поиск новостей
Көн мәзәге
  • Инструктор:
    – Беренче кагыйдә: урманда югалмас өчен үзегез белән кечкенә кыңгыраулар алыгыз. Икенче кагыйдә: аю тизәге күрсәгез, ул җирдән ераккарак китегез.
    – Абый, ә аның аюныкы икәнен ничек аңларга соң?
    – Аның янында кечкенә кыңгыраулар булыр.

     

Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская (1892-1974) - актриса
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
Архив
 
27.03.2026 Әдәбият

«Менә без дә үсеп җиттек, әни...»: Фоат Галимуллинның 85 яшьлек юбилей кичәсе узды

Бүген Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында филология фәннәре докторы, профессор Фоат Галимуллинның 85 яшьлек юбилеена багышланган «Күңел матурлыкка сусаган» дип исемләнгән чара узды.

«Менә без дә үсеп җиттек, әни...» дигән шигырь юллары белән башлады очрашуны 85 яшьлек юбиляр. «Мин бүген бик бәхетле. Аның сәбәпләре дә күп. 1941 елда туган кеше мин, әмма яшьтәшләремнең күбесе исән түгел. Исән-сау шушы көнгә килеп җитә алганыма бик шат мин. Ничек килеп җитәсең бит әле. Шөкер, алдыгызда басып торам, акылым камил, эшемне эшли алам, җәмгыятькә күпмедер файда китерәм. Гомер буе кешеләр белән матур булып, яхшы мөнәсәбәтләрдә яшәдем, аларны рәнҗетмәскә тырыштым. Кешеләр дә миңа уңай карыйлар. Сез дә зул тутырып килгәнсез. Болар – барысы да бәхет», – диде Фоат ага.

Фоат Галимуллин – танылган әдәбият белгече, диктор, Татарстанның һәм Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, әдәбият фәне, әдәби тәнкыйть өлкәләрендә күпсанлы хезмәтләр, уку йортлары өчен татар әдәбиятыннан дәреслекләр, уку әсбаплары авторы. Аның гомуми эш стажы – 69 ел, шуның 52 елын ул югары уку йортында эшләүгә багышлаган.

Хөрмәтле юбилярны котларга, аның бүгенге һәм ничә дистә еллар эчендә белем алган студентлары, үзе тәрбияләгән дәрәҗәле шәхесләр, дус-туганнары, якташлары килгән иде. Фоат Галимулла улы турында бик күп матур сүзләр әйтелде. Мәртәбәле кунакларның һәркайсы аның турында мактап кына сөйләде, аның белән иң кадерле хатирәләрен яңартты.

«Мин Фоат Галимулла улы белән үзем студент вакыттан бирле таныш. Ул һәрвакыт сайлаган юлына тугры калды, һәр төрле авырлыкларны лаеклы һәм зирәклек белән җиңеп чыкты. Хәзер сез безнең өчен – профессор-киңәшче, без әле дә сездән киңәш сорап торабыз. Сезнең талантларыгыз һәм хезмәтегез алдында баш иябез», – диде институт директоры Рәдиф Җамалетдинов.

Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Илгиз Халиков академия президенты Рифкать Миңнехановның котлау сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләк бирде. Ркаил Зәйдулла Татарстан Республикасының беренче президенты Минтимер Шәймиевның котлауларын ирештерде һәм юбилярга Татарстан Язучылар берлегенең медале белән бүләкләде. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән Алсу Шәрипова Фоат Галимуллинга күп еллык намуслы хезмәте һәм туган телне үстерүгә керткән өлеше өчен медаль тапшырды.

Юбилей чарасы студентларның матур чыгышлары белән үрелеп барды. Кичәне йомгаклап, юбиляр Фоат Галимуллин кунакларга рәхмәт белдерде.

«Бүген минем адресыма күп мактау сүзләре яңгырады. Бәлки арттырып та әйтелгәннәре бардыр. Мин һәр язучыга, институтта бергә эшләргә насыйп булган һәр коллегама, галимгә чын күңелдән, бөтен йөрәгемнән рәхмәтлемен. Гомерем буе матурлыкка омтылдым, аны яраттым, аны тудырырга тырыштым. Менә шулай дәвам итсә иде. Башымны иеп, килгән һәркемгә рәхмәт әйтәм», – диде профессор.

Фото: Татар-информ


Динара Әхмәт
Ватаным Татарстан
№ --- | 27.03.2026
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы