|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
14.03.2026 Интернет
Гарәп Әмирлекләрендәге россиялеләрне һөҗүмнәр турында ролик тараткан өчен җаваплылык көтә, 4 млн сумга кадәрБерләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге россиялеләрне, һөҗүмнәр турында видео төшереп, аларны социаль челтәрләрдә тараткан өчен җаваплылык көтүе турында кисәттеләр. Россиянең Дубайдагы Генконсуллыгында хәбәр итүләренчә, социаль челтәрләрдә видеолар урнаштырырга, аларны мессенджерларда җибәрергә һәм чит роликларны үз сәхифәңә куярга ярамый. Берләшкән Гарәп Әмирлекләре законнары нигезендә, мондый гамәлләр киберҗинаять санала, аның өчен 200 мең дирһәмгә (4,5 миллион сум тирәсе - Т-и иск.) кадәр штрафка тарту һәм илгә керүне тыюга бәйле җаваплылык каралган.
--- |
Иң күп укылган
|