|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
26.02.2026 Матбугат
Татар журналистларын әзерләүгә 25 бюджет урыны бирелә, элек бөтенләй бирелмәгән еллар да булдыВузларда яңа уку елына әзерлек эшләре башланып китте. Бу көннәрдә кайсы бүлеккә күпме бюджет урыннары бирелү тәгаенләнде. Сөенечебез дә бар. КФУның Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбендә татар журналистларын әзерләү өчен 25 бюджет урыны бүлеп бирелде. Билгеле булганча, моңарчы бу саннар бик аз иде. Бөтенләй дә бюджет урыннары бирелмәгән еллар да булды. Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе деканы, милли һәм глобаль медиалар кафедрасы мөдире Васил Гарифуллин шул хакта белдерде.
Рәсимә Галиева |
Иң күп укылган
|