|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.10.2011 Мәгариф
Студентлар кая югала?Татарстан уку йортларына министрлык һәм район хакимиятләре исемлеге буенча студентлар җыю вакытлыча туктатылган. Тикшерү күрсәткәнчә, Казанның 5 вузында “заказ”га укытылып диплом алган 400 белгеч тиешле эш урынына әйләнеп кайтмаган. Хөкүмәт казнасына салынган зыян 90 миллион сум белән исәпләнә. Әлеге студентлар 2010 елда педагогия һәм технология юнәлешләре буенча белем алган булган. Алар завод, район администрацияләре һәм профильле министрлыклар тарафыннан сайланган. Теге яки бу уку йортына юллама биргән кайбер оешмалар укучыларының алдагы тормышы белән, гомумән, кызыксынмаган. Укуын тәмамлаганмы, эш урынына килгәнме, кем әйтмешли, анысы караңгы. Әнә белгеч буласы егет-кызларның 11е начар билгеләре аркасында педагогия, технология, мәдәният һәм сәнгать университетларыннан куып чыгарылган булган. Әлеге өч вуз буенча гына да дәүләт казнасы 60 миллион сумга саеккан.
Максатчан рәвештә укытып чыгарганнан соң яшьләрне каршы алырга тиешле оешмаларда әлеге хәлдән проблема ясауны артык күрәләр. Мәсәлән, Казан дары заводында аңлатуларынча, балаларын әлеге программа кысаларында укыту – яхшы хезмәткәрләргә өстәмә бүләк, яшьләрнең заводка әйләнеп кайтуы бер дә таләп ителми. Дөрес, Арча районында студентларның әнә шулай “эзсез югалуы” беркадәр кыенлыклар тудырган. Район хастаханәсендә инде ике ел балалар табибы юк. Район заказы буенча Казан дәүләт медицина университетына укырга кергән ике кыз исә бер ел элек уку йортыннан педиатр дипломы алып чыккан.
Студентларны максатчан укыту программасыннан вузлар да, дәүләт тә тулысынча баш тартырга әзер түгел анысы. 2012 елның гыйнвары-февраленә кадәр аның яңа шартларын уйлап табарга ниятлиләр.
|
Иң күп укылган
|