|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
28.02.2026 Хәйрия
"Балаларым инвалид коляскасында утырмаячак"Казаннан ерак түгел Константиновка бистәсендә физик яктан мөмкинлекләре чикле балаларын 38 ел буе тәрбияләүче Рәсимә Гыйләҗева турында артистларның социаль челтәрләреннән күреп белдем. Без дә аның хәлен белеп кайттык. ...Беренче балалары Рания тугач, сөенечләре эчләренә сыймый Рәсимә апа белән Заһид абыйның. Тик тормышта сынауларсыз булмый, күрәсең. Яшь ярым чакта кызлары аякка баса алмый башлый.
— Табиблар, прививка тәэсире, диделәр. Мәскәү хастаханәләрендә дә ятып чыктык. Бер профессор-табиб: “Кызыгыз озак яшәмәс”, — дип тә әйтте. Баланы күрә торып үтерә алмыйм бит инде. Авылга алып кайттым. Үләннәр белән дәваладым, массаж ясадым. Аллаһ рәхмәте белән 3 яшендә ул аякка басты. Мәктәпкә укырга керде. Бүген аңа 38 яшь. Авыррак булса да, үз-үзен йөртә, шөкер, — ди Рәсимә апа.
Гыйләҗевларның икенче кызлары Зәриянең дә сәламәтлегенә зыян килгән. Үзенчәлекле балаларны берүзенә тәрбияләү җиңел түгел аңа. Һәр көне иртәнге сәгать дүрттән башлана. Өй җыештыра, кер юа, пешерә. Зәрия уянганчы эшләрне төгәлләп куя. Чөнки аңа аерым игътибар, дөрес әзерләнгән ризык ашатырга, даруларын вакытында эчерергә, саф һавага алып чыгарга, күнегүләр ясатырга кирәк. Кызларын калдырып ипи алырга да чыга алмый ана. Зәриянең теләсә кайсы вакыт өянәге башланырга мөмкин. Шуңа кибеткә, хастаханәгә барырга кирәкме, гел машина ялларга мәҗбүр. Ике баласын гел үзе белән алып йөри.
— Озак еллар урын өстендә яткан кешеләрнең аякка басуы турында ишетәбез. Безнең белән дә могҗиза булыр, дибез. Бары сабыр итәргә һәм көтәргә генә кирәк. Елап утырырга җыенмыйбыз. Безне өмет яшәтә, — ди Рәсимә апа.
Гыйләҗевлар пенсия акчасына яши. Чыгымнары шактый, Зәриягә чит илдән кайтарткан дарулар гына ярдәм итә икән, памперс, гигиена кирәк-яраклары арзан тормый. Коммуналь хезмәтләр өчен дә ай саен 10 мең сумга якын түләргә туры килә. Тамчыдан күл җыела, диләр. Янәшәбездәге авыр хәлдәге кешеләргә карата битараф булмыйк.
Гыйләҗевлар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр Рәсимә Гилязова исемендәге “Сбербанк” картасына (+7-967-370-78-80 телефон номерына беркетелгән) акча күчерә ала. Акча җибәргәндә "Сәдака" сүзен язасы.
Эльвира МОЗАФФАРОВА |
Иң күп укылган
|