поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
26.10.2011 Мәгариф

Журфакта укучылар башка факультет студентлары белән аралаша алмаячак

Казан федераль университетының журналистика һәм социология факультеты студентларының тынычлыгы бетте - бу атнада факультетны яңа бинага күчерәләр. Әлеге яңалык 24 октябрьдә генә хәбәр ителде. Һәм 26-сында ук факультеттагы барлык документ һәм җиһазлар башкаланың Товарищеская урамындагы 5-нче йортка күчерелергә тиеш икән. Әмма ул бина әлегә буш түгел - анда элекке Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетының социаль-икътисадый факультеты урнашкан. Аларны да икенче урынга күчермәкчеләр икән. Кая, ничек - монысы турында шулай ук беркемгә мәгълүм түгел.

Факультетны күчерү көтелмәгән хәл дип әйтү бәлки дөрес тә булмас. Ник дигәндә, бу турыда имеш-мимешләр инде күптәннән йөри. Тик студентлар аны шәһәр үзәгеннән шулай еракка, «җәһәннәмгә» олактырырлар дип уйламаган. Интернеттагы социаль челтәрләрдә әлеге мәсьәлә турында фикер алышу берничә көн дәвам итте. Анда студентлар гына түгел, укытучыларның да фикерләрен күрергә мөмкин иде. Тик билгесез сәбәпләр аркасында, әлеге темалар социаль челтәр битләреннән берәм-берәм юкка чыгарыла башлады. Шунысы гына мәгълүм, килеп туган вәзгыять белән килешмәүчеләр нәкъ менә Интернет аша «Журфакның иске бинасы белән саубуллашу» чарасын оештырдылар. 25 октябрьдә бер төркем студентлар карадан киенеп, кулларына шәмнәр тотып, университетның ишегалдында урнашкан журфакның «ярымциркуль» рәвешендәге бинасына (җирле фольклорда аны "ат абзары" да диләр) матәм такыялары куйды. Араларында факультетны инде тәмамлаган яшь каләм ияләре дә күренде.

 Студентларның факультет өчен шул дәрәҗәдә борчылуы укытучыларының күбесендә ризасызлык тудырган.

 - Дөресен әйткәндә, студентларның яңа бинага күченүне трагедия итеп кабул итүләрен аңлап җиткермим. Монда бернинди куркыныч юк. Хәзерге бинабыз кечкенә, аудиторияләр юк диярлек, булганнарына да студентлар сыешмый. Ә яңа урын - 3 катлы йортта, зур аудиторияләр белән. Безгә тагын ни кирәк? Әлбәттә, студентларны да аңлап була: университетның төп бинасы, данлыклы «сковородка»дан аерылу белән килешү авыр. Башка факультетлар белән аралашып яшәү дә сагындырачак. Тик уку процессы белән чагыштырганда әлеге кимчелекләр бик кечкенә кебек тоела, - дип аңлатма бирде укытучыларның берсе.

 - Бинаның күчүен гадәти хәл итеп кабул иттем. Соңгы бер-ике елда университет зур үзгәрешләр кичерде. Алар безнең факультетны да читләтеп үтмәячәге көн кебек ачык иде. Башта экономфак, татфак, аннары көнчыгыш телләр һәм тарих факультетлары... - барысын да берәм-берәм Казанның төрле почмакларына тараттылар. Казан дәүләт университеты күп еллар дәвамында бердәм булуы белән аерылып торды, анда борынгыдан килгән «университет рухы» бар иде. Шунысы кызганыч, факультетларның берәм-берәм таралуы белән әлеге рух та ярлылана, кими бара кебек, - дип фикерен җиткерде журфакның башка укытучысы.

 Гомумән алганда, укытучылар әлеге үзгәрешнең бары тик уңай ягын гына күрергә тырыша, яхшыга өметләнә. Тик барысын да борчылырга мәҗбүр иткән факт бар, беравыздан: «Нишләп яңа карар турында иртәрәк хәбәр итмәделәр? Бер көн эчендә ашыгыч хәлдә факультетны күчерү мөмкин түгел. Җитәкчеләр безнең белән киңәшләшсә, барысын да яхшылап аңлатса, әйбәтрәк булыр иде», - диләр.

 Чыннан да, күченү — четерекле эш. Әлеге процесс вакытында курс эшләре, иҗади практика хисаплары кебек күп кенә кирәкле кәгазьләр, хезмәтләрнең яртысы югалса, һичкемгә дәгъва белдереп булмаячак.

 Журфак студентлары яңа бинага күчәргә каршы, дип сөйләсәләр дә, араларында шатлыклы хисләр кичерүчеләр дә бар икән. Мәгълүм булганча, Товарищеская урамындагы яңа бина КФУ ның иске тулай торакларына якын урнашкан. Анда яшәүче студентлар «ниһаять, иртән озаграк йоклап булачак», дип сөенә. 

«Иң мөһиме - бина түгел, ә нинди укытучылар белән, нинди атмосферада уку. Аллага шөкер, укытучыларыбыз белән бергә күченәбез», - дип сөюнече шәкертләр дә юк түгел. 


Рәмзия ЗАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 25.10.2011
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»