|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.10.2011 Шоу-бизнес
11 ноябрьдә 18.30 УНИКСта «Юмор-шоу»Раил Садриев, Шәмси Закир, «Тегеләр», Әбри Хәбриев һ.б. юмористлар сезне кич буе көлдерергә вәгъдә бирә. Ә Вероника Кузнецова, Ленар Сәйфиев, Ринат Рахматуллин, Мурат Гайсин, Ильмира Нәгыймова үзләренең җырларын бүләк итәр. Быелгы “Юмор-шоу”дан нәрсә көтәсен, аның башкаларыннан ни белән аерылып торачагын белер өчен режиссер һәм сценарт Фәрит Галивкә сүз бирик.
“Аллага шөкер кичәбез инде тулысынча әзер. Хәзер көн саен диярлек репетицияләр ясау белән мәшгульбез. Иң зур генераль репетициябез Әбри Хәбриев туган авылында Биек тау районы Мүлмә авылында булыр дип торабыз. Монда без ике көн “Юмор шоу” ясарга булдык. Сүзләренә ышансаң, Хәбриевнең авылдашлары безне үзләрендә зур түземсезлек белән көтә икән. Биек таудан соң, 11 ноябрь кичендә “Юмор шоу”ны Казан тамашачысына тәкъдим итәрбез. Нәрсә булыр дисезме? Нәрсә генә булмас анда! Өр яңа программада эч катып көлердәй чыгышлар бик күп булачагы инде бәхәссез. Сер итеп кенә, монда хәтта афроамериканецлар чыгышына кадәр булачак. Тамашачыларга мөрәҗәгать итеп, үзебезнең лозунгка әйләнеп баручы сүзләрне җиткерәм. Зарланып яшәгәнче, көлеп яшик! Килегез! Бик күңелле булачак,” - диде ул.
Үткәрү урыны: КСК КГУ Уникс. Башлана: 18.30 Элемтәләр өчен тел: 5196-196, 5122-535
|
Иң күп укылган
|