поиск новостей
Көн мәзәге
  • Безнең мәктәптә ике тәрәзә бар иде. Тимер читлеге булганы – терроризмга каршы. Тимер читлеге булмаганы – янгын куркынычсызлыгы өчен.

Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
  • Сдам 1 ком квартиру в Салават Купере 1. 19000+комун+5000 депозит. Квартире есть кровать,стир машинка шифоньер, на кухне есть еще диван 89030629849
  • Сдаю однокомнатную квартиру посуточно в Актаныше тел 89375813282
  • Нәкый Исәнбәтнең "Татар халык мәкальләре" 3 томлыгын, "Татар халык иҗаты: Бәетләр" томын, шулай фольклорга кагылышлы китаплар сатып алам. rasilya@bk.ru
  • Эретелгән хәләл ат мае сатыла. Казан. 89063227505 (телеграмм)
  • Казанда "Весна" торак комплексы да, (А.Аббасова урамы) 3 бүлмәле яңа фатир арендага бирелә. Бөтен уңайлыклар бар. Шәһәр үзәгенә 15 минут. 89370093474 (собственник)
  • С 01.03.26 Сдаётся уютная однокомнатная квартира мебелью . Кировском районе на ул Урицкого г.Казани магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 10 минут езды. Телефон для связи 89172651965
  • Шэхси хужалыктан Корбанга сарыклар сатыла. Яшь сарык итеннэн хэлэл шашлык, хэлэл колбасалар - ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн полукопченая, вареная колбасалар. 89874245531. Балтач районы.
  • Сдаётся уютная однокомнатная квартира с новой мебелью -40 кв.м.в Кировском районе г. Казани (ЖК Салават Купере),магазины,аптеки ,остановка всё в шаговой доступности и до центра 15 минут езды. 30 тысяч в месяц. Телефон для связи 89272464010
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
Архив
 
05.03.2026 Хәвеф-хәтәр

ТНВ журналисты Нәфисә Минәҗеваның кызына эт һөҗүм иткән (ФОТО)

Кешеләргә этләр һөҗүм итүләр әледән-әле булып тора. Кыргый этләр дә талый, кайвакыт өйдәгеләре дә ябыша. Кичә ТНВ каналындагы хәбәрләр хезмәте журналисты Нәфисә Минәҗеваның 12 яшьлек кызы этләр һөҗүменә дучар булган. Бу турыда ул “Матбугат.ру”га үзе сөйләде.

Куркыныч хәл Биектау районы Шигали авылында килеп чыккан. Әлеге җирлектә бу инде беренче генә очрак түгел. Әмма элек сукбай этләр ташланган булса, бу юлы хуҗалы эт. Шактый зур гәүдәле немец овчаркасы башта Нәфисәнең 4 яшьлек һәм 2 яшьлек кызларына ыргыла. Аларны Нәфисәнең 12 яшьлек кызы коткармакчы була. Нәфисә үзе балаларны машинадан чыгарган да аны парковкалау белән мәшгуль булган. Шушы мизгел эчендә эт һөҗүм итәргә өлгерә.

Соңыннан эт тагын бер яшүсмер малайга ташлана. Бу хәлләрне олылар күреп ала һәм эткә утыннар ыргытып, балаларны коткаралар. Аллага шөкер, тән җәрәхәтләре алучылар юк. Әмма киемнәргә зыян килгән. Фотодан күренгәнчә, Нәфисә кызының өске киеме ертылып беткән. Бәлки, шушы куртка этнең тешләреннән саклап калгандыр да аны.

 
Соңыннан этнең хуҗасы табыла. Ул гаебен таный. Аның белән аңлашалар.
 
Шулай да, авылларда, Казан читендәге бистәләрдә, шәхси йортлардан торган җирлекләрдә эт талау куркынычы зур булып кала. Үзегезне һәм балаларыгызны саклагыз! 
 
 
Балаларга һөҗүм иткән эт
 
 
Нәфисәнең кызы курткасы
 
 
Яшүсмер малай
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 05.03.2026
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы