поиск новостей
Көн мәзәге
  • Инструктор:
    – Беренче кагыйдә: урманда югалмас өчен үзегез белән кечкенә кыңгыраулар алыгыз. Икенче кагыйдә: аю тизәге күрсәгез, ул җирдән ераккарак китегез.
    – Абый, ә аның аюныкы икәнен ничек аңларга соң?
    – Аның янында кечкенә кыңгыраулар булыр.

     

Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская (1892-1974) - актриса
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
Архив
 
25.03.2026 Икътисад

Казанда Россия фермерлар бергәлегенең төп форумы эшли башлады

Казанда Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясенең XXXVII бөтенроссия съездының беренче эш көне узды.

Анда Россия Федерациясе Дәүләт Думасы Рәисе урынбасары Алексей Гордеев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы  Аграр мәсьәләләр комитеты рәисенең беренче урынбасары — Россия крестьян (фермер) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе президенты Владимир Плотников, Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры урынбасары Максим Маркович, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнаштылар.

Россия фермерлар бергәлегенең төп форумы илнең 67 төбәгеннән 600дән артык делегатны берләштерде. Алар арасында - крестьян (фермер) хуҗалыклары башлыклары, авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләре, Россия һәм Татарстан Республикасының тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре.

Съездны уздыру мәйданчыгы буларак Татарстанны сайлау очраклы гына түгел. Төбәк Россия агросәнәгать комплексында алдынгыларның берсе, сөт җитештерү буенча лидер. Кече хуҗалыклар белән эшләүдә, авылларны саклап калуда һәм авыл территорияләрен үстерүдә республиканың уңышлы тәҗрибәсе бар.

«Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында ит һәм сөт юнәлешендәге авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларында кече хуҗалыклар продукциясен җитештерүне оештыру, эшкәртү һәм сату, муниципаль хакимият органнарының фермер хуҗалыклары, шәхси хуҗалыклар һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары белән үзара хезмәттәшлеге, шулай ук кече хуҗалыклар эшчәнлеген җайга сала торган норматив-хокукый базаны камилләштерү мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр узды: җирдән файдалану, ветеринария нормалары, экологияне һәм табигатьне саклауга таләпләр, орлыкчылык турындагы мәсьәләләр каралды.

Аннары «Казан» агросәнәгать паркында съездда катнашучылар сәүдә рәтләрендә, җитештерү цехларында, складларда булдылар һәм суыткычлар эшли торган урыннарны карап чыктылар. Сәүдә мәйданчыгына азык-төлекнең, кием-салымның, аксессуарлар һәм косметиканың зур ассортименты һәм башка товарлар сатуга чыгарылган иде.

«Казан» агросәнәгать паркы — Казан өчен генә түгел, Россия өчен дә уникаль проект. Бу - авыл хуҗалыгы җитештерүчесе һәм эшкукар өчен төзелгән беренче күпфункцияле комплекс. Предприятие 50000 кв. метрдан артык мәйданда төбәк халкын 429 сатучыдан килгән натураль һәм сыйфатлы азык-төлек продуктлары белән тәэмин итә.


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы