поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
22.10.2011 Җәмгыять

"Большая разница"да татарча чыгыш ясадылар

Россиянең "Беренче каналы"ннан "Большая разница" тапшыруында Рүзил Гатинның "Татарча футбол" дигән чыгышын карамаган кеше калмагандыр, мөгаен. Бу өзекне интернетта кат-кат әйләндерделәр, үз фикерләрен җиткерүчеләр бик күп булды. Ә жюри бу сөйкемле егетебезгә иң югары бәяне биргән икән.

Рүзил Гатинны "Йолдызлык" фестиваленнән үк беләм. Ул шул бәйгедә тәрбияләнгән егет. Шәп җырлый, искиткеч матур сөйли. Талантын күреп, аны ГИТИСның эстрада бүлегенә укырга җибәрделәр. Татарстан Президенты программасы нигезендә "Йолдызлык"ның лауреатларына Мәс­кәүдә уку мөмкинлеге бирелгән иде. Рүзил ГИТИСка керүчеләрнең иң беренчесе булды. Ике ел элек вузны тәмамлап, бирегә кайтты, хәзер инде Казан дәүләт консерваториясенең бишенче курсында укый.

 

– Гадәттә, Мәскәүдә укучылар башкалада калырга хыяллана. Анда хезмәт хакы күп, мөм­кинлекләр зуррак, диләр. Син исә Казанны сайлагансың, – дим.

 

– Мин Мәскәү белән араны өзмим, менә шушы көннәрдә ге­нә башкаладан кайтып төштем. Әмма мин барыбер күңелем бе­лән Казанда. Татарстан миңа якынрак, – дип җавап бирде Рүзил.

 

Рүзил Гатин иҗат кешесе булса да, спорт белән кызыксына. "Рубин", "Ак барс" өчен җан ата. Менә шулай ГИТИСта укыганда, Владикавказдагы дусты Андрей белән футбол караганда, бәхәсләшеп китәләр. "Шунда бу номер туды, әмма без аны Кабарда-Балкардан килгән Даниэль Кайгермазов белән күрсәтергә булдык, – ди ул. – Дөрес эшләдек дип уйлыйм, чөнки балкар теле татарчага бик якын. Чыгышыбыз тулаем татарча килеп чыкты, дисәң дә була".

 

"Большая разница" тапшыруына ГИТИС студентлары берничә чыгыш әзерләп бара. Күб­рәк җырлы номерларга игътибар бирәләр. Әмма футбол матчын алып баручылар чыгышы жюрины күбрәк җә­леп итә. Танылган актер Сергей Безруков актерлык осталыгына иң югары балл бир­гән. Ә менә Михаил Боярский, уен алай була алмый, ике команда да бергә-бергә уйнамый, дип үз фикерен җиткергән.

 

– Татарча чыгышыңнан соң, сине телевидениегә чакырмадылармы, югыйсә татар телендә уен алып барган комментаторларны бөтенләй ишеткән юк бит, – дим Рүзилгә.

 

– Әйбәт фикер бу, ә ни өчен әле татарча алып бармаска? Әмма мөрәҗәгать итүче генә юк, – ди ул.

 

Рүзил бүгенге татар телевидениесенә дә яңалык кертергә тели. Дуслары белән уйлап йөр­гән проектлары да бар. Әмма аларның шактыен интернетка урнаштыра, чөнки синең башыңдагы уйларың бүген берәүне дә кызыксындырмый икән шул.

 

Менә шуннан талантлы егетләребез бездә калмый, башкалага йә чит илләргә таю ягын карый, дип ризасызлык белдергән булабыз. Китә, әл­бәттә, чөнки бездә аларның кадере юк. Республика вузларында актерлар, режиссерлар әзер­ләп чыгарабыз, ГИТИСка укыр­га җибәрәбез. Ә әзер, талантлы кадрларны кая куябыз, аларга нинди эш табабыз – бу хакта уйлаучы юк.

 

Инде ничә еллар, Казанда музыкаль театр булырга тиеш, дип "аһ" орабыз. Талантлы яшьләрне туплап, үзебезнең музыкаль драмаларны куярга, яшь режиссерларга да үзләренең мөмкинлекләрен күрсәтерлек җирлек тудырырга кирәк, дип сөйләнәбез. Менә бит әзер яшьләр, алар бүген шул хыял белән янып яши, рәхәтләнеп кино төшерергә дә, юмор тапшырулары да эшләргә әзер алар.

 

Яшьләргә мәйдан булдырырлык, яңа театр кирәк, дип хатлар да язып караганнар үзе. Нәтиҗәсе генә юк. Гадәттә, театрлар җитәрлек, нәрсәгә безгә яңасы, дигән җавап ишетәсең инде. Бүген бер урында таптанып торган эстрадага да яңалык кертергә, үзгә сулыш өрергә дә әзер.

 

– Без үзгәртү ягында. Башыбызда яңа проектлар кайный. Ә кирәкме соң ул? – ди Рүзил. – Мәскәүдә бит 200дән артык театр бар. Ә Казанда бармак белән генә санарлык. Иҗат вузлары тәмамлаган талантлы егет-кызлар шулкадәр күп бит бездә. Үзләрен күрсәтерлек мәйдан булдырырга кирәк.

 

Идеяләр белән янып-көеп йөргән егетләргә үзләренең иҗат җимешләрен интернет челтәренә генә куеп, шуның белән хозурланырга гына кала. Әмма Рүзил кебек егетләр утта янмый, суда батмыйлар. Тамчы тама-тама барыбер бозны тишә ул. Шунысы бар, соң булмагае. Талантлыларны без күрмәсәк, читтәгеләр алып китәргә мөмкин. Аннан соң инде авыз ачып карап калырга гына кала.

 

 


Алсу ХӘСӘНОВА
Ватаным Татарстан
№ 204-206 | 21.10.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»