поиск новостей
Көн мәзәге
  •  Кичә мантыйк буенча ярышта җиңүче җиңде, аңа бүләк бүләк иттеләр.

Бүген кемнәр туган
  • 14 Сентябрь
  • Дмитрий Медведев - дәүләт эшлеклесе
  • Исхак Закиров (1911-1944) - шагыйрь
  • Рүзәл Йосыпов - галим
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
  • Казан шәһәре Вахитов районыннан узэктэ,Право- булачная урамында, ОКТЯБЕРЬ аенда 2 булмэле квартира арендага бирелэ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Эретелгән ат мае сатам. Файдалы, тәмле, холестеринсыз. (89063227505)
  • Казанда Удивительная һәм Юныс Әхмәтҗанов (Арт Сити) урамнарында озак вакытка квартира- студияләр арендага бирелә ( 8 987 276 27 24) ( риелтор түгел)
Архив
 
27.03.2026 Җәмгыять

Фатирда кондиционерны законсыз урнаштырган өчен штраф яный

Россиядә күп фатирлы йортларда яшәүчеләргә үз белдеге белән кондиционер урнаштырган өчен административ җаваплылык яный.

РФ Иҗтимагый палатасының закон проектларына һәм башка норматив актларга иҗтимагый экспертиза комиссиясе әгъзасы Евгений Машаров шул хакта хәбәр итте.

«РФ Административ хокук бозулар кодексының 7.21 маддәсе (торак биналардан файдалану кагыйдәләрен бозу – ред.) торак йортта законсыз рәвештә кондиционер урнаштырган өчен гражданнарга 2000-2500 сум күләмендәге штраф рәвешендә җаваплылык билгели», - диде Машаров РИА Новости агентлыгы белән әңгәмәсендә.

Ул ачыклык керткәнчә, күп фатирлы йортның фасады милекчеләрнең гомуми мөлкәтенә карый, шуңа күрә теләсә нинди үзгәрешләр, шул исәптән җиһазларны урнаштыру да, йортта яшәүчеләрнең гомуми җыелышында килештерүне таләп итә.

Мәдәни мирас объекты статусына ия биналар өчен аерым чикләүләр гамәлдә.

«Әгәр йорт мәдәни мирас объектларына карый икән, мондый бина фасадына кондиционер куеп булмаячак. Бу «Россия Федерациясе халыкларының мәдәни мирас объектлары (тарих һәм мәдәният һәйкәлләре) турында»гы 73нче Федераль законның 47.3 маддәсе буенча тыела», – дип өстәде Машаров.

Мондый очракларда хокук бозу күпкә җитдирәк санкцияләргә – 15-200 мең сум күләмендәге штрафка китерергә мөмкин.

Моннан тыш, эксперт тавыш дәрәҗәсе буенча таләпләргә игътибар юнәлтте: рөхсәт ителгән күрсәткечләрдән арттырсаң (көндез - 50 дБА, төнлә - 45 дБА), 500-1000 сум күләмендә штрафка тартулары бар.

---
Татар-информ
№ --- | 27.03.2026
Татар-информ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы