|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
24.10.2011 Җәмгыять
Ришвәтсез тормыш буламы?Белгечләр әйтүенчә, россиялеләрнең 27 проценты ришвәт бирә. Эшмәкәрләрнең исә яртысыннан артыгы акча “төртеп” эшен җайга сала икән. “Икътисад һәм тормыш” журналының аналитика үзәге уздырган сораштырудан күренгәнчә, халыкның 39 проценты илдә ришвәт бирмичә яшәп була, әмма мондый “гадел тормыш” алып бару бик авырга туры килә дип уйлый. Россиядә ришвәт бирмичә яшәп буламы, дигән сорауга респондентларның 27,1 проценты – уңай, ә 21,7 проценты тискәре җавап биргән. Ә сез ничек уйлыйсыз? Фәндәс САФИУЛЛИН, сәясәтче, җәмәгать эшлеклесе:
– Әлбәттә, була. Мисал өчен, үземнең ришвәт биргәнем юк. Болай да хезмәт хакы алган кешегә тагын өстәмә акча бирү коррупция күренеше булып санала. Тик эшләгән яхшылыгы өчен кешегә рәхмәт йөзеннән берәр нинди бүләк тапшырсаң, анысы начар гамәл түгел инде. Аның алдан ук сөйләшеп куелган, түрә яки җитәкче тарафыннан заказ бирелгән товар булмавы гына зарур. Югыйсә ул ришвәт дип саналачак.
Зөфәр ХӘЙРЕТДИНОВ, Татарстанның халык артисты, композитор:
– Россиядә ришвәтсез яшәп була-булуын, тик ансыз зур һәм җитди эшләр башкару мөмкин түгел. Барысына да акча кирәк, чөнки андый эшләр тирәсендә бөтерелүче кешеләр күптәннән коррупция казанында “кайный”. Гади халыкның сайлау мөмкинлеге бар, шуңа күрә дә алар ришвәтсез яши ала. Әмма эшмәкәрләр һәм түрәләр аннан башка берни эшли алмый, чөнки система шундый.
Нәзыйм ГАЛӘВИЕВ, юрист:
– Россиядәге халык законнарны бик начар белә, күпчелек проблема менә шуннан килеп чыга да инде. Әгәр синең белемең булса, теләсә кайсы түрәне урынына утыртырга мөмкин. Әнә хәзер интернет аша фаш итүләр дә артып китте. Җитәкчеләр алар үз кәнәфиләре өчен бик борчыла һәм матбугатта исеме чалыну аның төп проблемасы булып тора. Шуңа күрә ришвәтчеләрнең законсыз гамәлләре турында киң җәмәгатьчелеккә белгертергә кирәк, бу очракта түрәләр нәфесләрен тыячак.
Ксения ВАРИЗОВА, экспедитор:
– Балык баштан чери, диләр бит, безнең илебезгә бу бик туры килә. Россиядә астагы катлаулардан алып, югары дәрәҗәдәге түрәләргә кадәр ришвәт ала. Монда бары тик бер генә аерма бар, ул да булса – кешегә биреләсе акча күләме. Сырхауханәләрдә табиблар ике йөз сумга белешмәгә имзасын куя, ә министрлыктагы түрә алты нульле суммага эшли. Соңгы вакытларда ил җәмәгатьчелегендә Кытайда ришвәттә тотылган җитәкчеләрне ату бернинди дә файда бирми, дигән фикерне тарата башладылар. Чынлыкта исә мондый җәза нәтиҗәләргә китерә, анда коррупция чире кими бара. Безнең түрәләр исә ришвәт сазлыгына баткан. Россиядә акча “төртмичә” яшим дисәң, үзеңә үк бик авыр булачак.
Дмитрий Богданов, автомәктәптә инструктор:
– Хәзер бөтен нәрсә акчага корылган бит. Тыныч йоклыйсың һәм тәмле ашыйсың килсә, ришвәтне сораган кешегә бирәсең инде. Югыйсә никадәр гадел булып күренергә тырышсаң да, сине беркем дә бәяләмәячәк. Россиядә элегрәк тә ришвәт дигән күренеш бар иде, тик соңгы 10 елда ул тагын да котырынып үсте. Монда түрәләрнең һәм халыкның гаебе бертигез дип уйлыйм.
|
Иң күп укылган
|