|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
21.02.2026 Әдәбият
Танылган шагыйрә вафатБашкортстан татар хатын-кызларының "Сәхибҗамал" оешмасы әгъзасы, шагыйрә Тәнзилә Фәткылбаян кызы Исәнбирдина озак авырудан соң вафат булды. Тәнзилә Фәткылбаян кызы 1947 елның 12 гыйнварында Бүздәк районының Кызылъяр авылында туган. Икътисад өлкәсендә эшли, матур гаилә кора, балалар, оныклар үстерә. Уфа районының Дмитриевка авылында яши. Үзнәшер юлы белән дөнья күргән “Көзен ачылган бөре” (2014), “Гомер кәрәзе” (2016) һ. б. шигъри җыентыклар авторы. Тәнзилә Фәткылбаян кызының якыннары, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз, сабырлык телибез! Чыганак: "Сәхибҗамал" оешмасының социаль челтәрләрдәге сәхифәсе.
Юлай Низаев |
Иң күп укылган
|