|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.03.2026 Шоу-бизнес
Җырчы Аиша: "Үземне бик ямьсез дип уйлый идем" (ФОТО)Җырчы Аиша ГАНИУЛЛИНАны тамашачы төрлечә кабул итте. Баштагы мәлләрдә җырларын да, үзен дә тәнкыйтьләүчеләр аз булмады. Берара Аиша юкка чыкты. Сәхнәдән генә түгел, социаль челтәрләрдән дә — бөтен җирдән... ...— Аиша, үз исемең Илсөя бит әле синең?
— 2008 елда “Барс медиа” компаниясенә килгәч: “Эстрадада Илсөя Бәдретдинова бар, башка исем сайларга туры килер”, — диделәр. “Аиша” дип аталган җырны бик яратып йөргән чагым иде. Әнинең дә миңа Аиша яки Ландыш дип кушасы килгән. Хәзер күпләр мине Аиша дип йөртә. Хәтта бертуганнарым да. Кайбер олырак туганнар гына Илсөя дип эндәшкәли. 2019 елда документларымда да Илсөяне Аишага алыштырдым.
— “Баланың әтисе белән танышкач, бөтен нәрсә үзгәрде”, — дидең...
— Берара, эш бармагач, миндә апатия башланды. Үземне беркемгә дә кирәкмим, дип тойдым. Шул чакта аны үземә терәк кебек кабул иттем. Әмма тормышым тулысынча үзгәрде. Ул мине социаль челтәрләрдән фотоларны чистартырга, әңгәмәләрне бетерергә мәҗбүр итте, сөйләшүләрне чикләде, сәхнә костюмнарын ташлады. Бертуганнарым белән ара суынып торуда да аның йогынтысы юк түгел. Начар булды, дия алмыйм, кул күтәрмәде, кычкырмады. Әмма “нарцисс”, үзен генә яратучы ир-ат булып чыкты. Күршедәге кибеткә чыкканда да, аңа әйтергә кирәк иде. Мин өченче хатыны идем. Беренче никахларыннан ике улы бар. Шуңа ул кыз теләде...
![]() ![]() ![]()
Лилия ЙОСЫПОВА |
Иң күп укылган
|