгыш 7 апрельдә Чаллыда узачак.

 

“Мондый очрашулар балаларның күңелендә гомер буе сакланачак. Бала чагымда авылыбыз сәхнәсенең алдына килеп Габдулла Рәхимкуловны йотлыгып тыңлаганым хәтердә. Данис Хафизовның баянда, курайда уйнаганы күңелгә сеңеп калган. Әзәл Яһүдинны, Фәйзи Йосыповны бирелеп тыңлаганым истә калган. Бүгенге балалар кайчандыр безнең чыгышларны шулай искә алыр”, – ди Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор Айдар Фәйзрахманов. Игелекле эш киләчәктә матур җимешләрен бирсен дигән теләктә калыйк.

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы