поиск новостей
  • 21.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:30
  • 22.01 Премьера! "Арыну", Татарстанның халык артисты Нуриәхмәт Сафин юбилее, 12+, Кариев театры, 18:00
  • 26.01-30.01 Әнвәр Нургалиев. Уникс
  • 29.01-30.01 Премьера! "Алтынчәч", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 02.02 Премьера!" Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 03.02 "Ак чәчәкләр кебек...", 12+, Кариев театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 21 Гыйнвар
  • Фирзәр Мортазин - җырчы
  • Эльнара Нурмөхәммәтова - җырчы
  • Иван Егоров - дәүләт эшлеклесе
  • Наил Мөхәррәмов - галим
  • Кәрим Җаманаклы (1905-1965) - шагыйрь
  • УБОРЩИК ТЕРРИТОРИЯ (ДВОРНИК) ИР КЕШЕ ЭЗЛИБЕЗ ЭШ УРЫНЫ УЛ.ЧУЙКОВА УРНАШКАН, 67 ЯШЬТЭН ОЛЫ БУЛМАСЫН! 5/2 7:00,16:00 БЕР СЭГАТЬ ОБЕД ТЕЛ 89957664503
  • Казан шэхэренен Жилплощадка бистэсендэ бер хужа (50 яшьлек ир)ике булмэле квартирага ике егет кертэм. Тулэу жан башына 4000. Квартира барлык унайлыклары белэн.Хужанын начар гадэтлэре юк.тел.вацап 89027159146
  • Озак вакытка торырга бер бүлмәле фатир бирәбез. Казан шәхәре, Вахитов районы, Хороводная,50 ("Рустәм" мәчете янында). 50 м2,2 лоджия. Яшәр өчен барлык җигазлар бар. Бәясе - аена 23 мен сум + ку. Риэлторларсыз. 89655886519.
  • Сдаю 2 комн.квартиру на Спартаковской 88б, с мебелью,бытовая техника,охраняемый двор,в отличном состоянии.с.89276766077
  • Узем белэн бер булмэле квартирада торырга бер кыз эзлим. квартира фатых амирхан урамында урнашкан, 13 000 все включено. Ватсапка язырга яисэ шалтратырга аласыз элеге номерга 89872711348
  • Набережные Челны! Делаю ручной и вакумно- аппаратный массаж. А так же сухая хиджама.+79520427894 Мунира.
  • КАЗАН ШЭХЭРЕНДЭ ГРУЗЧИК, ГАЗЕЛЬ, КАР КОРЭУ ХЕЗМЭТЕ КУРСЭТЭБЕЗ... 89196271171
  • Ярылган хэм ярылмаган букэнлэнгэн утын сатабыз. 89274194883
  • Төшегезгә ерак бабаларыгыз-әбиләрегез фәрештә булып керсен дисәгез, сез аларга догада булыгыз. Исемнәрен белмисеңме? Шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны да белмисезме? Бу бит хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
 
 

 
Архив
 
25.10.2011 Мәдәният

Сөмбелә кыр батырларын көтеп кала

Алтын көз җитү белән татар кешесе өчен Сөмбелә бәйрәме килеп җитә. Менә быел да ул Самараның Киров мәйданында урнашкан Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда гөрләп үтте. Чараны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте, өлкә һәм шәһәр милли-мәдәни автономияләре оештырдылар.

Изге дога - һәр хәерле эшнең башы. Сөмбелә бәйрәмен дә “Нур” мәдрәсәсе шәкерте Ильяс Сафин моңлы азан белән башлап җибәрде, ә шәһәребезнең Иске мәчете имамы Талип хәзрәт Яруллин тәрбия, милләт, мәдәният турында эчтәлекле вәгазь сөйләде.

 

Сөмбелә генә түгел, башка милли бәйрәмнәребезнең дә алыштыргысыз алып баручысы, искиткеч матур милли кием кигән Наилә Сабирҗанова уңыш бәйрәменең тарихын сөйләп үткәннән соң, сүз Самара губерна Думасы рәисе Виктор Сазоновка, Самара губерна Думасы депутаты, мәдәният буенча комитет рәисе Наталья Бобровага, Самара шәһәре башлыгының урынбасары Валерий Юниковка, мәдәният министрлыгы вәкиле Юрий Буциковка бирелде. Алар тамашачыларны бәйрәм белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерделәр.

 

- Хәерле көн, кадерле дуслар, - дип, сүзен татарча башлап җибәрде Виктор Сазонов. - Уңыш бәйрәме Сөмбелә - татар халкы бәйрәме генә түгел инде ул хәзер, бөтен Россия, Самара өлкәсе халкы сезнең белән бергә бәйрәм итә. Шөкер, бу ел безгә мул уңыш китерде – гектарыннан 17,5 центнер бодай җыеп алуга ирештек. Былтыргыга караганда, бу ике тапкыр күбрәк. Һичшиксез, бу - күпмилләтле Самара халкының уртак уңышы.

 

Яшәеш нигезе - икмәк. Бүген без игенчегә, крестьянга дан җырлыйбыз. Игенче булу авыр, әмма рәхмәтле һәм мәрхәмәтле хезмәт. Татарлар талантлы, тырыш кешеләр һәм регионыбызның социаль-икътисади үсешенә үзләренең зур өлешләрен кертәләр.

 

Безнең регионда 135 төрле милләт халкы яши, һәм безнең арада дуслык мөнәсәбәтләре хөкем сөрә. Самара өлкә хөкүмәте, Самара губерна Думасы сәясәте дә шуңа юнәлтелгән. Биредә милли-мәдәни үзәкләр эше өчен бөтен уңайлыклар булдырылган, ана телен өйрәнү, милли гореф-гадәтләрне саклап калу һәм үстерү өчен тиешле законнар, программалар кабул ителгән.

 

Моңардан тыш, милли-мәдәни үзәкләр эшенә ярдәм күрсәтү йөзеннән иҗтимагый комиссия эшләп килә. Ул төрле проблемалар, аларны хәл итү юллары белән шөгыльләнә. Самара өлкәсендә яшәүче барлык милләтләрнең үсеше өчен без бөтен көчебезне куябыз. Барыгызга да бәхет, тынычлык, иминлек телим.

 

Ә Наталья Боброва Виктор Федорович сүзләренә кушылып:

 

- Шушы көннәрдә Самара губерна Думасында үткәрелгән утырышта төрле конфессияләрне үстерү өчен акча бүлеп бирү мәсьәләсе каралды. Самараның Җәмигъ мәчетенә дә, өлкәбезнең башка мәчетләренә дә ярдәм булачак, - дип өстәде.

 

Хөрмәтле кунаклар бәйрәмгә буш кул белән килмәгәннәр. Шенталы районының Денис авылы фермерлары Фәрит Мөстәкыймовка һәм Суфия Зыятдиновага, Самара шәһәренең “Ислам-Нур” газетасы мөхәррире Фәрит Ширияздановка, өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Минәхмәт Хәлиулловка, “Бердәмлек” газетасы хәбәрчесе Нурсинә Хәкимовага Самара губерна Думасы исеменнән, ә шәһәр татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рифкать Хуҗинга шәһәр башлыгы Дмитрий Азаров исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

Безнең халкыбызны җир, кыр эшләреннән башка күз алдына китереп булмый. Күмәк хуҗалыклар таркалып, күп урыннарда басулар чүп үләннәренә күмелеп ятканда, мул уңыш җыеп ала алган игенчеләрне батырларга тиңләргә була. Сөмбелә бәйрәменең асылы – игенчеләрнең тырыш хезмәтен данлауда. Быелгы уңыш бәйрәменә махсус кунаклар буларак Шенталы районының Денис авылы үзешчәннәре дә юкка гына чакырылмагандыр. Бу авылда уңган-булган игенчеләр яши бит. Фермерлар Фәрит Мөстәкыймов һәм Суфия Зыятдинова бәйрәмнең иң кадерле кунаклары булдылар. Фәрит Мөстәкыймов - крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе. Аның карамагында 350 гектар җир, дистәләгән техника һәм уңган-булган булышчылары. Суфия Зыятдинова да - крестьян-фермер хуҗалыгы хуҗабикәсе. Шәһәрдә туып-үскән бу ханым авыл егетенә кияүгә чыгып, ире белән бергә крестьян эшенә җигелә. 250 гектардан артык җирләрдә арпа, солы, бодай үстерәләр алар. Быел исә аның хуҗалыгында гектарыннан 20 центнердан артык уңыш җыеп алганнар.

 

Денис авылында шундый крестьян-фермер хуҗалыклары бишәү. Әсхәт Шарапов, Закир Шәфигуллин, Расих Нуретдиновларның крестьян-фермер хуҗалыклары да уңышлы гына эшләп киләләр. Шулай, ахыргы ике ел эчендә Денис авылының барлык җирләре дә законлаштырылган, яисә үзләренең хуҗаларын тапкан.

 

Самара өлкәсенең татар милли хәрәкәте җитәкчеләре дә денислеләрне бүләксез калдырмадылар. Әйтик, өлкә татар милли-мәдәни автономия рәисе Минәхмәт Хәлиуллов фермер Фәрит Мөстәкыймовка микродулкынлы мич бүләк итте, ә “Бердәмлек” газетасы хәбәрчесе Нурсинә Хәкимовага Диплом тапшырды. Похвистнево районының “Туган тел” татар җәмгыяте рәисе Расих Латыйпов Суфия Зыятдиновага, ә Тольятти шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәшит Нурмөхәммәтов Денис авылы башлыгы Өлфәт Салаховка кыйммәтле бүләкләр әзерләп килгәннәр иде.

 

Денис халкы эшчән дә, уңган да һәм, Сөмбеләдә күренгәнчә, җыр-моңга да оста. Авыл мәдәният йорты мөдире Лимуза Бикмөхәммәтова җитәкчелегендә әзерләнгән программа Сөмбелә тематикасын әдәби-музыкаль номерлар аша тасвирлаган эчтәлекле концерт булды. Моңлы җырлар да, дәртле биюләр дә бар иде тамашада.

 

“Сез кайдан, дип сорасагыз,

Алсу таңнар ягыннан.

Урманлы, инеш, болынлы

Зур Денис авылыннан”, дип башлады тамашаны Лимуза Бикмөхәммәтова. “Уңыш җыйган кыр туфрагында” дип аталган музыкаль күренештә игенчеләрнең кыр эшләре дә, җырлы-моңлы ял мизгелләре дә сурәтләнде. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты студенткасы, “Халкым минем”, “Әйлән-бәйлән” фестивальләре лауреаты Алия Галиуллинаның биюен күрсәгез иде! Оста биючегә тел-теш тидерерлек түгел инде.

 

Денислеләрнең быелгы чыгышына тик югары бәя генә биреп була. Искиткеч матур милли костюмнары һәрьяклап җитешкән, кырт итеп тора. Җыр-биюләре дә, шигъри юллары да уйлап сайланган. Халыкта “Бәйрәме булганның – эше дә бар”, дигән мәкаль бар. Менә Денис авылы халкы аны тагын бер тапкыр дәлилләде.

 

Денислеләр дә Самарага күчтәнәчләр алып килгәннәр. Чыгыш ахырында алар Минәхмәт Хәлиулловка хуш исле икмәк, Рифкать Хуҗинга татлы чәкчәк, Шамил Баһаутдиновка тәмле кош теле тапшырдылар.

 

Сөмбелә елдан-ел яңа төсмерләр белән баетыла. Быел бәйрәмгә татар әдәбиятының иң күренекле язучыларының берсе, драматург, шагыйрь, “Башны ордым ташка” китабы өчен Габдулла Тукай премиясенә лаек булган Ркаил Зәйдулла килгән иде. Ул тирән мәгънәле, эчтәлекле, ялкынлы шигырьләрен укып, залны дер селкетте. Ркаил Зәйдулла шулай ук архивларда казынып, татар дөньясында казый булган бердәнбер хатын-кыз Мөхлисә Буби турында мәгълүматлар табып, пьеса язган. Аны хәзер Галиәсгар Камал исемендәге татар академия театрында сәхнәгә куярга әзерлиләр. Ркаил Зәйдулла чыгышы бәйрәмгә яңа сулыш өрде, һәм халык та аны бик яратып кабул итте.

 

Татарстанның атказанган артисты, җырчы Рөстәм Асаевның чыгышын исә Сөмбеләнең “сөт өсте” дип атасам, һич кенә дә ялгышмам. Такмаклар башкаручы җырчылардан туйган халыкка ул менә дигән бүләк булды. Консерватория тәмамлаган, затлы, моңлы тавышлы җырчы “Арыш башагы”, “Оныта алмыйм”, “Киек казлар китә”, “Кышкы романс”, “Су сибегез гөлләргә” һәм башка күпсанлы татар халык җырларын башкарды.

 

Татар сәхнәсенә консерватория тәмамлаган җырчылар чыгуы татар эстрадасының яңа дәверен башлап җибәрә, дияргә була. Сәхнәдә үзен тыйнак, чын зыялы итеп күрсәткән бу җырчыга карап торуы гына да ни тора! Рөстәм Асаевның чыгышы үзенә бер күтәренке рух тудырып, милли хисләрне көчәйтеп җибәрде һәм Сөмбелә бәйрәмен тагын да күтәрә төште. Ә Татарстанның “Сәйдәш” бию ансамбле артистлары Әлфия Хәбибуллина һәм Альберт Әхмәтов “ут чыгарып” биегәндә, кемнең генә аларга кушылып биисе килмәде икән?!

 

Әйе, Сөмбелә бәйрәме күптән инде Самара татарларының иң яраткан бәйрәмнәренең берсенә әверелеп китте. Тамашачы моңлы татар җырларын тыңлап, матур биюләргә сокланып, бер-берсе белән күрешеп-аралашып ял итә. Ә иң мөһиме – Сөмбелә бәйрәме икмәккә, игенчеләрнең лаеклы хезмәтенә хөрмәт хисләре тәрбияли.

 

Бәйрәмне оештыруда иң күп көч куйган шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рифкать Хуҗин да әлеге чараның әһәмиятен ассызыклап:

 

- Бергә булганда, бердәм булганда – эшләп була. Шушы бәйрәм аша без авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә үзебезнең рәхмәтебезне, хөрмәтебезне белдерәбез. Авылларыбыз булса, динебез, телебез сакланып калачак.

 

Сөмбелә бәйрәмен үткәрү идеясының авторлары – аталы-кызлы Шамил Баһаутдинов һәм Наилә Сабирҗанова менә инде 23 ел буе татар милли хәрәкәтендә эшләп киләләр. Аларга бу бәйрәм өчен иксез-чиксез рәхмәтләр, - диде.

 

Мул уңыш җыеп алган җир кешеләрен киләчәктә дә шулай хөрмәтләргә насыйп булсын иде. Аларны Сөмбелә үзе көтеп кала бит!

 

Югарыдагы рәсемдә: Суфия ЗЫЯТДИНОВАга губерна Думасының Рәхмәт хатын Наталья БОБРОВА һәм Виктор САЗОНОВ тапшыралар.

 

 

Фәрит МӨСТӘКЫЙМОВ.

 

 

Денис авылы һәвәскәрләре концерты.

 

Хәмзә МОРТАЗИН фотосурәтләре.


Миләүшә ГАЗИМОВА
Бердәмлек
№ | 22.10.2011
Бердәмлек печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
Piter.tatar