|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.10.2011 Авыл
![]() Авыл хуҗалыгына яшьләрне кайтару өчен боулинг кирәкБүгенге көндә фермерларны иң борчыганы – яшьләрнең җирдән ераклашуы. Бу атнада Казанда узган Татарстан фермерларының чираттагы җыенында да шушы мәсьәлә көн кадагына куелган иде. Җир өчен янып яшәүче эшче куллар булмаса, фермерчылыкның гына түгел, гомумән, авыл хуҗалыгы тармагының киләчәге куркыныч астында кала.
Хәзерге вакытта Татарстанда 300 меңнән артык шәхси хуҗалык һәм 25 меңгә якын крестьян-фермерлык хуҗалыклары исәпләнелә, республика авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысын нәкъ менә алар җитештерә.
Ипи-сөтсез бер көн дә яши алмагач, яшьләрнең ни өчен авыл хуҗалыгына көч куясы килми соң? «Терлек үрчетү, чәчү-уру белән шөгыльләнәсең икән, димәк, ял-бәйрәмне белми көне-төне эшләргә кирәк, ә бүгенге яшьләр мондый хәлләргә түзәргә теләми. Аннан шундый нәрсә бар: электән “колхоз” дигән сүзне сүгенү сүзе кебек кулландылар. Юаш, эшеннән уңмаганнарны “колхозник” дип әйтергә яраталар. Шәһәргә китмичә колхоз эшендә калучыларны түбән кешегә санаган заманнар бар иде. Хәзер шуларның нәтиҗәсен татыйбыз”, - дигән фикер әйтә Түбән Кама районы фермерлар ассоциациясе рәисе Владимир Аппаков.
Замана фермерлардан “эшче куллар” гына түгел, бигрәк тә “укымышлы башларны” таләп итә икән. Шуңа күрә фермерлар үзләренең җыенына дәүләт, хакимият вәкилләреннән тыш, авыл хуҗалыгы белән бәйле югары уку йортларында белем алучы студентларны да чакырган иде. Казан дәүләт аграр университеты һәм Казан дәүләт ветеринария институты студентларына мөрәҗәгать итеп, Татарстан Фермер, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров теләк-нәсихәтен җиткерде: “Югары белем алу турындагы кәгазь өчен генә укымагыз, белемегезне хезмәттә күрсәтегез!”
Яшьләр үз киләчәген авыл тормышы белән бәйләсен өчен, әлбәттә, лаеклы эш шартлары таләп ителә. Моңа кагылышлы моң-зарларын фермерлар Татарстан Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты рәисе Марат Галиевка яңгыратты. Депутат та алар белән килешеп: “Без - җир кешесен, ә алар үз-үзләрен хөрмәт итәргә тиеш”, - дигән бүген киң таралган гыйбарәне кабатлады.
“Фермерның һәр күзәнәге авыл өчен эшли. Шуңа күрә, телевизор экраныннан шәрә артистларны күрсәткәнче, ешрак авыл хезмәтчәннәре турында сөйләсеннәр иде. Дәүләт авылларны күтәрергә тиеш. Монда татарның аңы, монда татарның - икмәге”, - дип чыгыш ясады Тукай районы фермеры Рәмис Минеханов. Рәмис әфәнде инде шактый еллар бөтен гаиләсе белән фермерчылык белән шөгыльләнә. Хәләл җефете, улы белән бергәләп эшли, шәһәрдә яшәүче кызын да үз янына кайтарткан. Киләчәктә оныклары да җирдә эшләп, тир түгәр дип өметләнә.
Дәүләтнең авыл нигезенә тигәнәк үстерергә хакы юк, хуҗалыклар тотарлык һәм аларның файдасын күрерлек шартлар кирәк. Бу турыда Әтнә районының Фермер, крестьян хуҗалыклары ассоциациясе рәисе, “Алтын Көз” хуҗалыгы җитәкчесе Нурҗиһан Хәйретдинова болай ди: “Һәр кеше өчен туган нигез - изге әйбер. Соңгы елларда күпме авыл кешесе тәрәзәләрен кадаклап, шәһәрләргә китеп барды. Заманында Әтнә районының Ислейтар авылы да юкка чыгу хәлендә иде. Бүген анда 105 хуҗалык бар. Аларның җиргә якын буласы, авылда яшисе килә. Моның өчен нинди генә һөнәр үзләштермиләр: терлек үрчетергә, сөт җыярга, теплица үстерергә теләп, мәш киләләр. Эшләре уңышлы барсын өчен этәреп җибәрергә икътисадчылар һәм башка укыган белгечләр җитми”.
Шәһәрдәге “әзер”не көтеп ятмаучы, авылга яңа белем белән әйләнеп кайткан яшьләрдән Буаның яшь фермеры Руслан Мифтахетдиновны атап булыр иде. Тормышны таный белә башлаганнан бирле ул әтисе белән әнисенең көне-төне тракторда, комбайнда эшләгәнен күргән. Үзе дә югары белем алгач, алар янына кайтып, авыл хуҗалыгында заманча техника һәм технологияләр кулланып эшләүне җайга салган. Өлкән буын авылда эш кирәк дип чаң сукканда, Руслан үзенең яшьләрчә фикерен җиткерә, авылда яшьләрне эш белән генә кызыктырып булмый, күңел күрерлек чаралар да мөһим, ди ул. “Кино, боулинг, бильярд кебек күңелле ял итү, яшьтәшләрең белән аралашу урыннары шәһәрдә генә түгел, авылда да кирәк. Шуларга өстәп, мәктәп спортзалларында спорт уеннары оештырылса, яшьләр кызык эзләп шәһәргә качмас иде”, - ди Руслан Мифтахетдинов.
Гүзәл ГАБДРАХМАНОВА |
Иң күп укылган
|