|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
13.03.2026 Мәдәният
Газинур Фарухшин: “Артистның исеме генә матур аның. Матурлык артында күпме көч, күпме көрәш ятканын берәү дә белми” (ФОТО)Иртәгә Татарстаннның атказанган артисты Газинур Фарухшинга 70 яшь тула. Ул иҗат юлын заманында Актаныш районы «Агыйдел» җыр һәм бию ансамблендә башлый. 1980 елда Казан музыка училищесына укырга керә, беренче курсны тәмамлагач, аңа Казан дәүләт консерваториясенә керергә тәкъдим итәләр. Анда Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, профессор Зөләйха Хисмәтуллина классында белем ала. Студент елларында ук инде ул зур сәхнәдә чыгыш ясый, радио фондына егермегә якын җырын яздыра. Консерваторияне тәмамлагач, аны М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрына кабул итәләр. 1986 елда халык мәхәббәтен яулап өлгергән җырчы Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегенә күчә. Бу елларда ул җыр сөюче тамашачылар арасында гаҗәеп зур популярлык казана. Аның репертуарында татар халык җырлары, композиторларыбызның лирик әсәрләре зур урын алган. Алар арасында «Оренбур-Чиләбе», «Су буйлап», «Озата барма, иркәм», «Таң җыры» һ.б. татар халык җырлары, «Әй гармун, гармун» (Р. Яхин көе, Н. Дәүли сүз.), «Рәзинәкәй» (С. Сәрвәров көе һәм сүз.), «Актанышым» (И. Закиров көе, Р. Хәлиуллина сүз.), «Сиңа кайтам, газиз туган җирем» (И. Закиров көе, Н. Мәдияров сүз.), «Керкәле таулары», «Акбүз атым» (И. Закиров көе, Г. Зәйнашева сүз.), «Саубуллашу» (И. Закиров көе, Н. Мәдияров сүз.) һ.б. бик күп җырларның беренче башкаручысы Газинур Фарухшин булды. 1991 елдан Газинур Фарухшинның иҗади эшчәнлеге «Бәйрәм» ансамбле белән бәйле. Әлеге иҗат төркеме белән ул илебезнең бик күп төбәкләрендә була. Газинур Фарухшин соңгы елларда Г. Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнә ветераннары «Илһамият» клубы үткәргән концертларда еш чыгыш ясады. Җырчының алтмыш яшьлек юбилее Татар дәүләт филармониясе тарафыннан филармония сәхнәсендә, Яр Чаллы шәһәрендә зурлап уздырылды. Халкыбызның яраткан җырчысын 70 яшьлек күркәм юбилее белән котлап, аңа саулык-сәламәтлек, имин тормыш, иҗади уңышлар һәм уй-ниятләренең тормышка ашуын телибез. Газинур Фарухшин белән әңгәмәдән кайбер фикерләр: – Хәзер болай да сәхнәне агрономсыз калган колхоз басуы белән чагыштыралар. Ничек кенә булмасын җыр ул минем барыбер төп эшем инде. Алты ел укыган мин аңа. Бер ел училище, биш ел консерватория белемен алганмын. Ә кирәгең калмаган җирдән китәргә кирәк. Хәер, ул чакта бик күп җырчыларның кирәге калмады. Чоры шундый иде аның. Бездә генә түгел, Мәскәү артистлары да авыр хәлдә калды. – Җырчыга үз җырының булуы кирәк. Минем барысы да – үземнең җырлар. Үзешчән сәнгатьтә йөргәндә булгандыр, кеше җырларын да җырлангандыр. Илһам Шакиров җырларын ярата идем. Профессиональ сәнгатьтә кешенекенә үрелмәдем. Фонограммага җырлаганым булмады. Миңа бер баянчы булса, шул җитә. Өчәү булса да ярый. Хәер, хәзер үзешчән сәнгать дигән бүленеш тә калмады, бөтенесе – профессионаллар. – Артистның исеме генә матур аның. Матурлык артында күпме көч, күпме көрәш ятканын берәү дә белми. Хәер, беленергә тиеш тә түгел инде ул.
Сулдан уңга: Газинур Фарухшин, Мирзанур Фарухшин, Асаф Вәлиев. 1984 ел
М. Гыйләҗев белән. Башкортстан. 1988 ел
Сулдан уңга: ?, Рәшит Сабиров, Максат Гомәров (артта), Газинур Фарухшин, Зиннур Нурмөхәммәтов, Таис Хөсәенов, ?.1988 ел
Авылдашлары белән. ТАССРның Актаныш районы Ирмәш авылы. 1983 ел
Газинур Фарухшин атлар белән
«Акбүз атым» җыры авторы Гөлшат Зәйнашеваның җырчыга юллаган теләкләре култамгасы. 1984 ел
Татар дәүләт филармониясе артистлары. 1980 еллар
Башкортстанда татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы вакытында. 1988 ел
Газинур Фарухшин, Максат Гомәров. Мари Республикасы. Бәрәңге районы. 80 нче еллар
«Бәйрәм» ансамбле төркеме
Газинур Фарухшинның 60 яшьлек юбилей концерты. 2016 ел
«Илһамият» филармония сәхнә ветераннары белән «Җырлыйк әле» тапшыруында чыгыш ясагач. 2016 ел
60 яшьлек юбилей концерты. Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе. 2016 ел Фотолар Татар дәүләт филармониясе музее фондыннан.
--- |
Иң күп укылган
|