|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
13.03.2026 Шоу-бизнес
Мәүлидә Нургали: «Мине урлап китсәләр генә инде, дип уйлый идем...»Татарстанның атказанган артисты, автор-башкаручы Мәүлидә Нургали (аның сәхнә аты) “Сәхнә” журналына әңгәмәсендә балачакның кадерле хатирәләре, гаилә кыйммәтләре, сәнгать тормышы турында, тәнкыйтькә һәм дингә мөнәсәбәте турында сөйләде. “Әбинең Коръән укыганы күңелгә сеңеп калган” – Мәүлидә апа, кешегә кендек каны тамган туган туфрак иң кадерле, изге урын. Сез тумышыгыз белән татарлар күпләп яшәгән, бүген дә халкыбызның гореф-гадәтләре, дине, әдәп-әхлагы сакланып калган Чувашиянең Батыр районында туып үскәнсез. Балачак мизгелләрен искә алып китик әле. Мин шук бала булдым. Шул ук вакытта тыңлаучан идем. Өйдә эш кушсалар йә әбиләргә, йә кибеткә әниләргә бара идем, чөнки өйдә кызлар күп – без биш малай, биш кыз – миннән олы өч апам бар. Әби йә су керттерә, йә идәнен юарга куша иде. Әбиебез чисталыкны, пөхтәлекне бик яратты, тәм-томнар белән сыйлап торды... Әбиләрдән кибеткә төшеп китә идем. Әниләргә сатышырга булыштым: складка да чыгып керә идем, нәрсә кушалар – шуны эшләдем. Әби белән бабай намазларын калдырмады. Икесе дә ап-ак киемнәрдән, пөхтәлекне яраттылар. Әби бик уңган, бабай ап-ак сакаллы, өстәл өстендәге лампаны кабызып, китаплар укып утырганнарын хәтерлим. Безне дини яктан тәрбияләргә әнинең вакыты җитмәгән, шуңа да, әбинең Коръән укыганы күңелгә сеңеп калган. Куна калсак, әби безне сүрәләр укып йоклата иде. Хәтеремдә: тешем сызлаган вакытта да сыйпап-сыйпап догалар укыды, тынычланып китә идем. Ул вакытта башка замана, дин беренче урында булмады, без дә җиңел карашлы булып үстек. Менә хәзер еллар үткәч кенә бу хакта уйлана башладым. Тормышта югалтулар булгач, үзеңнән-үзең бу адымга килеп җитәсең икән. Минемчә, һәр кешенең тормыш юлы берничә этапка бүленә: балачак, яшүсмер чак, гаилә тормышы – иң төп этап. Өч этапта да син өч төрле халәттә буласың. – Алай да, күп балалы гаиләдә һәр балага да игътибар җитеп бетмидер ул? “Яшь вакыттан ук җырларга яраттым” – Ләкин Сезнең күңелгә сәнгать, мәдәният өлкәсе якын булып чыккан. Күбрәк русча җырлар тыңлап үстек. Без үскәндә радиодан бары иртән генә бераз татар тапшыруларын ишетә идек. Аның каравы, кечкенәдән үк русча укып, рус телен белеп үстек. – Ни өчен тормыш юлыгызны Чувашиядә түгел, ә Казанда дәвам итәргә уйладыгыз? – Күңел Казанга тарткан, димәк. Берзаман мәдәният бүлеге мөдире: “Безгә Фирзәр Мортазинны чакырып булмас микән?” – дип сорады. Ул вакытта Фирзәр Мортазинның бик популяр вакыты. “Белмим бит мин аны, таныш та түгелбез”, – дидем. Ел ярым эшләгәннән соң, Фирзәр абыйлар килеп чыкмасынмы?! Шул вакытта булачак ирем Илсур белән таныштык һәм ике атнадан ул мине килеп алып та китте... Язмыш шулай язылган икән. “Мине урлап китсәләр генә инде, дип уйлый идем...” - Бик тиз гаилә корып җибәргәнегез. Кешене андый кыска вакыт аралыгында белеп бетереп тә булмый торгандыр, тиз карар кабул иткәнсез. – Ягъни урлап алып китте? – Никах та укыдылармы? – Хәзерге заман өчен бу шаккаткыч хәл кебек. – Гаиләне кордың да, иркендә һәм рәхәттә яши башладың түгел. Еш кына яшь пар үз оясын корып җибәргәндә төрле кыенлыклар күрә, заманасына күрә бер дә җиңел булмагандыр дим. Ничегрәк җайлаштыгыз? Ул вакытта тулай торакта яшәдек. Аннан соң фатир, фатирны сатып, өй алдык. Менә хәзер дә төпле нигез булсын дигән теләк белән, яңа өйгә күченеп ятабыз. Хәерлесе насыйп булсын, Аллаһ теләсә. “Илсур миңа баланы үземә тәрбияләргә мөмкинлек бирде” – Профессиягез буенча Сез – хор дирижёры. Мин шулкадәр Илсурга рәхмәтле! Ихтыярым булса, хатын-кызларның берсен дә эшләтмәс идем. Бөтен мәхәббәтеңне, җылыңны балага бирәсең бит. Хәзер улым Роберттан шул ук җылылыкны тоям. Кайвакыт Роберт әтисенә сөйләмичә калдырган әйберләрне миңа сөйли, киңәшләшә. Аллаһка шөкер, эгоист булып үсмәде. Итәгатьле, тәртипле булып үсте. Мин хатын-кызларга шундый бәхет телим. Башка әниләрнең балаларын бакчага сөйрәп барганнарын күрәм дә, аларны жәлләп куям. Балаларның психикасына зыян килә бит. Шуңа күрә дә Аллаһы Тәгаләгә шөкер итеп яшим. Гаиләне саклап калу мәсьәләләренә килгәндә, яшәгәндә төрле вакыт була, тавышланмыйча да булмый. Ул яктан мин бик түзем. Бер-береңә хөрмәт булырга тиеш. Аннан соң, эгоизмыңны да җиңә белергә, гаиләдә эгоист булмаска кирәк. Сәхнә – була да, бетә. Минем өчен иң кадерлесе – гаиләм. Минемчә, яшь вакытта ярату – бөтенләй башка. Гашыйк буласың, гормоннар уйный башлый... Олыгайгач, иртән торып, чәй эчкәндә бер-берегез белән сөйләшер сүз бар икән, менә бу – ярату була. Безнең Илсур белән сөйләшер сүзләребез бар, Аллаһка шөкер. “Матур, мәгънәле шигырьләргә көйләр язам” – Мәүлидә апа, белгәнемчә, Сез җырлар язасыз, үзегез дә җырлыйсыз. Башкару, көйләр язу кайчан, ничек башланды икән? Балаларга да җырлар язганым булды. Аларны Казан шәһәре филармониясендә Гөлназ Гафурова җитәкчелегендә балалар бик матур итеп җырлый. Әле тагын язылган җырларым бар, мөрәҗәгать итә алалар. – 2020 елда Сезгә Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирделәр. Бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәрләр таралгач та, тискәре фикер язучылар да очрамый калмады. Шундый тәнкыйтьләүчеләргә ничек карыйсыз? “Клубларга йөри торган артистлардан без – соңгы буындыр” – Улыгыз Роберт турында да әйтеп үттегез. Ул балачактан ук музыка мәктәбендә укыган. Аның да иҗат юлын сайлавын теләдегезме, яисә үзе сәнгатькә тартылдымы? Бүгенге көндә Роберт җырлар яза, бик оста итеп аранжировка ясый. Мәскәүдә “Лира” мәдәният үзәген җитәкли, җырлавын да онытмый.Үз юлын үзе ерып бара. Әле студент чагында ук Россия күләмендәге “Студентлар язы” фестивалендә үзе иҗат иткән җырны башкарып, икенче урын алып кайткан иде. Уңышлары бар, молодец. Үз балабыз булганга мактамыйбыз, Илсур әйтмешли, таланты бар. Гаилә корып җибәрде, менә дигән оныгыбыз үсеп килә. Без бик шат, Аллаһка шөкер. Җитәкче булып эшләвенә дә бик сөенәм, үз юлыннан барсын, үссен дип телим. Җырчы гына булып йөрү авыр бит. Дөресен әйткәндә, яшьләрне кызганам. Чөнки без шул юлны үттек. Бүген банкетың бар, иртәгә – юк. Концертың бүген булса, иртәгә – юк. Йөзләгән кешегә дә концерт куйганыбыз булды. Ә хәзер авылларга барып-барып карадык, йөрүче кеше аз. Популяр артистларга килә торганнардыр бәлки. Без бит хәзер олы кешеләр, безгә утызлап кеше килә. Килгән халыкка рәхмәт әйтәм. Клубларга йөри торган артистлардан без – соңгы буындыр. Бездән соң клубларга яшьләр бармаячак, чөнки тамашачы юк. Ник дисәгез, безнең концертларга урта яшьтәгеләр, пенсионерлар, өлкән яшьтәгеләр килә. Балалар юк бит. “Балаларыгызны да ияртеп килегез”, – дибез. Күрсеннәр, сәнгатькә тартылу өчен кирәк бу. Хәзер артык күп мәгълүмат, вакыйгалар өереннән баш әйләнә кайчак. Телефон һәм интернет... Балалар көне буе интернетта. Татар телен бетермичә, клублар эшләп торса иде дә бит. Киләчәк буын өчен борчылып та куям. “Һәр көн, сәгать, минут өчен рәхмәтле булып яшәргә насыйп итсен” – Интернет дигәннән, хәзер җырларны яздырып, клиплар төшерүгә аларны социаль челтәрләргә дә куялар. Мин авылдашларым белән бик тыгыз элемтәдә. Әнине караганда да, күршеләребез дә кайгыртып торды, мин аларга бик рәхмәтле. Авылда динне дә тоталар, гореф-гадәтләрне дә саклыйлар. Балаларның кечкенәдән догалар өйрәнүенә сөенеп торам. “Ник без укыганда булмады икән?” – дип тә уйлыйм. Укып кайтканнан соң, хәтта сүгенү сүзен дә ишетәсе килми. Шуны да әйтеп узасым килә: әнине күбрәк миңа карарга туры килде. Бу тормышта “юк” дип тә әйтә белергә кирәк икән. Туганнарыма да мөмкинлек бирергә булган, дигән үкенеч бар. Безнең үзебезнең юлыбыз бар, матди яктан бик бай булмасак та, үзебезгә тиешен алып яшибез. Ничек бар – шулай. – Димәк, Сез бу тормыштан канәгать? – Ә иҗат? - Уңышлар Сезгә, Мәүлидә ханым! Зилә Мөбәрәкшина, «Сәхнә» журналы
--- |
Иң күп укылган
|