|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
09.03.2026 Шоу-бизнес
Асаева юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрүчеләргә концерттан акча күчерәчәкБашкортстаннан танылган җырчы Гөлназ Асаева аның катнашындагы һәлакәттә зыян күрүчеләргә концерттан акча күчерәчәк. Исегезгә төшерәбез, артистка Бәләбәй районы трассасында юл-транспорт һәлакәтенә эләккән, анда 4 кеше зыян күргән. Артистка үзе күпсанлы җәрәхәтләр ала һәм хастаханәгә эләгә. «Башинформа» га җырчының концерт директоры Вадим Фәтхинуров хәбәр иткәнчә, Асаеваның авариядән соң беренче чыгышы 10 мартта Туймазы шәһәрендә булачак. "Гөлназ бу акчадан зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтергә карар итте. Ул көн саен алар белән элемтәдә тора, юл-транспорт һәлакәтеннән соң тернәкләнү өчен кирәкле белгечләр эзләргә ярдәм итә", - дип сөйләде Вадим Фәтхинуров. Чыганак: Башинформ
Лиана Ханмурзина |
Иң күп укылган
|