поиск новостей
Көн мәзәге
  • Вакытны карарга дип телефоныма күз салган идем, бөтен нәрсәне карадым, әмма вакытны карарга онытканмын.

Бүген кемнәр туган
  • 18 Август
  • Газинур Морат - шагыйрь
  • Шамил Фәрхетдинов - драматург, актер
  • Мөхәммәт Гайнуллин (1903-1985) - әдәбият галиме
  • Наил Касыймов - шагыйрь
  • График дизайнер Бизнес һәм проектлар өчен логотиплар, фирма стиле, реклама һәм басма материаллар ясыйм. Сезнең идеяләрегезне аңлаешлы һәм матур визуаль образга әйләндерергә ярдәм итәм. Эш үрнәкләре белән портфолиода урнаштырылган сылтама аша таныша аласыз: https://www.behance.net/gallery/252467483/portfolio-2026/modules/1466223763Сораулар һәм хезмәттәшлек өчен электрон почта аша языгыз: ilfina2019@gmail.com
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
Архив
 
28.02.2026 Киңәш-табыш

Бакчачы Лилия: “Алтмыш төп помидор җитә. Артыгы кирәкми”

Ел да яңадан-яңа сортларны сынап карый. Ошамаганнарына кире әйләнеп кайтмый.

“Помидор орлыкларын иртә чәчмим. Иң иртә дигәне дә март уртасы. Бик тиз өлгерә торган сортларны апрель башында чәчеп тә, иң беренче уңышны алам. “Талисман”, “Людовик” сортлары – шундыйлардан”, – дип язды һәвәскәр бакчачы Лилия Хафизова, помидор үстерү серләре белән бүлешсәгез иде дигән үтенечемне кире какмыйча.

Тумышы белән ул Мамадыш районының Сарбаш Пустошь авылыннан. Авылда мәктәпне тәмамлаганнан бирле Чаллы шәһәрендә яши. “Солнышко” инвалид балаларны тернәкләндерү үзәгендә шәфкать туташы булып эшли. Моңа өстәп әле уңган бакчачы да. Лилия ханым помидорларның нинди генә сортларын утыртып карамаган! 

– Аларны бакча участогы алган елны ук утырта идем. Ул вакытта ни йорты, ни сарае, ни транспорты дигәндәй, юк иде. Бакчага бер ялдан икенче ялга гына барышлы иде. Балалар да бик кечкенә иде әле. Суы да атнага бер сибелде. Шулай да, помидорны 200ләп төп утырта идем. Ул вакытта ике генә төрле сорт үстердем. Тәҗрибә күп булган саен, агротехникасын да тирәнтен аңлый башлыйсың. Ә инде ныклап сортлар белән “җенләнүем” 2017 еллардан башланды. Күбрәк коллекцион, экзотик төрләре белән кызыксынам. Сортлар саны ишәя барган саен, төпләр санын азайттым. Үсенте саны азаю әле ул помидор уңышы кимү дигән сүз түгел. Дөрес формалаштырып үстергәндә, вакытында тукландырганда, чирләргә, зыян салучы бөҗәкләргә каршы профилактика чаралары кулланганда, уңышы бик күп була, – ди ул. 

Ел да яңадан-яңа сортларны сынап карый. Ошамаганнарына кире әйләнеп кайтмый, уңышлы дип тапканнарын, күпме уңыш бирүенә, тәменә, чиргә бирешмәвенә карап, орлыкка калдыра. Узган ел 42 сорт утырткан. “Барлыгы 60лап төп иде. Артыгы кирәкми дә. Шуларның 31 сорты гына ошады. Калганнарын орлыкка да калдырмадым. Безнең бакча зур түгел – алты гына сотый. Өй, мунча, сарай салгач, агач-куаклар утырткач, яшелчәләр үстерер өчен җир әз калды, – дип сөйли бакчачы. 

Кайсы сортларны утыртырга киңәш итәр идегез дигән соравыма иң тәмлеләре дип ул “Киви”, “Звездная туманность”, “Янтарный барон”, “Заилийский Алатау красный”, “Джаз восход”, “Талисман”, “Ясик”, “Немецкий желтый Йодера”, “Дом Арлин”, “Тундра”, “Полуночное солнце”ларны атады. Орлыкны чәчәргә ашыкмый.

“Сабагы кыска вакытта утыртуны җайлы күрәм. Беренчедән, тиз утыртыла, ярты метр чокыр казыйсы түгел. Икенчедән, бакчага алып барганда чуалып, сынып бетмиләр. Өченчедән, тиз тернәкләнеп китәләр, шиңеп утырмыйлар. Утыртыр алдыннан бер аш кашыгы чамасы чокырына гранулалы “Оргавит” ашламасы, берәр таблетка “Глиокладин”, “Алирин”, “Гамаир” салам. Моннан тыш, берәр аш кашыгы ит сөяге һәм балык сөяге оны өстим. Утырткач бик күп итеп, күлләвек барлыкка килерлек су сибәм. Үсентеләргә кечкенә чагында ук, кальций селитрасы сибәргә тырышам. Ике атнага бер булса – бик яхшы.

Үсентеләр яшь чагында да, үскәч тә, ул черек авыруы (вершинная гниль) булмасын өчен кирәк. Тагын зур бакка тирес, көл, кычыткан, су кушып, махсус  катнашма да ясыйм. Шуны әчетеп, суга кушып сибәм. Корткычларга каршы хәзер препаратлар бик күп. “Фитоверм”, “Клещевит” ишеләрне кулланам. Биопрепаратларга өстенлек бирәм, – дип киңәшләрен бирә әңгәмәдәшем. – Помидорларны бакчага күчергәч озак тотмыйм, мүлчәлим. Узган ел торфлы субстрат кулландым, алдагы елларда салам җәя идем. Мүлчә дымны саклый, чүп үстерми. Помидорга суны еш сипмим. Озак сипми торып, кинәт кенә күп сипкән очракта, помидорлары ярыла башлый. Шуңа күрә регуляр даимилекне саклыйм. Минем помидорлар теплицада гына. Ачык туфракка утыртмыйм, чөнки бакчабыз якында түгел. Һава торышы кинәт суыткан очракта, кайчагында, аларны каплар өчен барырга мөмкинлек булмый. Ә теплицаны ишекләренә махсус җайланма көйләдек. Эсседә ача, һава температурасы түбәнәйгәндә ябыла торган”.

Бакчасында абрикос та үстерә ул. Аныңча, дөрес итеп утыртканда, моның бер авырлыгы да юк. “Абрикос кояшлы, ышык урын ярата. Җир асты сулары якын булмаган, биегрәк урынга утыртырга кирәк. Яз көне кар сулары җыелып тормасын өчен, утыртасы урынга чиләкләп балчык ташыдым.

Бактың исә, абрикос агачы су җыелып торганны яратмый икән. Бер утыртканда, яхшы серкәләнер өчен, ике-өч төрле сорт утыртырга киңәш итәләр. Ике-өч еллык кышка чыдамлы сортлар үстерү отышлы. Миндә “Лель”, “Царский” сортлары үсә. Базарда, хәтта алыпсатар питомникларда да теләгән сорт туры килми. Үзләре үстереп сатучы питомниклардагы ышанычлы була дигән нәтиҗәгә килдем”, – ди ул.

Ә теплицасына, яшелчә рассадаларын күчереп утыртканчы, март аенда редис үстерә. Апрель азагында уңышы өлгерә башлый, ди уңган бакчачы. 

Дилбәр Гарифуллина
Шәһри Казан
№ --- | 28.02.2026
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы