|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
01.03.2026 Мәдәният
Бүген Наил Шәйхетдиновка 85 яшь тулган булыр иде1 март көнне Татарстан АССРның Халык артисты, Россия Федерациясенең Атказанган һәм Халык артисты Наил Шәмсетдин улы Шәйхетдиновның туган көне, аңа 85 яшь тулган булыр иде. Шушы уңайдан Лашман урта мәктәбендә танылган артистны искә алу кичәсе булды. Наил Шәйхетдинов Кәрим Тинчурин театрында 50 ел эшләү дәверендә 200 дән артык төрле пландагы рольләр башкара, дистәләрчә телевизион спектакльләрдә һәм Рига, Свердловск, Казах киностудияләре төшергән фильмнарда катнаша. Һәрбер геройны кабатланмас, һәрбер геройны индивидуаль итеп тамашачыга җиткерә алуы белән үзенчәлекле булып кала биргән күркәм артист ул Наил Шәйхетдинов. Наил Шәйхетдиновның туган авылы Лашманда узган кичәдә укучылар тарафыннан сәхнәләштерелгән әсәрләр күрсәтелде. Яшь артстлар зур тырышлык, осталык белән рольләрне башкардылар. Әлеге кичә укытучылар һәм укучылар күңеленә хуш килде, “артистлар”ны алкышлап рәхмәт сүзләре җиткерелде. Әлеге искә алу кичәсе, сәнгать дөньясында тирән эз калдырган шәхес Наил Шәйхетдинов рухына изге дога булып барсын.
--- |
Иң күп укылган
|