поиск новостей
  • 05.12 "Рөстәм маҗаралары", 12+, Кариев театры, 15:00
  • 06.12 "Гөлчәчәк", 12+, Кариев театры, 21:00
  • 08.12 "Алтынч[ае]ч", 16+, Кариев театры, 13:00
  • 09.12-18.12 Илсөя бәдретдинова. Уникс. 18:00
  • 10.12 "Ромео һәм Джульетта", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 11.12 "Йосыф", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 14.12 "Былбыл бакчасы", Лилия Зщйнуллинаның юбилей концерты, 6+, Кариев театры, 18:30
  • 16.12 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:30
  • 17.12 "Бәхетле көнем", 0+, Кариев театры, 13:00
  • 17.12 "Мәхәббәт күгәрченнәре", 16+, Кариев театры, 18:00
  • 19.12 "Агыйдел" дэулэт жыр-бию ансамбленен юбилей концерты.Г.Тукай ис.филармония концертлар залы, !8:30
  • 20.12-27.12 "Галәм кунаклары һәм яңа ел", 0+, Кариев театры, 10:00, 13:00
Бүген кемнәр туган
  • 04 Декабрь
  • Владимир Алекно - спортчы
  • Сибгат Хәким (1911-1986) - язучы
  • Фәиз Зөлкәрнәй (1951-1997) - язучы
  • Марианна Вәлишева - язучы
  • Елена Ненашева - актриса
  • Роберт Гайсин - рәссам
  • Гвардейская урамында урнашкан 2 булмэле фатирга озак вакытка татар кызларын,яки татар гаилэсен кертэбез.Бэясе 20 мен+ ком тулэулэр.89050259315
  • Ит өчен һәм асрар өчен нәселле буаз сарыклар сатыла. Телефон: 895200302799
  • Казан шэхэре батыршина урамында урнашкан 2 булмэле фатир арендага бирелэ.Яшэу очен барлык унайлыклар да бар.89274086591 Риелторларны борчымауларын сорыйм.
  • Зеленодольск районы, Карәтмән авылында (Казаннан якынча 40 км) 25 сутый тигез җир участогы сатыла. Йортка фундаменты да бар. Газ, су, электричество участокка кадәр китерелгән. Бәясе 850 мең сум. Тел. 89179068047
  • Бюджет оешмасына библиотекарь кирэк. тел.8(843)236-97-91
  • Продаю козу дойную нубийскую 15т Лаишевский район 89872137756 а также есть индоутки
  • Казан шэхэренең Киров районында фатир эзлим. Эшли торган татар кызына. Ватсап 89393966212
  • Печэн сатыла Дэу рулон,кечерэк рулон.Питрэч районы Юнусова авылы.89093080463 Альфинур
  • Срочно сниму квартиру проспект победы от хозяина 89869243128
  • Саба районы Югары Симет авылында газ. су кергән һәм сарае булган җир участогы сатыла. Белешмәләр өчен тел. 89393389703

 

Архив
 

 

28.10.2011 Җәмгыять

"Без әнидән баш тартырга әзер"

90 яшьлек әни­ләрен картлар йортына урнаштыру артыннан йөрүче Фазлыевлар, әлеге вакыйга белән "ВТ" хәбәр­чесе кызыксына башлагач, әлегә кире уйлады.

"Нинди кәгазьгә кул куярга кирәк – куябыз"

 

– Кызы белән кияве 90 яшь­лек әниләрен картлар йортына урнаштырырга тели. Исемемне әйтмим, мәгълүматым дөрес. Ышанмасагыз, авыл советыннан һәм районның социаль яклау бүлегеннән сорагыз. – Балтач районының Бөрбаш авылыннан шалтыратучы ханым шулай диде дә телефонын куйды. Мин исә телсез калдым.

 

– Их, аз гына алданрак шал­тыратмадыгыз, кызы Сания апа әле генә бездә иде. Кызганычка каршы, дөрес шул, – дип раслады әлеге хәбәрнең хаклыгын район социаль яклау бүлеге мөдире Алсу Гатиятуллина. – Ике мәртәбә килделәр. Беренчесендә кызы белән кияве, бүген кызы үзе генә килде. Без баштарак, нишләп алай эшлисез, әниегезнең күп гомере калмагандыр, бөтен кеше дә йөзгә кадәр яшәми, гомерлек үкенеч ясыйсыз бит, дип аңлаттык. Аннан соң законнарның үзгәрүен, балалары исән булган өлкәннәрне картлар йортына урнаштыруның бик катлаулы булуын әйттек. "Нинди кә­газьгә кул куярга кирәк – куябыз, без әнидән баш тартырга әзер", – диделәр, ки­рәкле документлар исемлеген сорадылар. Арчадагы картлар йортыннан бәяләрне белештек тә, теләсәгез, безнең катнаштан башка гына, тәүлегенә 445 сум түләп, әбине шунда урнаштыра аласыз, әмма һәр очракта да әниегезнең ризалыгы кирәк, дидек. Моңа кадәр әни чыгып китте, кайдалыгын белмибез дисәләр дә, ризалыгы кирәк дигәч, алып киләбез, диделәр. Баксаң, әни­ләре Мәгъфирә әби үзенең туган ягына – Ульян өлкәсендәге бер авылга кайтып киткән, анда барып җиткәч, пенсиямне монда җибәрегез, дип шалтыраткан икән. Моны ишеткәч без: "Нигә әниегезне туган җиреннән кузгатасыз, нигә шунда тынычлап торырга ирек бирмисез?" – дидек. Белмим, нинди карарга килгәннәрдер...

 

Әни үзе шулай теләде

 

Җирле үзидарә рәисе урынбасары Тәнзилә Гыйльметдинова бу гаилә белән күр­шеләр булып чыкты. "Мөдәр­рис абый – безнең авылныкы. Моннан ике ел элек күченеп кайттылар. Сеңлесе Илсөяр апаның буш торган йортында яшәделәр. Әле дә шунда. Яңа йорт җиткерәләр. Мин аларны Мәгъфирә апаны карамадылар дип әйтә алмыйм. Әби гел бик чиста, пөхтә киенде. Акылга җиңелрәк дип тә булмый, үзенең нишләгәнен белә диюем. Өлкәннәр бит вәсвәсәле була, менә шуның хикмәтедер инде болар. Өстәвенә бит ул бу якныкы түгел, ияләнә алмагандыр. Моңа кадәр дә картлар йортында яшәгәч, бәлки шуңа үзе теләгәндер... Чыгып кит­кәләп йөрде, әби югалды, дип кичкә каршы эзләп йөргән­нәрен дә күргәләдек"...

 

– Сез нәрсәгә дип шулкадәр кызыксынасыз әле, язардай бер­нәрсәсе дә юк бит моның, – дип шактый кискен җаваплады Сания апа, беренче сорауларыма.

 

– Үзегез нәрсәгә дип уйлыйсыз? – соравына каршы сорау бирергә булдым.

 

– Әни монда түгел. Ул әби язганнарыгызны барыбер ишетми бит...

 

– Башкалар ишетер, – дим.– Аларга уйланырга җирлек булыр...

 

Үзенең хаклыгына, әбине гаепләп язачагыма 100 процент ышанганга сөйләде Сания апа. Тик... аны бүлдерми тыңласам, никадәр генә аңларга тырышсам да, акылым-йөрәгем белән кабул итә алмадым шул.

 

– Әни үзе шулай теләде. Мине картлар йортына җибәрегез, диде. Моңа кадәр биш ел, анда да миңа әйтмичә, үзе барып кереп, Тукай районындагы Телән­че Тамак картлар йортында торды. Үзебез авылга күч­кәч, бөтен уңайлыклары бар, газы-суы кергән, туалет-ванна өйдә, мунчасы өйгә тоташкан, ирем белән икебезгә 96 квадрат метрлы өй, әйдә, әни, безнең белән кайтабыз, дип алып кайттым. Ярты ел бик тыныч яшәде, аннан борчылырга тотынды. Мәс­кәүдәге апама да барып яшәде, Арчадагы картлар йортына да китте, юк, һаман да тынычланмый, туган авылыма кайтам дигәч, такси яллап, Ульян өлкәсендәге Калды авылына җибәрдем. Ул әле шунда. Мәс­кәүдәге апа белән киңәшләштек, картлар йортына җи­бәрмәскә булдык инде, руслар әйткәндәй, "пары" киткәнче, "суынганчы" авылда торсын дидек. Туганнарының балаларына барып кергән иде, хәзер мичкә ягыла торган бер иске йортка күченгән. Утынга акча җибәрдек, опекун ялладык. Көннәр җылы вакытта шунда торса, кышка апа үз янына Мәскәүгә алып китә. Без аны кайда торса да, онытмыйбыз, аның күңелен күрә-күрә оятлы булып беттем инде...

 

"Беркем җиңә торган әби түгел ул"

 

Мөдәррис абыйның бертуганы Илсөяр апа да әбинең бик үзенчәлекле булуын, кая барса да, беркем белән килешә алмавын сөйләде. "Аның дүрт баласы бар, улы үлгән. Өч кызының берсе белән судлашып бетте, аның белән бөтенләй аралашмый, минем өчен ул үлгән, дип кенә җибәрә. Кызлары өстенә нинди пычрак өя ала, барысын да өйде. Мине карамыйлар, мине ашатмыйлар дип сөйләп йөрде. Авылда аның ниндилеген беләләр инде. Киленебез Сания апага, мөмкин булса, һәйкәл куяр идем мин. Инде үзе авыруга сабышты бит... Үткән ел туган авылыма кайтам дигәч, 20 меңгә такси яллап, бөтен җиһазлар биреп, кайтарып җибәрделәр. 10-15 көннән, бөтен әйберен ташлап, әйләнеп кайтты, такси яллап. Тагын Сания апалар түләде. Монда кайтканда, калтырап беткән әби иде, тәрбияләделәр, аякка бас­тырдылар. Уңайлангач, балаларын каралтырга кереште. Калмады инде, җирле үзидарәгә дә барып зарланды, районга да... Быел да бит ул унбиш мең сум акча белән чыгып китте, бер мәртәбә 11 мең, аннан соң айлык пенсиясен – 7 мең сум акча җибәрделәр... Беркем җиңә торган әби түгел ул, балаларын үтерә инде менә"...

 

Нигә, минәйтәм, шулкадәр тынгысыз, борчулы булгач, табибка алып бармадыгыз, дару-уколларның аз булса да файдасы тияр иде. Алып барып булмады шул. Өлкән яшьтәгеләрне алар өйгә килеп тә карый бит, ник мөрәҗәгать итмәдегез, дим. Үз акылында булса да, әби, чыннан да, авырудыр, бәлки аны тынычландырырга гап-гади дарулар да ярдәм иткән булыр иде. Шул ук вакытта Мәгъфирә әбинең балалары янында яшәүгә караганда картлар йортын, яки өлкәннәрнең бар курыкканы булган ялгызлыкны сайлавы гына сискәндерә (рәхәттән кем кача?!). Һәм башка мәгълүматны аңларга, кабул итәргә ирек бирми. Әле күптән түгел генә бер газетада республикадагы бер картлар йортында өлкәннәрнең кадер-хөрмәттә яшәүләре турында язылган иде. Әмма, никадәр генә яхшы шартларда, тәрбиядә яшәсәләр дә, аларның күзләре тулы моң-сагыш дип игътибар итә автор, һәммәсенең туган йортын, нигезен сагынуын искәртә. Чынбарлык, мөгаен, шундый булырга тиештер.

 

Әни сүзе – закон

 

Ә инде сүз әни турында барганда фикерләребез дә, эш-гамәлләребез дә "нишләтергә дә белгән юк инде аны" кимәлендә була алмыйдыр. Килешәм, өлкәннәрнең дә төрлесе бар. Бигрәк тә, 80нән үткән­нән соң аларга сабый акылы керүен, аларны нәкъ сабый баладай карау өчен күп сабырлык кирәген дә аңлыйм. Бу җә­һәттән бер мисал китерәсем килә. Кукмарада әниемнең бертуганы Әкълимә апа яши (аның хакында моннан берничә ел элек "Иркә әби" дип язган идем инде). Яшьтән йөрергә яраткан апабыз, олыгайгач та йөремсәк булды (гаепләп әйтүем түгел, кешенең, холкына бәйле бит бу кадәресе) ягъни күпчелек өл­кәннәргә хас булганча, бер җирдә генә торырга яратмады. Өстәвенә, соңгы ун елда авыруы да көчәеп, бик сабыр апабызны тынгысызга әйләндерде. Яше дә, сөбханалла, 90га якынлаша. Әмма җиде баласының шул җирлектә яшәүче алтысы әниләренең бер генә капризына (болай дип язганыма, шәт, үпкәләмәсләр) ялгышып кына да "юк" дип яки каршы әйткәннәре юк. Сәгать саен кан басымын үлчәтсә дә, ялгызы гына бер минутка калмыйча, "тагылып" йөрсә дә, ясаган чәйләрен, сөт белән су гына булса да, катырак булган бу, сыеклап бирегез әле дисә дә, инде үзләре берничәсе пенсия яшендә булса да, алар өчен әни сүзе – закон. Әйе, апабыз да бер баласында гына яшәми. Алар теләмәгән, яшәт­мәгән өчен түгел. Авыруы тынгысызлаганга, урын алыштыргач, бераз рәхәтрәк булып кит­кәнгә. Чиратка салу да юк, апабыз кемдә күпме яшәргә тели, бу кадәресен дә үзе сайлый. Аны мәҗбүр итәргә, теләгенә каршы килергә уйлаган кеше дә юк. Әнигә мөнәсәбәт шушындый булырга тиештер, мөгаен.

 

Үз туганнарын гына язган димәсеннәр өчен, тагын бер уңай мисал китерәм. Шулай ук өлкән яшьтәге әнисе Миңзифа апа саташып сөйләшә башлагач, яшьтәшем, авылдашым Гөлфара шунда ук чираттагы ялын алды. Ул бетүгә, түләүсезенә гариза язды. Эшен ташларга туры килсә дә, икеләнмичә, әнисен караячак иде (күптән түгел гүр иясе булды Миңзифа апа). Апалары, алып китәбез, карыйбыз, дисәләр дә, бирмәде Гөлфара, берегездә дә тора, ияләнә алмый, әле монда да өйгә кайтам дип тилмерә, диде. Кадер-хөрмәттә вафат булган әнисенең хәер-фатихасы белән бүген авылдашлары алдында йөзе ак Гөлфараның. Бурыч кына түгел, шатлыгы менә шундадыр аның...

 

Әбине таба алмадык

 

Моннан берничә ел элек Бөрбашта булган фаҗига – бер баласына да сыймыйча, үз-үзенә кул салган 70 яшьлек әби турында язгач, Җәлил абый Фазлыев үпкә белдергән иде. Дөрес язмагансың, дип әйтәсе килде. Шуңа күрә, читтән күченеп кайткан гаилә булса да, шушы авылныкы булгач, бу вакыйгага аның да фикерен белергә булдым.

 

– Аралашкан гаиләм түгел. Әмма әни кеше берничек тә картлар йортына эләгергә тиеш түгел. Тик берьяклы гына карарга ярамый. Үзен­чәлекле әби дип ишеткәнем бар. Казый буларак минем дә, журналист буларак синең дә ике якның да, ягъни әбинең дә фикерен тыңламыйча, нәр­сәдер әйтергә, язарга хакыбыз юк. Әби бит үзе беркая да зарланып бармаган, күршесе шалтыратты, дип кенә нәтиҗә чыгарырга, сенсация ясарга ярамый, – диде ул.

 

Мәгъфирә әбине үземнең дә күрәсе, аралашасы килгән иде дә. Мин җирле үзидарәгә шалтыратканнан соңгы ике көн эчендә бөтен планнарын үзгәртеп, әбигә хәтта опекуннар яллауларының чынбарлык икәненә бик тә, бик тә ышанасым, бу хакта аның үзеннән ишетәсем килгән иде. Социаль яклау бүлеге хезмәткәр­ләре дә аның белән аралашу чарасын эзли.

 

P.S. Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре, Мәгъфирә әбинең бүгенге язмышын ачыклау максатыннан, кызы Сания ападан аның Ульяндагы телефон номерын соратып алган. Тик ничә көннәр тоташ шалтыратсалар да, ул номер дәшми. Кызы дөрес номер инде дисә дә, бүлектәгеләр ышанып бетми. Моңа сәбәп тә бар: берничә көн элек кенә килеп, "әнидән баш тартырга әзер" дип йөргән кешеләр хәзер аларга бүтән дәгъва белдерә. "Газетага язарга сез кушкансыз", – дип тә үпкәлиләр, "Гөлсинәгә әйтегез, язмасын", – дип тә шалтыраталар.


Гөлсинә ХӘБИБУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 213-214 | 28.10.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Глобэкс промоушен
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar