поиск новостей
Көн мәзәге
  • Безнең мәктәптә ике тәрәзә бар иде. Тимер читлеге булганы – терроризмга каршы. Тимер читлеге булмаганы – янгын куркынычсызлыгы өчен.

Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
Архив
 
11.03.2026 Шоу-бизнес

Алия Төхвәтуллинаның бер концерты да булмый

Алия Төхвәтуллина-Карачурина бу сезон концертларының берсе дә булмаячагын хәбәр итә.

Бу карар җырчының сәламәтлеге белән проблемалар булуга бәйле. Казандагы сольный концерты вакытында Алия Төхвәтуллинаның хәле начарлануы хакында матбугат чаралары язган иде. Җырчы концертның беренче бүлеген генә җырлап чыга алды, алга таба чараны аның тормыш иптәше Ришат Төхвәтуллинга дәвам итәргә туры килде. Алиянең Арчада узачак концертын да Ришат Төхвәтуллин концертына алыштырдылар.

«Сәламәтлегемне куркыныч астына куясым килми. Шуңа күрә бераз ял итәргә булдым. Уфа концертына кадәр булса да терелергә иде. Калган концертларга бара алмыйм. Сәламәтлегем мөһимрәк, – дип сөйләде бу хакта Алия сторисларында.
 
Алия, чыннан да, Уфа концертын куеп чыга алды. Дөрес, ире Ришат Төхвәтуллин белән берлектә. Ләкин бу концерттан соң аңа шактый зур тәнкыйть дулкыны белән очрашырга, үзенең телеграм-каналы аша бик күп комментарийларга җавап язарга да туры килде. Күпләр концертның тиешенчә узмавын билгеләп үтеп, җырчыга үзен начар хис иткән килеш концерт куймаска иде дигән фикерләр калдырдылар. Шул ук вакытта Алияне яклаучылар, аның чыгышларын искиткеч дип бәяләүчеләр дә булды.
 
Язылучылары арасында үзен начар хис итүе Алиянең аның икенчегә әни булырга җыенуы белән бәйле дип фаразлаучылар да бар. Мәсәлән, җырчыга калдырылган комментарийлар арасында: «Сезнең гаилә ишәергә охшап тора бугай? Әллә безгә генә шулай күрендеме? Без сезнең өчен бик шат», – дигәннәре дә бар.
 
Алиянең тизрәк сәламәтләнүен теләп калабыз, дип яза "Авыл офыклары".

---
Матбугат.ру
№ --- | 11.03.2026
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы