поиск новостей
  • 10.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Февраль
  • Фәнис Яруллин (1938-2011) - язучы
  • Гөлинә Гыймадова - журналист
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
Архив
 
28.10.2011 Фаҗига

Без сине сагынабыз

Абыемның зур улына 15 октябрьдә 18 яшь тулган булыр иде. Тормышының иң матур чагында китеп барды шул яраткан энебез бакый дөньяга. Бигрәкләр дә сөйкемле һәм тәүфыйклы бала иде. Әле дә күз алдында уйнап йөгереп йөргән чаклары. 18 яше тулган көненә туган апабыз (Фәнзилнең әнисе) бәет язган. Әлеге язма энебезнең якты рухына дога булып ирешсен иде.

Фәнзил! Күз алдыбызда торасың,

Серле күзең кара кашларың.

Әкерен генә нидер уйлап,

Саубуллашмый чыгып киткәнең!

Алларыма җыеп алдым, алмаларның алларын,

Карьерның суларында чыкты Фәнзил җаннарың.

Җаннарың чыккан чагында, булмадык яннарыңда

Зинһар Фәнзил, рәнҗи күрмә үләсеңне белмәдек!

Әткәй, әнкәй туганнарым, үпкәләмәгез миңа,

Салдым сезне сагышларга

Ни хәл итим, гомерем беткәч үлермен дип суларда.

Тешләрегезгә керермен, булырмын хәрчак яныгызда,

Атна киче күбәләк күк, кайтырмын яныгызга.

Әти, Әни, Фаиз, Илсаф сезне күреп туймадым,

Картайган көнегездә ярдәмче дә булмадым.

Әнкәемне саклагыз сез, хәсрәт-кайгыларыннан,

Мин бит хәзер кайта алмам, тар кабер эчләреннән.

Кабер эчләрендә нур булыр,

Зинһар әйтәм әнием укы тәбәрәк.

Рухым китмәс синең яныңнан иң газизем син бит Әнием.

Фаиз, Илсаф минем сезгә соңгы сүзем

Ташламагыз әти-әнине.

Мине ничек өзелеп яратсагыз, яратыгыз әти-әнине

Чишмә суы гына басмый йөрәгем әрнүләрен,

Фәнзил улым әгәр кайтсаң

Җайланыр иде җаным!

Миләүшәләр өзеп бирер идем,

Өзә алмый күңелем кызгана,

Сагышымны кемгә сөйләсәм дә

Аңлый алмас мине бер кем дә!

Туганнарым сезгә әйтәм, килегез сез каберемә,

Укыгыз Сез миңа дога,

Мин дә бик шат булырмын.

Мин дә сезгә дога кылырмын

Әнием, өзелеп әйтәм, елама син каберемдә

Түз, сабыр бул әнкәем, миңа да җиңел түгел!

Йөрәгебездән ташып чыккан хисләр,

Таң җилләре аша, 18 яшең тулган көнеңдә

Котлауларыбыз сиңа Фәнзилебез,

Дога булып барып ирешсен.

Авыр туфракларың җиңел булсын

Тар каберләрең киң булсын,

Яткан урыннарың йомшак булсын

Фәрештәләр сине сакласын.

 

 Сине яратып, сагынып әтиең, әниең, энеләрең Фаиз, Илсаф, зур әниең һәм барлык туганнарың исеменнән абыең Хәлим Әлимов.

 

Нурлат шәһәре

                   


Хәлим ӘЛИМОВ
Матбугат.ру
№ |
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы