поиск новостей
-----
Бүген кемнәр туган
  • 11 Август
  • Илсур Сафин - җырчы
  • Зөлфәт Хәким - язучы, автор-башкаручы
  • Равил Харисов (1948-2020) - җырчы
  • Ищу квартиру С подселением для студента мальчика около Энергоуниверситета. 89172618276
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле юкә+чәчәк балы,кәрәзле бал сатам. 1л-750 сум, 3л -2000 сум. 3 банка алсагыз, 1800 сум, кәрәзле бал- 900сум/килосы-. Казанга китереп бирү каралган. 89625497103 языгыз, шалтыратыгыз)
  • Башкорт балы 1 литры 1300 сум белән, киптерелгән юкә чәчәге чәе сатам. 89375251717
  • Актаныш ойрт 3.млн руб. Дача 2оот.руб.89625751843
  • Мотоблок витязь сатыла 9 л с мощность. Рыбный слобода районында.арбасы хэм косилкасыда бар роторный. Бу номерга шалтыратырга момкин 89959426141
  • Казан шәһәренең Совет районында бер бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. Тынычлык, чисталык яраткан ялгыз кешегә. Йә тәртипле гаиләгә. 89196257607
  • Мотоблока роторный косилка сатыла яхшы хэлдэ. Бэясе 11000 рыбный слабодада 89959426141
  • Царево бистәсендә бер булмәле квартирага кеше кертәбез, бәясе килешу буенча. 89534965602
  • Сдается однокомнатная квартира со всеми удобствами , Проспект победы напротив ТЦЮжный. 35тыс. + ку.мес. 89179372829
  • Сдается однокомнатная квартира с удобствами на длительный срок для платежеспособных порядочных квартирантов. г. Казань, проспект победы напротив ТЦ. Южный. 40тыс. мес. + ку. Прошу посредников риелторов не беспокоить разговаривать не буду. 89179372829
Архив
 
28.02.2026 Мәдәният

2 мартта ТНВ каналында «Ай булмаса, йолдыз бар» сериалы күрсәтелә башлый (кадр артыннан ФОТОлар)

БАШ“Ай булмаса, йолдыз бар” сериалында вакыйгалар 2010-2025нче елларда бара һәм безнең буын кешеләренең тормышы көчле рухлы Мәдинә язмышы аркылы күрсәтелә.

Язмыш тарафыннан бер-бер артлы аяусыз сынауларга дучар булган Мәдинә яшәү дәртен югалтмасмы? Хыянәт һәм үлем китергән хәсрәткә каршы чара бармы?

Сериалда көндәлек темалар белән беррәттән татар гаиләсен, телен саклау мәсьәләләре дә күтәрелә. Туфан Миңнуллин әсәренә нигезләнгән яңа телепроект мәшһүр драматургның тууына 90 ел тулуга багышлана. Сериалның режиссеры - 2025 елның ике мөһим премьерасы - Мөхәммәт Мәһдиев повесте буенча төшерелгән “Кеше китә - җыры кала” телесериалын һәм Нурихан Фәттах әсәре нигезендә “Кырык дүртнең май аенда” фильмын чыгарган, гомумән, бүген татарның иң билгеле кинорежиссерына әйләнгән Александр Далматов.

Сценарий авторлары - режиссер үзе һәм Алсу Хәбибуллина. Сериалны төшерә торган команда бу юлы да үзгәрешсез калды: куючы оператор Максим Самсонов, икенче режиссер ролендә Илмир Хәбибуллин, рәссамнар командасында Сәлимә Әминова, Фирүзә Зиннәтуллина һәм Алсу Кадыйрова.

Сериалны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә “Татарстан - Яңа гасыр” каналы белән берлектә “Ватан 21 гасыр” кинокомпаниясе төшерде.

Сериалда Мәдинә ролен Әлмәт татар дәүләт театры артисты Диләрә Фазлыева башкара. Мирзанур ролендә - К.Тинчурин ис. Татар дәүләт драма һәм комедия театрыннан Артем Пискунов, ә автор ролендә - Камал ис. Татар дәүләт академия театры артисты Алмаз Борһанов.

Сериал 2 марттан 20.00 сәгатьтән ТНВ каналында көрсәтелә башлый.

Төшерү процессының кайбер мизгелләре:

---
Матбугат.ру
№ --- | 28.02.2026
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Addnt.ru
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы