|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
25.10.2011 Дин
Корбан сарыгы ничә сум?Быел корбан чалу ничә сум булачак? Сарыкларны кайда алырга мөмкин? Кемгә мөрәҗәгать итәргә? Бурычлы кешегә корбан чалырга ярыймы? Әлеге сорау белән безнең редакциягә мөрәҗәгать итүчеләр шактый күп. Казанда быел җитәкчелек тарафыннан катгый таләпләр куелган. Чөнки элекке елларда корбан чалган көнне шәһәр урамнарында сарык башлары һәм тиресләре аунап яткан очраклар күп кешедә ризасызлык тудырган иде. Ш.Мәрҗани мәчетенең имам-хатыйбы, Казан шәһәренең имам-мөхтәсибенең беренче ярдәмчесе Илфар хәзрәт Хәсәнов әйтүенчә, Казанда корбан чалу өчен махсус урыннар билгеләнгән икән.
– Иң зур территория Мәрҗани мәчете янында булачак, – ди Илфар хәзрәт. – Ул барлык санитария кагыйдәләренә туры килә. Казанда барлыгы 58 мәчет булса, шуның унысы янында корбан чалу мөмкинлеге бирелгән. Былтыр шелтә белдерделәр. Мөселман арасында төрле кешеләр очрый. Бер агач төбенә барып, шунда сарыгын суя да эчен, башын, тиресен калдырып, итен генә ала да, китеп бара. Быел мондый тәртипсезлеккә юл куелмаячак.
Корбан сарыгының бәясе якынча 4500-5500 сум булачак. Сарык алырга теләгән кеше мәчеткә шалтыратып, корбанга заказ бирә ала. Иң элек чиратка языла, ә Корбан бәйрәме көнне квитанциясен алып килә. Сарыкны тере килеш тә, тиресен тунап, итен генә алып китәргә дә мөмкин.
|
Иң күп укылган
|