поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
26.10.2011 Мәдәният

... Әй, «мөкаддәс» синтезатор!..

Язучы Тәлгат Нәҗми мәзәгендә искә алынган “берсен-берсе бастырышу” мәшгульлегендәгеләрнең туклыклы “иҗат”ларыннан тәмам гарык булу сәбәпле, милли әдәби журналларыбызның һәр яңа саны битләрен шикләнеп кенә ачам... Күреклерәк исәбендәге “Казан утлары” журналы, кагыйдә буларак, романнан, яки шуның дәвамыннан башлана...

Андый иҗат үрнәкләренең хәтта өч санга сузылганнарыннан котылулар да бик катлаулы. Шуңа күрә беренче кисәк тәмам дигән искәрмә белән очлана башлады аларның кайберләре соңгы араларда... Танылган тәнкыйтьчебез Мансур Вәлиев бу күренешне “ми китү” дип тамгалаган иде кебек... Минемчә, дәүләт химаясендәге журналга әдәби мәйданның мул өлешен “мәңге кичәгеләргә” түгел, ә яңа авторларга бирү муафыйк. Шул “канат кую”дан соң, сәләтләре барлар тернәкләнеп китәсенә иманым камил. Әйдә, алар язганнар кимчелекле дә булсын, җитешсезлекләрне төзәтер өчен махсус жанр –тәнкыйть бар лабаса... Бар иде, башына җитмәгән булсалар... Өлкән саналучы каләмзатларның дәүләт асрамасындагы әдәби журналлар тирәсендәге активлыгы соңгы чиктә әдәби алмаш булдырмауны кайгыртуга кайтып кала... Әлеге фикер остазларны әдәбияттан читләштерү нияте булып аңлашылмасын, чама хисен оныткан, күпнең кадере юклыгын танымаучыларны айныту җәһәтеннән генә языла ошбу юллар. Әдәби журналларның тар даирә өчен җимле тагарак вазифасын үтәве сыйфатка сугып, әдәбиятыбыз киләчәген хәвефле хәлгә турылый. Иртәме-соңмы, зарурсызлык журналларның чыгудан тукталуына китерәчәк...

 

“Казан утлары” журналының 8 нче саны “Балалар әдәбиятының торышы һәм үсеш перспективалары” дигән темага 20 май көнне узган фәнни-гамәли конференциядән бирелгән мәгълүматлары белән игътибарны җәлеп итте. Ул җыелышка, язучылар берлеге әгъзасы буларак, мин фәкыйрь дә чакырулы идем, әмма ошбу чара эш көнендә узу һәм ни пенсионер, ни әдәби редакция планктоны булмавым сәбәпле, анда катнашу бәхетенә ирешеп булмады. Айдар Хәлимнең “Татар балалар шигърияте һәм “орчык малай Биктырыш” дигән яңа китабын укып, балалар поэзиясенең ифрат дәрәҗәдә хәвефле хәле белән танышкач, бәлки, бу җыен шул хәлне төзәтүгә багышлангандыр дигән уй белән тәвәккәлләп шунда яңгыраган докладлар белән танышырга керештем...

 

Гаҗәп хәл, чыгыш ясаучыларның ник берсе Айдар Хәлим бәян иткәннәрне искә алсын?! Дөрес, Равил Рахмани сүз чынлыгы өчен бу китапны телгә алып, 1-2 җөмлә әйтә һәм вәссалам! Басылып чыкканнары арасында шагыйрә Нәҗибә Сафинаның җан ачысы белән яңгыраган ихлас чыгышының әчмухасының да биредә урын тапмавы, яшермим, кәефне бераз кырды. Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты Ркаил Зәйдулла исә үзенә бирелгән вакытны, гомумән, балалар поэзиясенә мөнәсәбәте булмаган, митингка хас пафос белән милләтпәрвәрлеген, укымышлылыгын һәм көрәшче булуын раслауга гына багышлаган кебек аңлашылды. Әле ул мин фәкыйрьнең «Татарстан яшьләре» газетасының 16 апрель санында басылган “Үзгә тәкъдимнәр бармы?” дигән мәкаләмнән, каян икәнен әйтеп тормый гына өзек китереп һәм аны ялгышка чыгарып, шул мәкаләдә тәнкыйтькә тарган бәгъзе әдәби түрәләргә, журналда эшләүче хезмәткәрләргә тез йөгенергә дияргә үк базмыйм, хөрмәт күрсәтергә дип әйтү кулайрак булыр, җай таба... Докладтагы миңа кагылышлы кисемтә мондый: “...Кайбер тәнкыйтьчеләр бездә шәрекъ аһәңнәре яңгырый башлавын да мөстәкыйльлегебезгә янау (!!! – Р.З) дип кабул итә. Көйчеләр даирәсендә көнчыгыш аһәңнәренә турылатып “милли” җыр тәпәләгән сыман, көнчыгышның суфичыл шигъриятенә тәкълиди көчәнүләр очраштыра башлады. Тукай үзе, ялгышмасам, татарлыктан тайпылып, ятларга авышып кәләйләнүләрне, вәзенле акыл сатуларны яратмаган”, –дип яза Рөстәм Зарипов. Ялгышасың, кем гражданин Рөстәм. Уйлап карыйк әле: Тукай үзе кем ул? Ул, хәзерге татар поэзиясе кебек үк, халык авыз иҗаты белән шәрекъ шигърияте синтезыннан үсеп чыккан шәхес. ...Бүген робагыйларның, газәлләрнең артуына сөенергә генә кирәк...” Ә бит докладта минем мәкаләдән китерелгән өзек –Ктәмамланмаган җөмлә. Аның өтер артында печелеп калган өлеше түбәндәгечә: “Төркиядә сухта, монда кайтып фетнә булган Мостафаларны (Тукай күздә тотыла – Р.З.) “сарыклы сарык“ дип кенә атаган (сарык төрекчә чалма дигән сүз, димәк, биредә чалмалы сарык дигән мәгънә салынган)”. Ары таба, чүп-чарны пьедесталга күтәрүдән саклану хакына Тукай бүләгенә лаек дип саналган әсәрләрне Интернетка элеп булса да күпмедер дәрәҗәдә җәмәгатьчелек, укучылар фикерен дә өйрәнү зарурлыгы әйтелгән иде мәкаләдә...Шулай ук анда әлеге бүләккә беренче чиратта шәхсән үзем иң лаек дип санаган шәхесләрнең исемлеге китерелгән һәм бүләккә кандидатураларны хәл иткәндә, әшнә, хәләл җефет, мәгъшука хакын хаклап, яки бүтән сәбәп аркасында гаделсезлеккә барган хөкемдарларны киләчәктә андый вазифадан читләштерү зарурлыгы хакында да әйтелгән иде...

 

Күренә ки, Ркаил әфәнде үзенең кайчандыр, вуз семинарындамы, лекциясендәме отып алганын әләм итеп күтәреп, мин фәкыйрьгә карата хәлфәлек вазифасына дәгъва кыла. Ярата да соң безнең каләмзатлар «синтез» сүзен кулланырга. «Кушылудан» дисәләр, гыйльми яңгырамас дип саныйлардыр, күрәсең. Ә «синтез»ның асыл мәгънәсе, гади матдәләрне «кавыштырып», катлаулырак химик кушылма табуны күздә тота.

 

Мәгълүм ки, татар җыры, кардәш булуларына карамастан, ни төрекнеке, ни үзбәкнеке, яки казахныкы, ни башканыкы төсле түгел. Татар җырында, миңа калса, төп йорт, төрек әйтмешли, Анаватан сулышы шәйләнә. Моңыбызның чишмә башы, укучылар да сизә булыр, Кытай, Тибет, Алтай якларыннан... Шул моңның ислам аһәңе белән сугарылышын (Ркаил Зәйдуллача әйтсәк, синтезы була торгандыр) татар җыры дип таныйбыз дип фаразлыйм. Тукай, “Әй, мөкаддәс моңлы сазым...” дип язган... Аның шигъриятендә саз моңнары, ә һич кенә дә синтезатор тудырган авазлар җыелмасы түгел... Бәхәс юк, Тукай көнчыгыш поэзиясен өйрәнгән... Көнчыгыш поэзиясен барча бөек шагыйрьләр, җөмләдән Пушкин, Байрон, Есенин да өйрәнгән... Әмма ләкин Тукай бит рус шигъриятенә дә мөкиббән булган... Тикмәгә генә “Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам” дип язмаган ич ул...һәм аның шигъриятенең кодрәте, хикмәте һәм тылсымы, барча бөекләрнеке кебек үк, миллилегендә... “Рус белән гомер кичердек сайрашып, теллөгать, гадәт вә халык алмашып, Һич бетәрме тарихи бу бергәлек, Без туган бер җепкә бергә теркәлеп” тә аныкы ...Ягъни Ркаил әфәнде Тукайны синтез продукты дип саный-санавын, әмма бик тә мөһим компонентны төшереп калдыра. Аңлы рәвештә, әдәби табынга шәп дип турыланучы конкрет чүп-чарны аклау хакына төшереп калдыра шикелле... Чын, затлы картинаны яки җан эретелгән музыканы тудырганчы, иҗатчы дистәләрчә эскизлар, караламалар эшләргә мәхкүм... һәм ахырдан ул бердәнбер камил вариантка барып чыга... Ә бүген җыр дип әйләндерелүче эшләнмәләр, киресенчә, оригиналь әсәрдән йөзләрчә камил түгел вариантлар ясап, шундый ук ысулда булдырылган текстлар белән кавыштырып калыплана. Ә бәлки синтезлана торгандыр? Һәм чишенеп җырлаучыларның тавышлары компьютер ярдәмендә чистартылып, эфирга чыгарыла. Көй һәм сүз авторларын әйтеп тә тормау – милләт өстендә барган үзенчәлекле эксперимент кысасында, бу эш белән махсус төркем шөгыльләнә ахры, дигән шик тә уята... Әлеге “җыр”лар нәсел-ырусыз, алар бернинди системасыз, милли фольклорны санга сукмыйча, кайсы һинд, кайсы төрек, яки башка халык, яки төрле-төрле композитор әсәрләре җирлегендә калыплана, урыс частушкаларына, көнбатыш хитларына да мөрәҗәгать итү очраклары байтак... Академик Алексеев раславынча, Кытайдагы һәр өйрәнчек шагыйрь үзенә остаз сайлап, шуңа охшатып башларга һәм шомаруга йөз тота, әмма ахыргы максатлары – остазны узу... Ә моның өчен армый-талмый хезмәт итү, туктаусыз белем эстәү, тормыш үзәгендә кайнау таләп ителә. Бездәгеләр тумыштан барысын да “белә” һәм вуз эскәмиясе һәм редакция коридорларында пыш-пыш тәмәке тарта-тарта җыйган белемнәре белән теләсә кемне өйрәтергә укталышлы... Графоманнарның Хәйям, Наваилар булып борынгы шәкелдә вә үлчәмдә маймыллануларын, Интернеттагы чуты юк афоризмнарның кайберләрен вәзенгә салуларны Тукай бүләгенә лаек шигърият дип танытырга мәтәләнүләр, хәтта бүләккә кемнәрне дә булса ирештерү матавыгы да андый эшләнмәләрнең чын шигърият белән уртаклыгын берничек тә тәэмин итә алмый... Француз әдибе Теофиль Готье тудырган Даниель Жоварның әдәбият кырында бөеклек эстәү кыланмышы, бездә, милләттәш каләмзатлар арасында, бигрәк тә соңгы вакытта, карикатур дәрәҗәдә чагылыш таба башлады... Теофиль Готье: “әлеге ысулны да белгәч, ни өчен соң үзең бөек булмыйсың?» дип үз-үзенә сорау куя һәм “горурлыгым рөхсәт итми” дип җавап күндерә... Ә безнең бәгъзе штаттагы “бөек”ләргә горурлык хисе байтактан нипачум... Нәкъ менә шундый ысулда, шигърият исеме астында “робагый”, “газәл” тәпәләү очраклары тешкә тиюе искәртелгән иде “Т.Я.”дә басылган мәкаләдә. Ркаил әфәнде андагы кайбер фикерләр белән килешмәгән хәлдә, тимерне кызуында сугып, әңгәмәне мәкаләдән хәбәрдар аудиториядә, ягъни “Т.Я.” битләрендә дәвам итсә, гаделрәк буласы иде ...Югыйсә аны “Т.Я.” һич тә үгисетми, быел гына да аның иҗатына карата Марсель Галиевнең бит тутырып, мактауларның әллә ниткәннәренә кытлык кичермәгән Леонид Ильич Брежневнең үзен көнләштерерлек чачаклы-чуклы мәдхиясе басылды, янә килеп, аны тау түбәсендәге шоңкар итеп танытырдай тулы бер бит интервьюсы да дөнья күрде...

 

Җыенда ясалган әлеге чыгыштан, мәсьәләнең асылына чыгу максатыннан, янә бер өзек китерүемне гафу итә күр, хөрмәтле Укучым: “...Ун ел тирәсе типкедә йөргәннән соң Нурислам Хәсәновның «Золым» романы «Казан утлары»нда дөнья күрде. Аның дөньяга чыкмый торуы әдәби әсәрнең бөтенләй үк буш сүз түгеллегенә бер ишарә». (Менә бу апломб ичмасам! Ягъни, «үз үзең турында буй җитмәслек югары фикердә торып кукраю үрнәге» инде моның татарчасы: әфәндебез каләмдәшен бөҗәккә санап, аңа лупа аша бәя бирә төсле. Әллә соң Марсель Галиев мактавы эзсез үк узмаганмы?.. – Р.З.) “Югыйсә вакыйгалар авыл җирендәге район масштабында гына бара” (??? – Р.З.), – дип дәвам итә консультант. Әдәби әсәрнең кыйммәте вакыйганың патша сараенда яки чүплек башында баруы белән үлчәнми ләбаса?!! Докладчы Нурислам Хәсәновның балалар поэзиясенә мөнәсәбәте шәйләнмәгән романына карата тәнкыйтьчел шәрехләмәләрен тәмамлагач, бер җөмлә белән генә “Казан утлары” штатындагы язучы әсәренә сәлам биреп уза...

 

Нурислам Хәсәнов романы саф, матур тел белән, төзек сюжетлы, бер дигән композициягә ирешкән һәм укучыны кызыклы характерлар белән очраштыра... Ркаил әфәнде нигәдер әлеге талантлы автор Нурислам Хәсәнов иҗатына карата тактсызлык һәм тәкәллефсезлек күрсәтә ... Аныкын түбән куеп, шул фонда үзенекен яки әшнәсенекен тау түбәсенә чыгару омтылышы җилкетмидер ләбаса аны? Нурислам Хәсәнов романындагы кайбер җитешсезлекләрнең редакция таләбе белән романның кыскартылу-ампутацияләнүе аркасында котылгысызлыгын ул ни өчендер исәпкә алырга теләми... Миңа калса, Ркаил әфәнденең 2008 елны табадан төшкән һәм макталган, хөкүмәт тарафыннан Тукай бүләге белән билгеләп үтелгән “Ташка ордым башны. Хикәяләр, эсселар” китабы булу аңа каләмдәшләренә карата микроскоп куллануга ук индульгенция бирми... Бу китапта минем өчен иң егәрле булып күренгән урын – ислам динчесе Нәфигулла Ашировка рус милләтчесе диакон Андрей Кураевның басым ясавы уңаеннан кыю рәвештә ризасызлык белдерү... Бездә рус матбугатында басылган, татарны рәнҗетә торган язмаларга шунда ук исәп-хисап ясыйсы урында, татар матбугатына чыгып дуамалланучы, мәкалә яки эссе аша “кыю”җавап биреп “батыр калырга” тырышучыларга кытлык юк. Мондый матавыкны халкыбыз бүрәнә аша бүре куу дип атый. Ә бит бәгъзеләргә җиткелекле җавап ирештерү форсатын хәзерге вакытта эзләп ерак йөрисе дә түгел, үзебездә “Звезда Поволжья” газетасы да бирә андый мөмкинлекне. Әлбәттә, язганың акыл киртәсенә сыярлык булса. Мәскәү гәҗит-журналларында күренү мөмкинлеге дә юк түгел... Янә килеп, бик кирәк дип тапсаң, русчага яки инглизчәгә тәрҗемә иттереп тә китабыңны чыгаруга киртәләр күренеп тормый. Җөмләдән Айдар ага Хәлимнең рус телендә чыккан китаплары һәм газетада басылган мәкаләләре ил дәрәҗәсендә резонанс тудыра, шома ялганнарын аяусыз фаш итүе урыс шовинистларының каннарына тоз сала, үтләрен кубара. Фәһемле, кыю публицистларыбыз тагын бар. Бәлки, миңа “гражданин” дип мөрәҗәгать итүчене андый каләмлеләр ысулы түгел, ә батыр күренергә тырышучылар ыгы-зыгысы рухландыра торгандыр? Ягъни, булучылар түгел, ә булмый гына күренергә азапланучылар? Үзеңне ишетмәячәк, укымаячак, барлыгыңа да игътибар итмәячәк вазифалы шовинистлар хакында татар матбугатында, яки печтек тиражлы китабыңда зарлану-сукрану, хәтта тәнкыйть сүзләре яудырып, кыю булып күренергә мәтәләнү – бу бит Теофиль Готьеның инде телгә алынган каһарманына хас сыйфатлар. Әйткәнең адресатка ирешмәгәч, бу – корыны бушка аудару гына түгелме? Әлбәттә, алай ук түгелдер... Алай да, әгәр бәйсез сораштырулар уздырылса, Ркаил Зәйдулланы публицист буларак танучылар ишле булуына бик шикләнәм. Әлбәттә, зәвык эше, Ркаил Зәйдуллага Камил Кәримов әсәре Нурислам Хәсәновныкыннан буй җитмәслек дәрәҗәдә сыйфатлы күренгәне сыман, мин фәкыйрьгә аның публицистикасына караганда, Айдар Хәлим, Фәүзия Бәйрәмова, Локман Закиров, Фәнзаман Баттал, Фәндәс Сафиуллин, А.Җәләлов, А.Закиров, Зөлфия Кадыйр, Рафаэль Мөхәмәтдиновларныкы күп тапкырлар югарырак һәм нәтиҗәлерәк тоела. Дөрес, дәүләт тарафыннан иҗаты олыланганда аның “Мәгарә” атлы шигъри җыентыгы да телгә алына. Ихтимал, ул шәптер, укыганым юк, шуңа күрә берни дә әйтә алмыйм. Ә Нурислам Хәсәновның язганы, дөньяга чыгу белән, адресатына минутында барып җитешле. Аның үзе яшәгән райондагы “көчлеләр” турында ихлас әсәр язуын гаярьлек, йөрәклелек, фидакарьлек үрнәге дип санарга рөхсәт итегез. Күпме рәнҗетелгәннәрнең сулышын киңәйтеп җибәрде ул роман... Һәм әсәр һич кенә дә нибары бер районның эчке эшләре турында гына түгел – барча татар авыл районнарындагы хәлләргә диагноз ярылып ята анда...

 

Озын сүзнең кыскасы, Ркаил әфәнденең доклады, үзе әйткән мәгънәдә, синтез нәтиҗәсе буларак аңлашылды. Әмма нәрсәләрнең нәмәкәйләр белән кушылуыннан ни хасил булуын зирәк укучыларыбыз үзләре чамалар дип, анысын тәгаенләүне артык саныйм... Шунысын да искәртим, монда язылганнарда минем мәсьәләгә ихлас, әмма субъектив карашым чагылыш таба. Җөмләдән, “Мәгарә” җыентыгын укып чыгу бәхетенә ирешкән тәкъдирдә дә, ул миңа тамчы да ошамаска мөмкин...


Рөстәм ЗАРИПОВ
Татарстан яшьләре
№ 45 | 15.10.2011
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»