|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.10.2011 Медицина
Балалар ник авырый?IV чакырылыш ТР Дәүләт Советының 26 октябрьдә узган утырышында “парламент сәгате”ндә фән һәм мәгариф министры А.Х.Гыйльметдиновны тыңладык. Гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучыларның сәламәтлеге турында кайбер саннар күңелне өшетә. Сау-сәламәт балаларыбыз нибары 15 процент кына икән бит! 75 процентында төрле тайпылышлар, 10 процентында хроник авырулар. Министрның төп киңәшләре хәрәкәт активлыгына, иртәнге зарядкаларга, спорт түгәрәкләренә йөрүгә, дөрес туклануга кайтып кала. Болары да бик файдалы киңәшләр. Альберт әфәнде инде өч ел “Мәктәп баскетбол лигасы” эшләп килүен, 8 ел буе мәктәп укучылары спартакиадасы уздырылуын (Россиядә 5 кенә ел) рухланып сөйләсә дә, күңел әлләни күтәрелмәде. Министрның укучыларны сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтергә кирәк, дигән фикере дә бик дөрес.
Әмма хәлләр яхшы якка бик үзгәрми бит, гәрчә, спикер Ф.Мөхәммәтшин министр тарафына “матур сөйләдең” дигәнрәк сүзләр ташласа да. Депутатлар да гомумирәк, шома сүзләрдән бик канәгать түгел иде. Туфан Миңнуллин: “Менә мин туйганчы ипи ашамадым, зарядка ясамадым, эшләдем дә эшләдем. Сез ни өчен хезмәт тәрбиясе турында дәшмисез?” – диде. Министр: “Сез дөрес әйтәсез, бу тормышка ашырыла, бигрәк тә авыл җирендә. Авылларда мәктәп яны участоклары бар, укучылар үзләре яшелчә үстерә. Тик бу проблеманы хәл итү шәһәрдә кыенрак...” – кебек сүзләр белән чикләнде. Мин бу җөмләләрне махсус китерәм. Һәркемгә билгеле булган әйберләр турында шома гына санап чыгу балаларны сәламәт итү мәсьәләсен хәл итмәячәк.
Мәсәлән, мине спорт белән шөгыльләнү өчен балаларга нинди шартлар тудыруы кызыксындыра иде. Ишетүемчә, спорт секцияләре, мәктәпнең үз эчендә эшли торган төрле түгәрәкләргә акча түләргә кирәк. Спорт тәрбиясе бер балага елына күпмегә төшә икән?
Альберт әфәнде әйтүенчә, укучылар арасында сәрхушләр – 250. Бу анда-санда сыра, хәмер капкалаучылар гына түгел, ә барып чыккан алкоголиклар. Әле бу төгәл санмы? Сәламәт яшәү рәвешенә кем, ничек өйрәтергә тиеш? Депутат Фәйрүзә Мостафина әйтүенчә, акча түләнмәгәч, мәктәпләрдә яхшы психологлар эшләми. Минем ата-аналардан психологка хезмәт хакы өчен акча җыюлары турында ишеткәнем бар, ул акча белгеч кесәсенә керми микәнни?
Аннан соң берничә депутат төп бәлане укучыларга “нагрузка” күп булуда күрә. 5 көнлек укытуга күчәргә тәкъдим итүчеләр дә бар иде. А.Гыйльметдинов әйтүенчә, министрлык мәктәпләргә гомуми укыту сәгатьләрен генә бирә. Атнага ничә көн укытуны мәктәп үзе ничек хәл итәр икән, ял көне бирәм, дип атнаның башка көннәрен дәресләр белән шыплап тутырыпмы? Бу мәсьәлә турында да яхшылап уйланырга кирәктер әле.
Минемчә, балаларның сау-сәламәт, әхлакый чиста булуы иң беренче чиратта җәмгыятебезнең идеологиясе белән бәйле. (Әгәр андый идеология булса. – Р.Г.). Акчага, зиннәтле, ялтыравык тормышка кызыгу кебек “идеаллар” белән чирләгән яңа буын үсеп килүенең сәбәбе нәрсәдә? Җәмгыятьнең рухи кыйммәтләре ничек, ни рәвешле барлыкка килә? Тән һәм җан сәламәтлеген аерып карау дөресме? Дөрес, спорт белән шөгыльләнү кирәк. Әмма хәзер яшь кеше танылган спортчы белән кызыксына башласа, иң элек аның күпме акча алуы турында белешә башлый. “Массовый спорт” дип инде еллар буе сөйлибез, ә моның өчен нәрсәләр эшләнә? Без малай чакта футбол кырларын үзебез ясый идек, кыш көне инеш суы – шугалак иде. “Алтын алка”, “Күн туп” призына хоккей, футбол бәйгеләре уздырыла башлагач, хәтта авыллар да футбол кырлары, хоккей “коробка”лары белән тулды. Хәтерлим, авыл командалары зона, республика ярышларында да призлы урыннарны ала башлаганнар иде. “Массовый спорт” профессиональ спортның нигезен тәшкил итте. Без нигә үткәннән яхшы гыйбрәтләрне алмыйбыз икән?
Язмамны әнә шулай күп сораулар белән тәмамлыйм, бергәләп уйлашыйк, дим.
Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ |
Иң күп укылган
|