поиск новостей
  • 07.12-18.12 Илсөя Бәдретдинова концерты. КСК Уникс
  • 08.12 Shaman концерты. 8 декабрь 19:00. Татнефть Арена
  • 06.02 Алена Апина концерты. КРК Пирамида
Бүген кемнәр туган
  • 06 Декабрь
  • Мансур Вәлиев - хәрби
  • Раушания Фәйзуллина - актриса
  • Рәйсә Ибраһимова (1951-2012) - цирк артисты
  • Казанда бер бүлмәле квартира сатып алам. 6-6, 5 млн. Тел. 89178808466
  • Казанда бер булмэле хрущевка снимать итэм реэлтрларсыз около Московского рынка тел.79520460614 любое время
  • Яхшы торышта куллануда булган 38-40 литрлы алюминий флэгалар сатыла тел 88556328631
  • Яна газ плитасы сатыла(Актанышта гефист 60лы) бэясе килешу буенча 89393907571
  • Рус теленнән татар теленә тәрҗемә итәм. Бу өлкәдәге тәҗрибәм - 25 ел. Тел. 89033446774 (смс).
  • джили атлас. бер кулда, отл состояние. сатыла89600349053
  • Каз тушкэлэре сатыла 3-4кг,бэясе 500сум кг,потрохалар 300сум, тел 89063821373
  • 4-5кглы Казлар сатыла.Кг-750дэн.Кирэк Кеше шалтырата алла.Илтеп бирергэ Дэ була.89393453961
  • Казанда проспекта булмә сатып алам 89600325048
  • Требуется исполнительный, ответственный водитель с категорией "В" на автомобиль "Газель" для развоза хлебобулочной продукции по торговым обьектам. Высокая заработная плата от 100 000 рублей в месяц. Выплаты производятся 2 раза в месяц. Автомобиль предоставляется. Казань. График работы 6/1. Обращаться по телефону 89047631161 Альберт Зайтунович.
Архив
 
24.10.2011 Җәмгыять

Рөстәм Султеев: "Томанлы Альбион - иманлы Альбион?"

“Томанлы Альбион” - Англиянең образлы атамасы. Латинчадан "альбус" - "ак" яки "тау" мәгънәсенә килгән Кельт тамырыннан “Альбион” сүзе Британия өчен кулланыла.

"Томанлы" ачыкламасы исә Бөек Британия утрауларының түбәнлектәге өлешләрен каплап алучы мәшһүр диңгез томанына бәйле рәвештә телгә кереп калган. Күпчелек рәссамнар Лондонны томанлы итеп тасвир иткән: урамнар хәрәкәтсез, кешеләр чарасыз, бары тик сукырлар гына гадәтләнгән тормышларына дәвам итә...

 

Чит илләрдә йөреп гыйбрәт ал

 

"Ничек анда - "Томанлы альбион"да тормышлар?" дип сорыйлар миннән еш кына. "Томаннар ничек анда?"

 

Асылда "Томанлы Альбион” томанлы тугел. Гәрчә, Бөек Британиягә беренче килүемдә бу үзем өчен дә яңалык булган иде. Әлбәттә ки, томаннар булгалый. Ләкин сез уйлаганча еш түгел. Булган очракта да, төнлә яки иртә таңда гына.

 

Суз уңаеннан, яңгырлар да сез уйлаганча еш түгел. Ягъни, Англия шактый "томанлы" беленә икән әле.

 

Юк, сүзем Альбионның икълиме, табигате, матурлыгы яки чисталыгы турында түгел. Бөек Британиянең тарихы турында да язарга ниятем юк, мәктәптә тарих дәресләренә азмы-күпме күнел биргән яки ара-тирә дә булса телевизордан фильм караштырган һәркемнең бу хакта азмы-күпме мәгълүмәте бардыр. Сәясәте белән эшебез юк...

 

Кайвакытта мина, туган җирем һаман әле "мәгълүмәт блокадасында" яши сыман тоела. Һәрхәлде, күптән түгел Казанда һәм Шыгырданда кунакта булганда миндә шундый тәэсир калды. Миннән еш кына: "Англиядә Мөселманнар ничек яши дип сорадылар. "Татарстаннан күпкә мөселманрак" дидем шаярып. Бик гаҗәпләнделәр. Ләкин чыннан да шулай, Татарстан Мөселман республикасы булып саналса да, Англиядә Ислам үзенең барлыгын ныграк сиздерә.

 

Гаеп тә түгел, матбугатта Аврупадагы мөселманнар турындагы хәбәрләр бик күренми, булганы да күпчелек очракта исламофобия белән сугарылган.

 

“Чит илләрдә йөреп гыйбрәт ал” диелә халык җырында. Гыйбрәтләр алган, Англиядә еллар буе яшәгән бер Мөселман буларак, хәзер шул гыйбрәтләрне сезнең белән уртаклашуны да өстемдә бурыч итеп тойдым.

 

Бу турыда сөхбәт иткән дус-ишләрем, таныш-белешләремнең киңәшен истә тотып нәкъ менә Бөек Британиядәге мөселманнарның вәзгыяте, Мөселманнар белән гайре-мөслимнәр арасындагы мөнәсәбәтләр, бу мөнәсәбәттәге этикет, Инглизләрнең мәшһүр нәзакәте турында язарга булдым.

 

Ялгыш аңламагыз, Инглизләрне олылап үзебезнең халыкны кимсетергә, түбәнсетергә теләмим. Аврупада яхшырак димим, һәр җирнең үз "плюс һәм минус"лары, һәр төбәкнең, һәр халыкның үзенә күрә яхшы яки күңелгә бик ук хуш килеп бетмәгән яклары бар. Кая гына барсак та, әйләнә-тирәбезне күңел күзе белән карый ала белү генә кирәк.

 

Шул вакытта гына һәркемнең күрә алмаячагы нәрсәләрне күрергә мөмкин. Минемчә, өйрәнергә һәм башкалардан яхшы якларын үрнәк алырга кирәк. Кайвакытта аймылыш булабыз, кайчак исә тәкәббер булып күрмибез. Бу гафләттән котылып дөньяның төсләрен күрә алу нинди бәхет югыйсә!

 

Юкка гынамы соң Аллаһ Тәгалә Коръән Кәримендә болай дип әйткән:

 

“И кешеләр, Без сезләрне ир вә хатын итеп халык кылдык, вә сездән тармаклар вә кабиләләр кылдык бер- берегезне әҗерәтеп танымаклыгыгыз өчен, тәхкыйк сезнең Аллаһ хозурында хөрмәтлерәгегез Аллаһудан куркып гөнаһлардан сакланучырагыздыр, Аллаһ белүче вә һәр эшегездән хәбәрдар” (әл-Хуҗурат сурәсе, 13 аять).

 

Англиядә беренче көнем

 

Лондонда мәчет яки намаз кылу урыны булмаган район я квартал калмаган бугай. Аэропортта, университетларда, сату-алу мәркәзләрендә - кыскасы һер җирдә тәһарәт алып намаз кылу мөмкинчелеге бар. Британиядә 1500, Лондонда исә 445 мәчет теркәлгән. Инглизләр диндар булган вакытларда илдә бик күп чиркәүләр төзелгән. Хәзер исә диннәренә бик исләре китми. Шулай да, диннәрен тәмамән инкяр итми: "Мин Христиан, ләкин бик диндар түгелмен" дип куйганнарын еш ишетергә туры килә. Христианлыклары исә төрлесендә-төрлечә: кайберләре чиркәүгә бөтенләй йөрми, кайберләре исә бала туганда, өйләнешкәндә, җеназада гына баргалый. Шунлыктан Лондондагы христианлык күбесенчә Африкадан килгән кара тәнле күчмәннәр хисабына җан саклый. Моңа карамастан, чынбарлыкта чиркәүләр буш, якшәмбеләрдә генә ачык яки сатуга чыгарылган. Чиркәүләрне мөселманнар сатып ала башлады, чөнки намаз укырга биналар җитми. Бигрәк тә Төньяк Бөекбританиядә элеккеге чиркәүләр бүген мәчет вазыйфасын башкара. Бинаның тышкы кыяфәте элеккечә кала, ә эчке ягын үзгәртәләр.

 

Лондонда чиркәү кыяфәтендә калган мәчетләрнең берничәсен күргән бар. Мәчеткә йөрүчеләрнең саны да артканнан-арта бара. Җомгаларны әйтеп торасы да юк, вакыт намазларында да мәчетләр тулы була.

 

Кышкы көннәрнең кыскалыгы намаз вакытларын арт-артка китереп кенә тора: төшке намаз, икенде, ахшам намазы...

 

- Мәчеткә барып өлгералмабыз, - диде юлдашым, монда гына кылыйк.

 

- Кайда, метродамы?! Кешеләр ни дияр?!

 

- Мөселманның намазы калмас, Рөстәм абый. Бу - хөр ил.

 

Касыйм намазлыгын чыгарып җәйде, мине дә янына бастырды. Намазыбызны кылдык. Чынлап та, беркем берни димәде.

 

Шушы вакыйгадан соң, мәҗбүр калганда үзем генә булганда да шулай итә башладым. Сораучылар, кызыксынучылар булса - дәгъвәт өчен бер дигән форсат! Вакытың гына булсын. Букчаңда Ислами китапчыклар йөртергә генә иренмә. Инглизләр ачык фикерле, сабыр, кызыксынучан һәм тыңлый белә торган кешеләр. Ризалашмасалар үз фикерләрен әдәпле генә белдереп дус булып үз юлларына китә беләләр. Гәрчә, мәгълүм сонгы еллардагы террор вакыйгаларыннан соң бераз сак булуда да файда юк түгел...

 

“Яңа мөселманнар”

 

Англиядә беренче мәртәбә мәчеткә баруымда ук миңа башкалардан аерым бер мөгамәлә булганлыгын сиздем. Сәлам алып-биргәннән соң беренче сорау: "Исламга кайчан күчтегез?" була. Мәгәр, ак тәнле булганлыгымнан, мине Инглиз "яңа Мөселман" дип уйлыйлар икән. Мондагы мөселманнарның күпчелеге Һиндстан ярымутравыннан күчеп килгән каратулы тәнле кешеләр булганлыктан алай уйлаулары урынсыз да түгел. Ул гынамы, Инглизләрдән дә Исламга күчкәннәре шактый бар.

 

“The Times” газеты Бөек Британиядә Исламны сайлап Мөселманга әйләнгәннәргә бәйле махсус тикшеренүләргә 2 бит аерып, "Ике мәдәният арасында калу" исемен кулланды. Бөек Британиядә Faith Matters дип аталган вакыфның тикшеренүләренә күрә, Бөек Британиядә сонгы 10 елда Ислам динен сайлаучыларның саны 2 мәртәбә артып 100 меңгә җитте. Үткән ел Англиядә Исламга күчкәннәрнең саны 5 мең 200 буларак күрсәтелде. Исламга күчкән Инглизләрнең уртача яше 27,5 булып, боларның 3/2сен хатын-кызлар тәшкил итә.

 

Инглиз Мөселман хатын-кыз, әйдәүче васыфлары белән дә таныш. Мәсәлән, айлык "Emel" журналын нәшер итүче Католик асыллы Сараһ Җосеф, журналист Ивонн Ридли, Бөек Британиянең элеккеге премьер-министры Тони Блэрның балдызы Лорен Бут.

 

Лорен Бут Исламга күчкәннән соң Daily Mail газеты, "Нигә Лорен Бут кебек бик күп модерн, карьералы хатын-кызлар Исламга күчә?" исемле мәкалә бастырды (Daily Mail, 18 октябрь, 2011). Мәкаләдә шулай ук 43 яшендә, дөньякүләм танылган музыка каналы МТVнең Исламга күчкән мәшһүр спикеры Кристиана Бэкерның ачыкламасына да урын бирелде.

 

МТВнең иң әһәммиятле затларыннан берсе булган Бэкер: "Эшем кирәге рок йoлдызларыннан интервьюлар ала, дөнья тирәли сәяхәт итә һәм мода артыннан куа идем. Барыбер дә эчемдә бушлык хис иттем. Соңында хозурга кавыштым, чөнки Ислам мина яшәү мәгънәсен бирде. Көнбатышта без бик ясалма сәбәпләрдән стресска керәбез. Исламда һәркемнең максаты башка. Бөтен нәрсә Аллаһ ризасы өчен эшләнә" ди.

 

Пакистанлы мәшһүр крикетчы Имран Хан белән танышканнан соң Исламны якыннан белү форсатын тапкан Бэкер эшеннән чыкты һәм күптән түгел "МТVдән Мәккәгә" исемле китабын укучыларга җиткерде.

 

Исламга күчкән хатыннарның берсе - 32 яшендәге Камилла Лейлэнд. Йога укытучысы, тынычлык активисты һәм җурналист Лейлэнд та эше кирәге Мөселман илләрендә эшләгән вакытта Исламны тикшерү мөмкинлегенә ирешкән булган. Камилла Лейлэнд Исламда күп төрле мәгънәви хисләр яшәгәнен әйтә.

 

Исламга күчкән, элек исә исеме мәшһүр хатыннар арасында булган элеккеге DJ Линн Али хәзер 5 вакыт намазын калдырмый. Элеккеге DJ, Исламга күчкәнче йөргән бөтен люкс күңел ачу кичәләрендә һәрвакыт, тормышында нәрсәнеңдер ким булган дип уйлавын әйтә, Ислам белән шәрәфләнүен, нурлануын яза.

 

Статистик мәгълүмәтләрнең әйтүенә караганда, һәр ел 1000 тирәсендә кеше Исламга күчә икән, үткән ел бу сан 5200гә менгән!

 

Ир-атлардан "яңа мөселманнар"ның иң мәшһүре әлбәттә ки элек поп йолдызы Кэт Стивенс исеме белән танылган Йосыф Ислам. Меңнәрчә хәйраны булган бу шәхес 1977 елда бөтен шан-шөһрәтеннән баш тартып Исламга күчте һәм үзенең "Исламия" мәктәбен ачты.

 

Йосыф Исламнан сон да боксчылар Дэнни Уильямс һәм Крис Юбэнк кебек иман китергән мәшһүр ир-атлар булгалады. Хәтта тагын да кызыграгы, кайберәүләрнең чын күнелдән ышанып, кайберәүләр шик белән кабул иткән сүзгә күрә, һәрхәлдә бу сүз Лондонда меңнәрчә мөрите булган Нәкъшбәнди тарикате Шәйх Назыймның авызыннан - Принц Чарльз да Исламга күчеп Хөсәен исемен алган...

 

Үземнең дә шактый гына мөселман дус һәм танышларым бар. Элеккеге тормышларыннан туеп, рухи кыйммәтләр эзләүләре нәтиҗәсендә Исламга юлыкканнар. Шунысы да соклангыч: Исламга күчәр-күчмәс өйрәнергә, гыйлем эстәргә башлыйлар. Намаз сүрәләрен ятлау белән чикләнеп калмый, гарәпчә өйрәнер өчен гарәп илләренә дә китеп баралар. Хатын-кызларының күпчелеге Исламга күчәр-күчмәс үк яулык бәйли башлыйлар. Faith Matters вакыфының тикшерүендә Бөек Британиядә Ислам динен сайлаган хатын-кызларның барысының да диярлек яулык ябынуы, пәрәнҗәне бик кимәсәләр дә аны кию хакына хөрмәт күрсәтүләре язылды.

 

Британиягә шулай килешә...

 

Яулык дигәннән, монда яулык бәйлисезме, пәрәнҗә тагасызмы - сезгә берәү дә кырын карап үтми, "Шахидка" я "монашка" дип кычкырмый, авыз эченнән нәрсәдер мыгырданып узмый. Гомумән, яулык бәйлисезме, пәрәнҗә киясезме, милли костюм киясезме - жәмгыять сезне ничек булсагыз шулай кабул итә.

 

Бик күпләр милли костюмнан йөри һәм моннан беркем дә "комплексланмый". Беркем дә "чеблашка", "чурка" кебек кушаматлар белән кимсетелми. Гомумән алганда, Британиялеләр кешенең ничек киенүенә игътибар итмиләр.

 

Франциядә пәрәнҗә тыелганнан соң Бөек Британиянең күчмәнлек министры Дамян Грин үз иленең позициясен бу сүзләр белән ачыклады:

 

"Британия мәҗлесенең пәрәнҗәне тыю буенча тавыш бирүе теләнмәс. Минемчә, урамдагы кешегә ни киеп- кимәячеген әйтү Британиялелеккә килешмәген адым булыр иде. Без толерантлы һәм үзара хөрмәткә нигезләнгән җәмгыять" ("The Теlegraph" газетына биргән интервьюдан алынды, 17 Июль, 2010).

 

Бөек Британиянең дәүләт секретаре, Британянең иң әһәмиятле сәясәт хатыны Каролайн Спелман да бу фикерне яклап болай диде: "Бу илдә яшәүче бер хатын буларак ни киеп-кимәячәгемнең миңа өйрәтелүен теләмим. Бу илдә булуыбыз белән горурланылган нәрсәләрнең берсе - хөр һәм киенүдә ирекле булуыбыз, пәрәнҗәне тыю исә моның киресе...

 

Афганстанда булдым һәм нәкъ менә анда баруым нәтиҗәсендә бик күп хатын-кызларның пәрәнҗә кияргә теләүләрен аңладым.

 

Сез ул культураны аңларга тиешсез, үзем дә анда барып хатын-кызлар арасында беркүпме вакыт үткәргәннән соң гына бу аларның үз теләге буенча икәнлеген аңладым.

 

Алар өчен пәрәнҗә - намус, пәрәнҗә киюне алар үзләре сайлый һәм моның үз культурамнан үзгә икәнен аңлыйм, ләкин чынбарлык шул ки - бу илдә хатын-кызлар тегеләйме-болаймы башларын каплау яки иртән тышка пәрәнҗә киеп чыгумы - сайлауда ирекле, бу аларның шәхси эше.

 

Без - хөр ил, безнең өчен кешелернең ирекле булуы әһәмиятле һәм хатын-кызлар һәр иртә теләгән нәрсәне кию иреге белән үзләрен көчле хис итәрләр"("The Теlegraph" газетына биргән интервьюдан алынды, 18 Июль, 2010).

 

Министр һәм дәүләт секретаренең бу позициясе "Британиялелек" традицияләренә таянган һәм киң жәмәгатьчелектә дә бу фикер хаким.

 

"Мөхәммәт дәвере"

 

Британия Милли Статистика идарәсенең биш елда бер үткәрелә торган тикшеренү мәгълүмәтләренә караганда, 2009 елда Англиядә иң киң кулланылган малай исеме: Мөхәммәт. 2005 елда бу сан 4 мен 579 булып, “Daily Mail” газеты ул чакта ук "Мөхәммәт дәвере" башлыгын кулланган иде. 2010 елның октябре мәгълүмәтләренә күрә, "Мөхәммәт" исеме Җэк, Харри исемнәрен узып, 12 төрле варианты белән (Мохаммед, Мухаммад, Мохамед, Мухаммед, Мухаммет һ.б.) 7 мең 549 малайга кушылып беренче урынга чыкты. “Тһе Times” газеты бу хәбәргә бәйләнешле буларак: "Мөселманнар күбәйгәнлектән түгел, Мөселманнар күбрәк диндарлашканлыктан" дип язды (28 Октябрь, 2010). Минемчә, монда Мөселманнарның Исламга якынаюлары белән бергә, яңа туучыларның күплеге, шулай ук Мөселман күчмәннәрнең санындагы артыш та әһәмиятле роль уйный. 1990 елда Бөек Британиядә Мөселманнар бөтен халыкның 2 процентын тәшкил итеп 1,1 миллион булса, бүгенге көндә илдә 2,8 миллион Мөселман яши. Статистик тикшеренүләргә күрә, күчмәнлек һәм туу нәтиҗәсендә, һәр ел 2,2 процент артыш белән Бөек Британиядә яшәүче Мөселманнарның саны 20 ел эчендә икеләтә артып 5,5 миллион булачак. Ягъни, 2030 елда һәр 10 Бөек Британияленең берсе Мөселман булачак. Бу сан Кувейтта яшәүчеләрнең саныннан күбрәк дигән сүз!

 

Англия туфракларында Ислам тарихы элегрәк заманнарга барып тоташса да, мондагы мөселманнарның күпчелеге 19 гасырда бу илгә күчеп килгән кешеләр. Бүген мөселманнар Британиядә "килмешәк, ят" түгел - алар жәмгыять һәм илнең үсешенә зур өлеш кертәләр. Араларында квалификациясез эшчеләрдән Лордлар Камерасына кадәрге гаммада сәясәтчеләр һәм табипләр, журналистлар һәм укытучылар, социаль хезмәткәрләр һәм эшчеләр бар. Төрле ислами институтлар, мәктәпләр, вакыфлар, диаспора жәмгыятьләре күптән инде Британия социаль структурасының аерылгысыз бер өлешенә әйләнгән.

 

Күптән түгел бер газетта Лондонда бары тик мөселманнарга гына керү рөхсәт ителгән, гайре мөслимнәр өчен тыелган зоналар турында хәбәр күземә чалынган иде. Бу - Исламофобларның чираттагы ялганы. Мөселманнар биредә башка дин кешеләре белән аралашып, аһәң эчендә яши. Гәрчә, 9/11 хем 7/7 вакыйгаларыннан (7 июль 2005 тарихында Лондон метросынын шартлатылуы Британиядә шулай атала) соң Мөселманнар белән гайре мөслимнәр арасындагы мөнәсәбәтләргә дә чагылмый калмады. Ләкин хәзер әлхәмдүлиллаһ, бу яралар төзәлеп килә.

 

Мөселманнар гына түгел

 

Британиядә радикал милләтче оешмалар, исламофоблар юкмы дип сорар укучы. Әлбәттә, бар. Ләкин аларның саны Русиядәге белән чагыштырганда күп түгел. Тавышлары көчлерәк чыга башласа, Мөселманнар гына түгел, халыкның күпчелеге тарафыннан да кирәкле җавапларын алалар.

 

Гомумән, Мөселман булсын яки булмасын, монда кешеләр дөньяда булып-беткән вакыйгаларга күпкә игътибарлырак. Гыйракка каршы сугыш планын юкка чыгару, сонрак исә Гыйракта һәм Афганстандагы сугышларны, Фәләстыйндәге геноцидны туктату өчен демонстрацияләр моның ачык мисаллары. Бу митинг, демонстрацияләр Бөек Британиянең шәһәрләрендә генә түгел, посёлок һәм авылларында да уза. Лондондагы иң соңгы зур демонстрация Фәләстыйндәге геноцидны туктатырга чакырып булды бугай. "Фәләстыйнгә - ирек!", Азат Газа!", Сугышны туктатырга! ББСга оят!" язулы плакатлар диңгезендә кемнәр генә юк иде: коммунист-марксистлар, панклар, пәрәнҗәле, яулыклы, яулыксыз мөслимәләр, этник мөселманнар, диндар яһүди һәм христианнар, хиппилар, карты-яше... Сәясиләр дә, гади кешеләр дә чыгыш ясады. ББСнең хатасы да онытылмый ББСгә - бойкот!" сүзләре белән ул да үз өлешен алды.

 

Бойкот дигәннән, монда ул бик киң кулланылышта. Канал ошамадымы яки канал нинди дә булса гафләт иттеме -бойкоттан котыла алмас, бу исә ширкәт өчен зур микътарда акча югалту диген сүз. ББС үткән Рамазан гаетендә интернет сәхифәләрендә "Рамазан менюсы”н тәкьдим итте. Тәкъдим итүен-итте, ләкин ул ашларның арасында... "дунгыз виндалу" дип аталган бер аш та бар иде! Бу хәбәр таралып өлгерер-өлгермәс, ширкәт акча һәм дәрәҗәсен югалтмас өчен мөселманнардан гафу үтенде.

 

Фәләстыйн мәсьәләсе хәбәр булган саен Израильнең кораллануына акча күчерүче ширкәтләрнең исемнәре язылган кәгазьләр дә таратыла: McDonalds, L'Oréal, Danone, Coca-Cola, Marks&Spencer, Estée Lauder, Maybeline, KitKat, Gap…

 

Бойкот итүчеләр бары тик мөселманнар гына түгел, христиан, яһүдиләр, динлеләр-динсезләр... Безнең мантыйкка күрә, күпчелеге мөселман булган Фәләстыйнне бары тик мөселманнар гына якларга тиеш иде югыйсә...

 

Фәләстыйндә геноцид, Сомалида ачлык, Пакистанда сил фәлакәте - дөньяның кайсы җирендә булсын, мондагы кешеләр ярдәм кулы сузарга гына тора, мәчетләрдә сәдака, ярдәм акчалары җыела.

 

Мөселманнар кебек…

 

Күптән түгел Казанда, Колшәриф мәчетендә сөйләшкәндә, Рамил Юныс хәзрәт, идеаль Ислами җәмгыятьнең тугыз маддәсен санап үтте: өлкәннәрнең, ятимнәрнең, мескеннернең ихтыяҗларын карап-күзәтеп тору, вөҗдан иреге, социаль гаделлек һ.б. Шунысы гаҗәп, мөселман иле булмаган Англия бу маддәләргә шактый игътибарлы!.. Мондагы җәмгыять ришвәт чире белән дә агуланмаган әлегә.

 

Инглиз Англикан Чиркәве лидеры Кентербери архиепискобы Роуэн Уильямс 2008 елда "Бөек Британиягә шәригать кануннары китерелергә тиеш" дигән иде. Бу фикерне куәтләүчеләрнең берсе Англия һәм Уэльснын Lord Баш Хакиме Лорд Филипс булды. Филипс шәригать хөкемнәренең гаилә эче: айрылышу кебек хокук белән бәйләнешле мәсьәләләрдә, финанс анлашмаслыкларын чишүдә кулланырга мөмкин булуын белдерде.

 

Сәясәттә генә түгел, икътисадта да "Бөек Британия прагматик аңлаеш белән, Ислами принципларга күрә эшләгән икътисад сәясәтен эзли. Ягъни Ислам булса да "табыш" китерәсен уйлап, тизлек белән үсеп баручы Ислами финанс чыганакларыннан үзенә өлеш алу өчен яңа, "Шәригатъ облигацияләре" белән эшләгән "фаизсез" финанс системы булдырырга тели. Аврупаның Ислами принциплар буенча эшләгән беренче Ислам Банкына нигез салучы ил дә Бөек Британия булды.

 

Финанс министры вәкиленең сүзләренә күрә, Лондон киләчәктә Ислами финанс корылышларының мәркәзе булачак.

 

Инглизләрдә "язылмаган кануннар" бар һәм алар моңа итәгатьлеләр. Мөселман булмасалар да, милли характерларында, холык-фигыльләрендә, хәрәкәтләрендә без-Мөселманнарда булырга тиеш бик күп сыйфатлар бар дип уйлыйм.

 

Инглизләр өчен "сноб" милләт диләр. Бәлки. Ләкин шунысы хак, бу бары тик аларның нәзакәтендә генә чагыла. Кем белән генә могамәлә итмәсеннәр - кара тәнле эшчеме, яулыклы хатын-кызмы, чалмалы һинд беләнме - күзләре: "Мин тәрбияле кеше. Башкаларны түбәнсетеп карау мина килешми" дигән сымак елмаеп багар. Әйтерсең, "Мөэмин кардәшеңә елмаюың сәдака" хәдисен беләләр һәм сәвап алу өчен җан аталар...

 

Мөгамәлә дигәннән, британиялеләр үзләренең әдәплелекләре белән таң калдыралар. Баштарак мин моны самими булмаган нәзакәт, ясалмалык дип уйлый идем. "Аның каруы, безнең илдә кешеләр самимирәк! Нәрсә уйлаганнарын туп-туры йөзеңә бәреп әйтәләр!" Русиядә еш күрелгән дорфалыкны шундый фикерлер белән акларга тырыша идем. Ләкин, соңыннан бу мөгамәләнең һәрвакыт дөрес булмаганлыгына инандым. Безгә дә алар кебек ягымлылык һәм тактиклык кирәк икән. Аллаһ Хәзрәте Мусага боерды ки "Фиргавенга йомшак яхшы сүзләр сөйләгез шаять вәгазьләнер яки Аллаһ ґәзабыннан куркыр" (Таха сурәсе, 44 аять). Фиргавен исә ул заманнын иң залим кешесе иде…

 

Инглиз, теге яки бу сүз яки гамәлнең сиңа ошамавын белсә, аны тагын бер мәртәбә синең алдыңда эшләмәс. Әманәткә хыянәт итмәсләр, балаларына һичбер вакытта кул күтәрмәсләр.

 

Инглизләрнең тагын бер үзенчәлеге - "сорри" һәм "тэнк ю"га юмартлыклары. Метрода сезгә ялгышлык белән тиеп китсә дә - сорри, төчкерсә дә - сорри, телефоны шалтыраса да - сорри, үз артыңнан ишекне азрак тотып торсаң да - "тэнк ю", автобус эчендә бераз юл бирсәң дә "тэнк ю".

 

Русиядән аермалы буларак, Англиядә чиратсыз керү яки керергә тырышу бик оят санала.

 

Дөньяда бик күп илләр, җирләр гизәргә, төрле милләт кешеләре белән аралашып мәдәниятләрен өйрәнергә туры килде. Ләкин, ни кызганыч, үз милләтем кадәр таркау, бер-берсен күралмаган башка халык очратканым булмады. Бик еш кына: "Һай, бездә Инглизләрдәге ул дипломатия, ул нәзакәт, ул дикъкатлелек булса икән!" дип куям. Инглизләр, "җиде кат үлче, бер кат кис" сүзе белән хәрәкәт иткән кебек сүзләрен үлчәп кенә әйтер. Дөньяга ат күзлегеннән карамас, хак-хокук мәсьәләсендә игътибарлы, сөйләшү-язышу һәм тыңлый белү сәләтенә ия халык.

 

“Инглизләрдә бозыклык, эчкечелек, наркомания, әхлаксызлык, юкмы?” диярсез. Әлбәттә, бар. Ләкин мин аларны Мөселманнар димәдем бит, “Мөселманнар кебек” дидем!..

 

Ягъни, безнең кебек. Безнең Мөселманнар арасында андыйлар азмыни?! Яхшы яклары белән алар Мөселман кебек булсалар, начар якларыбыз белән без дә Аврупалы...

 

Ярты стакан суга карап тулы өлешен күрәсезме, юкса буш өлешенме? Ягъни, тулы өлешен куреп: "Бу стакан яртылаш тулы" дисезме яки буш өлешен күреп: "Бу стакан яртылаш буш" дисезме - дөньяга карашыгызга бәйле.

 

Кыйссадан хисса

 

Күптән түгел бер матбугат сайтында татар укучыларның язмаларына күзем төште. Ярабби... Нәрсә генә юк иде анда: яла, ялган, гайбәт, хәкарәт, көнчелек, хөсет... Җаһилия гарәпләре көнләшеп үләрлек! Ирексездән: "Аллаһым, без Мөселманнармы соң?!" дип әйтми түзә алмадым. Һәр адымына, һәр хәрәкәтенә, һәр сүзенә һәр гамәленә дикъкать итүчеләр Инглизләр түгел, 1000 елдан артык Ислам тәрбиясен, рухи азыкны гасырлар буе ныгыган шәригать кануннарыннан, әхлак принципларыннан алган Татарлар булырга тиеш иде бит югыйсә...

 

“Күчеп йөрүче бәдәви ґарәбләре әйттеләр: "Иман китердек", – дип син әйт: "Сез иман китермәдегез ләкин мөселманнардан куркып, яки мөселманнардан файдаланып көн күрү өчен тыштан гына Ислам динен кабул иттек", – дип әйтегез! Әле күңелегезгә иман әсәре кергәне юк, иман китерергә ниятегез дә юк, имансыз гына мөселман булып йөрергә теләгәнсез, мөселманнар белән гамәл кылып аларны алдарга теләгәнсез. Әгәр чынлап иман китереп ихлас күңел белән Аллаһуга вә Аның рәсүленә итагать итсәгез, әлеге мөселманнар белән бергә кылган гамәлләрегезгә һич кимчелек ирешмәс, сәвабы, әлбәттә, югалмас иде. Тәхкыйк Аллаһ ярлыкаучы вә рәхмәт итүчедер" (әл-Хуҗурат сурәсе, 13 аять).

 

Әлхәмдүлиллаһ, без дә Ислам динен кабул иттек. Ләкин иман китердекме? Ислам әдәп вә әхлагыннан насыйбыбызны алдыкмы? Әллә ни алмадык бугай. Алары - азиатщина!...

 

Без - Аврупалылар! "Модерн" булу өчен ярымшәрә калдык. Егылып китеп Аврупа, Көнбатыш тапшырулары, фильмнары карап алар кебек булыр өчен җан атабыз. "Харри Поттер" укуыбыз белән шапырынабыз. Ләкин янә ярым-йрты. Аврупаның фән казанышларын, белем-технологиясен, Британияның толерантлыгын, нәзакәтен кирәксенмибез. Алардагы хак-хокук, шәхесне хөрмәт итү һәм олылау, фикерләү хөрлеге һәм аларның дөреслек һәм тырышлыклары безне кызыксындырмый.

 

Дөя кошыннан сораганнар:

 

- Син кошмы, дөяме?

 

Канатларын ачып:

 

- Кош мин, - дигән.

 

- Кош булсан - оч!

 

Канатларын кысып:

 

- Дөя мин, - дигән.

 

Йөк ташу зәхмәтеннән дә, очудан да шулай качкан. Аучыны күргәч башын комга яшергән. Үз акылына күрә, ауланудан шулай котыласы икән. Югыйсә, зур гәүдәсе тышта калып аучыга мишень булачагы башына да килеп карамаган.

 

Христианлыктан ераклашып, Исламнан файдаланган Христианнар алга китте, Исламнан ераклашкан Мөселманнар исә артта калды. Исламның 1400 ел элек биргән хөррияткә Аврупа һәм Русия XIX-XX гасырларда гына иреште. Мәсәлән, Русиядә Крепостное Право 1861 елда юкка чыгарылды. Англиядә исә ул 1925 елга кадәр теге яки бу шәкелдә яшәп килде. Шул ук Англиядә хатын-кызлар ир-атлар белән бертигез сайлау хакларына 1928 елда гына кавышты.

 

Хәзер исә Ислами кыйммәтләр Көнбатышта шәйләнә.

 

Гәрчә, Русиядә Крепостное Право юкка чыгарылса да, аның сөреме бүгенгә кадәр килеп җиткән. Патша Русиясен, Совет чорын язып тормый гына бүгенге вәзгыятебезгә күз салыйк. Әле һаман да шәхескә нәрсә киеп нәрсә кимәскә, нәрсә укып нәрсә укымаска, кайда яшәп, нәрсә эшләргә икәнлеге тукып торыла. Моңа Крепостное Право дими ни дияргә?

 

Русиядә гомербакый соралган, соралучы ике сорау бар: "Кем гаепле?" һәм "Нишләргә?"

 

"Кем гаепле?" соравы арабызда тагын бер фетнә чыгарудан башка бер эшкә ярамас. Ул сорауны төшереп калдырып, "Нишләргә?" дип сорау кирәктер. Ләкин бу юлы да дикъкать: беркемгә бернинди вазифа йөкләү, кемнәндер, нәрсәдер таләп яки өмет итү ялгыш булыр. Нишләргә? Һәркем үз көзгесенә баксын, үзен күрсен. Һәркем үз ишек алдын себерсә - дөнья гөллек-гөлстанлык, "иманлы Альбион" булыр., "Аврупалы" яки "Мөселман" буларак яшәү өчен диюем...


Рөстәм СҮЛТИ
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе