поиск новостей
  • 24.05 "Гөлчәчәк". Куркыныч әкият. Кариев театры, 19:00.
  • 27.05 "Матурлык". Кариев театры, 18:30.
  • 28.05 "Матурлык". Кариев театры, 13:00.
Бүген кемнәр туган
  • 24 Май
  • Хәмдүнә Тимергалиева (1949-2020) - җырчы
  • Фидаил Мәҗитов - журналист
  • Индус Таһиров - галим, җәмәгать эшлеклесе
  • Алмаз Миргаязов - журналист
  • Рәсим Ильясов - дирижер
  • Рөстәм Мөхәммәтҗанов - фотограф
  • Фираз Харисов - галим
  • Динә Сабитова - язучы
  • Куплю газовые плиты работала недорого телефон 89274745077
  • Казанда, Таулар бистәсендә, гараж сатыла (ГСК "Горки 7А", бокс 10 (н), 16,90 кв.м.) Телефон: 89872358367
  • Корбанга сарыклар сатылат. Тел:89534010031
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка, квартира яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап) Тулырак: https://matbugat.ru/ads/
  • Ищу работу в Казани дворником спожеваниям89870036142
  • Кариев театры эшкә чакыра! Безнең коллективка бухгалтер, тегүче, бүлмәләрне һәм складларны җыештыручы, территорияне тәртипкә китерүче кирәк. Яхшы эш шартлары, уңайлы график тәкъдим итәбез. Белешмәләр өчен телефон: 89625552588, 8(843)2379334.
  • МАМАДЫШ РАЙОНЫ ХАФИЗОВКА АВЫЛЫНДА ЙОРТ САТЫЛА. ЗУР БАКЧАСЫ БАР.МАМАДЫШТАН 10 КМ ЕРАКЛЫКТА. УТ,ГАЗ СУ КЕРГЭН. МУНЧАСЫ , САРАЕ БАР. АВЫЛДА АГРОФЕРМА БАР. УРТА МЭКТЭП ХЭМ СПОРТКОМЛЕКС 3 КМ ЕРАКЛЫКТАГЫ КУРШЕ АВЫЛДА. 8 905 377 32 07.
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
Архив
 
24.10.2011 Мәдәният

Бирегез мәйдан!

VII Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында өченче тапкыр яшь һәм үзешчән режиссерлар фестивале узды. Аңа кадәр Казанда ВГИК җәйге киномәктәбе узган иде. Моннан берничә ел элек Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетында кинорежиссура факультеты ачылды. Димәк, яшьләр кино белән кызыксына, сыйфатлы фильмнар төшерергә омтыла. Алар арасында татар кызлары һәм егетләре булу татар кинематографының матур киләчәгенә өмет уята. Мәйданда – беренче хезмәтләре белән үк төрле конкурс-фестивальләрдә призлы урыннар яулаган Гөлнара Әхмәтова һәм Илшат Рәхимов.

Гөлнара: «Максатым – үземне табу»

 

Чаллы кызы Гөлнара Әхмәтова үз иҗаты белән режиссура – ирләр профессиясе генә түгеллеген дәлилләүче яшь талант. 2010 елда аның «Ачкыч» исемле кыска метражлы фильмы II «Дан» яшь һәм үзешчән режиссерлар фестивалендә гран-прига лаек булды. Быел КДМСУның режиссура факультеты студенты Гөлнара ВГИК җәйге киномәктәбендә катнашты. Аның кысаларында төшергән документаль фильмы III яшь һәм үзешчән режиссерлар фестивалендә махсус бүләккә ия булды. Бу кыз кечкенәдән үк кулына камера тотып үскән, шуңа да югары нәтиҗәләргә ирешә ала, дип уйлар идең дә, юк икән...

 

– Кино төшерү белән мин укырга кергәч кенә кызыксына башладым. Аңынчы режиссер булырмын, дип башыма да китерә алмый идем. Ләкин бу мохиткә кереп киткәч, миңа бик тә кызык тоелды.

 

– Фильм төшерүдә синең өчен иң катлаулысы нәрсә?

 

– Сценарийны ахырына кадәр әзерләп бетерү. Бу кызыклы да, авыр да. Сценарийны әзерләп бетереп, төшерү өчен урыннар табып, сайлап куйганнан соң, команда туплау бик авыр эш. Төшерү үзе авыр түгел. Бер тотынгач, ничек тә төшерәсең. Авырлыклар – үзенә күрә адреналин. Каршылыклар турында уйламыйсың.

 

– Синең өчен фильмны төшерү процессы кызыкмы, әллә аны тамашачыга күрсәтүме?

 

– Төшерү, әлбәттә. Бәлки бу минем үз-үземне түбән бәяләвемдер, ләкин фильмны тамашачыга күрсәтү – минем өчен зур стресс. Төшергән фильнарым еш кына үземә ошамый.

 

– Шулай да былтыр синең «Ачкыч» фильмың гран-прига лаек булды...

 

– Бу фильмны төшергәндә бик күп кызык хәлләр булды. Ул Тонино Гуэрро сюжетына нигезләнеп язылган. Мин Гуэрро иҗатын бик яратам. Гаилә турында җылы фильм төшерәсем килде. Укытучы белән киңәшеп, тикшертеп, сценарийның унлап вариантын язганмындыр. Ә ахыргысын – бер утыруда яздым да куйдым. Төшерү өчен урын табу бик авыр булды. Музейда төшердек бит. Моның өчен миңа фильмны төшерәчәк музейда Яңа елда Кар кызы булып эшләргә туры килде. Яңа ел бәйрәмнәре шулай үтте... Актерлар белән дә кыенлыклар туды. Беренче состав бөтенләй башка иде. Алар төшерү көнендә авариягә юлыктылар. Ярый, сәламәтлекләренә зыян килмәде. Ә музейны ике көнгә генә бирделәр. Шуңа күрә тиз генә яңа актерлар табарга туры килде.

 

– ВГИК киномәктәбенә ничек килеп эләктең?

 

– Минем кино белән бәйле күп вакыйгалар кинәттән килеп чыга. Әлеге кино мәктәбенә эләгү өчен ярты ел алдан заявка җибәрергә, булачак фильмыңның синопсисын әзерләргә кирәк. Катнашуым өчен мастерыбыз рәхмәт. Бик катнашырга да теләмәгән идем. Башта мине командага да алмадылар. Ахыр чиктә, Мәскәү продюсерын бирделәр, ләкин оператор җитмәде. Оператор үзебезнеке иде. Киномәктәптән соң кинорежиссер, ВГИК профессоры Владимир Фокин мине Мәскәүгә укырга чакырды. Ошаткан, күрәсең. Шулай да кайберәүләр фильмның идеясен аңлап бетермәде шикелле.

 

– Киномәктәп кысаларында төшергән документаль фильм турында да әйтеп китсәң иде.

 

– ВГИК киномәктәбе кысаларында без язучы, сценарист Денис Осокин күзлегеннән Казанны күрсәтергә теләдек. Киномәктәп программасы тыгыз. Төшерү өчен вакыт аз. Ләкин бу кеше белән аралашу миңа бик кызык тоелды. Читтән килгән кеше буларак, мин Казанны белми идем, бик яратмый да идем. Ә Денис миңа шәһәрнең җанын ачты. Шуның өчен генә дә мин аңа бик рәхмәтле.

 

– Фильмнар төшерәсең, төшергәннәре белән фестивальләрдә катнашасың, җиңүләр яулыйсың. Киләчәктә үсешеңне ничек күрәсең?

 

– Әйтә алмыйм. Кемнәрдер үз алдына конкрет максат куя да – шуңа ирешә. Ә минем күп нәрсә көтмәгәндә килеп чыга. Бу җәйдә дә башта Селигерга киносменага бардым, аннары – ВГИК киномәктәбендә катнаштым. Шул ук вакытта һәрвакыт уйлап йөрим: кирәкме бу миңа, юкмы?

 

Илшат: «Һәр проект – яңа адым»

 

КДМСУның режиссура факультеты студенты Илшат Рәхимов мәктәптә укыган чагында ук Балтач районының «йолдыз»ы иде. Бүген Илшат кинорежиссура өлкәсендә үзенә исем даулый. Яшь Татарстан кинематографы белән кызыксынучы тамашачы аның «Хуҗа», «Хөкем» кебек үзенчәлекле фильмнарын хәтерли. Соңгы арада ул үзен музыкаль клиплар өлкәсендә сыный башлады. Аның «Син кирәк» һәм «Кайда?» клиплары Интернетта бик популяр. Фильмнары, клиплары һәм тормышка карашы турында – Илшат үзе.

 

– Беренче тапкыр, кулыңа видеокамера алып, төшергәнеңне хәтерлисеңме?

 

– Сигезенче класста булды бу хәл. Әти миңа камера алып бирде. Үз вакыты өчен бик текә иде ул. Бу камера минем төп уенчыгыма әйләнде. Ләкин ул вакытта мин оператор, режиссер булырмын, дип уйламадым.

 

– Режиссер булырга теләвеңне кайчан аңладың?

 

– ТДГПУга музыка факультетына укырга кергәч. Башыма «мин бит музыка укытучысы булырга тумаганмын», – дигән уй килде. Шуннан уйлана башладым. Ике атнадан миңа КДМСУда режиссура төркеме җыюларын әйттеләр. Музфакта өч курс укыганнан соң, мин режиссура факультетына беренче курска укырга кердем.

 

–«Фильм төшерәм», дип башкарган беренче эшеңне хәтерлисеңме?

 

– Кыска метражлы фильм ул. «Бөке» дип атала. Ләкин мин аны бер кешегә дә күрсәтмәячәкмен. Укырга кергәндә фильм кирәк була, дип әйткәннәр иде. Яңа ачылган кафедра, беренче тапкыр студентлар җыялар. Мин, процесска кереп китү өчен, төшереп карарга уйладым. Фәйзрахман Камал исемле операторны чакырдым. Камил Кәримов идеясе буенча сценарий яздык. Процесс бик кызык барды. Казанда берничә көн эшләдек, авылда сыерлар, атлар, тракторлар табып, Фәйзрахман абый белән кран алып кайтып төшердек.

 

– Төшергән фильмнарың – өйрәнү этаплары гынамы, әллә тулы канлы иҗади нәтиҗәме?

 

– Мин һәрвакыт проектларны ахырына җиткерәм. Әгәр дә берәрсен калдырам икән, икенчесенә тотынып булмый. Ниндидер көч сине тоткарлый. Һәр проект – минем тормышымдагы яңа адым. Аны ясамасам, минем икенче адымым дөрес булмаска мөмкин.

 

– Синең өчен фестивальләрдә җиңүләр яулау мөһимме?

 

–Әгәр дә ниндидер олы, бу профессиядә үрләр яулаган кеше минем эшемне бүтән фильм-клиплардан нәрсәсе беләндер баерак, яхшырак, дип санаган икән, әлбәттә, бу минем өчен мөһим. Димәк, мин бу эшемне юкка эшләмәгенмен. Фестивальләрдә катнашкан фильмнарның берсе дә акча эшләү максаты белән төшерелмәде. Мин аларны кешегә әйтер сүзләрем булганга күрә төшерәм.

 

– Синең «Хуҗа», «Хөкем» кебек фильмнарың, соңгы арада төшергән клипларыңа үзенчәлекле фәлсәфилек хас...

 

– Минем дин турында карашларым суфичылыкка нигезләнә. Ә суфичылыкта белем бирү, акыл өйрәтү парчалар аша бирелә. Парча нәрсә ул? Кечкенә генә хикәя. Анда берни дә маңгайга бәреп әйтелми, кешенең үзенә уйлап бетерергә мөмкинлек кала. Мин 7 нче класстан ук парчалар укый башладым. Әтинең тәрбиясе дә шундый методка нигезләнде. Укырга кергәч тә мин ул парчаларны укуны ташламадым. «Хөкем» фильмы Петр Мордкович парчасы буенча төшерелгән. Интернетта укып утырганда, мин аны очраклы гына таптым, әсәрне укытучыга күрсәттем, идеяләремне аңлаттым. Ул хуплады.

 

– Киләчәктә үзеңне профессиональ режиссурада күрәсеңме?

 

– Күрергә телим һәм шуңа омтылам. Без хәзер шөгыльләнгән режиссура, әлбәттә, профессиональ түгел. Тезгә ноутбук куеп монтажланган фильмнар белән зур фестивальләрдә катнашып, нәтиҗәгә ирешеп булмый.

 

– Бүген нинди планнар белән яшисең?

 

– Алмаз Сәмигуллин исемле дустым бар. Аның җырларына 3 клип төшердек. Яшермичә әйтәм, бу клипларга якынча 30ар мең акча керде. Ул акчадан мин бер тиен дә алмадым. Болар барысы да төшерү өчен тотылган акчалар.

 

«Син кирәк» клибы Селигерда «Иң яхшы оператор» номинациясендә, Казандагы фестивальдә «Иң яхшы клип» номинациясендә, «Кайда?» клибы Чаллыда узган «Клюф» халыкара кинофестивалендә җиңде. Бу безгә зур этәргеч булды. Аппаратура алып, сайт ясап, актерлар базасын барлап, матур клиплар төшерәсебез килә.

 

– Кайсы режиссерлардан үрнәк аласың, кемнәрнең иҗатын яратасың?

 

– Кумир ясау, дигән әйберне белмим. Миңа зур йогынтыны «Сәләт» ясады. Анда килеп эләгү бик файдалы булды. «Сәләт» мохите сине шәхес буларак үстерә. Шул үсеш туктый күрмәсен иде.

 


Илмир ХӘБИБУЛЛИН
Сәхнә
№ 10 |
Сәхнә печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»