|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.10.2011 Дин
![]() Тарихи мәчет – шәһәр күрке19 октябрьдә Самара мөселманнары Алексей Толстой урамында урнашкан Тарихи мәчетнең 120 еллык юбилеен билгеләп үттеләр 1891 елда Сембер бае Тимербулат Акчурин тарафыннан төзелгән бу мәчет тиз арада Самара шәһәре татарлары арасында шөһрәт казана. 1902 елда мәчеткә имам булып килгән Мөхәммәтфатыйх Мортазин эшли башлагач, Аллаһы йорты татар тормышының үзәгенә әверелә. Биредә балалар өчен мәктәп, имамнар әзерләү өчен мәдрәсә ачыла. Мөхәммәтфатыйх Мортазин татар телендә “Икътисад” дип аталган калын журнал чыгара башлый. Анда татарларга сәүдә итү, эш башлап җибәрү өчен кирәкле мәгълүматлар белән беррәттән Рәсәй сәнәгате, авыл һәм урман хуҗалыгы, икътисад өлкәләренә кагылышлы эшлекле материаллар бастырыла һәм губерниягә генә түгел, Рәсәйнең башка төбәкләренә дә таратыла. Анда Самара татарлары тормышын яктырту өчен дә урын табыла. Мөхәррир Алексей Толстой, Габдулла Тукай, Фатыйх Әмирхан кебек кешеләр белән очраша, хатлар алыша.
Мөхәммәтфатыйх Мортазин һәм мәхәлләнең актив кешеләре Мәхмүт Баишев, Алихан Букейханов шәһәрнең сәяси тормышында да катнашалар, хәйрия эшләре белән шөгыльләнәләр. Шул ук вакытта мәчетне үзгәртеп кору, аңа манара кую эшләре белән дә йөриләр.
Кызганычка, революция бу эшләргә чик куя. Егерменче еллар ахырында Совет хөкүмәте дингә каршы көрәш башлый. Ничек кенә Советлар хөкүмәтенә ярарга тырышсалар да, руханилар мәчетне саклап кала алмыйлар. Коммунистлар аны ябалар һәм мәчет бинасын балалар бакчасына бирәләр, ә Мөхәммәтфатыйх Мортазинны, хөкем ителгән имамнар өчен хәйрия җыйганга, сөргенгә җибәрәләр. Ул аннан тиз арада кайта, ә 1937 елда аны һәм тагын кырыклап татар кешесен янә кулга алалар һәм “контрреволюцион ислам оешмасы” оештыручылар исемен тагып, атып үтерәләр...
Мәчет балалар бакчасы булып 90нчы елларга кадәр хезмәт итә. Ә инде үзгәртеп кору җилләре исә башлагач, Самара өлкә мөхтәсибәте идарәсе 30нчы елларга кадәр мөселман өммәте милке булып саналган биналарны кайтару эшен башлап җибәрә. Әмма Җәмигъ мәчетен төзү мәшәкатьләре бу эшне тоткарлый. Тик 2003 елда гына Тарихи мәчет комплексы кайтарылу турында карар чыга, ә 2005 елда биредә бишенче санлы мәхәллә барлыкка килә.
Менә шулай илебезнең шаулы чоры аша үтеп, Тарихи мәчет XXI гасырга аяк басты. Ул бүген элеккеге төсен алган: биредә яхшы ремонт ясалган, хәтта китапханә һәм музей да булдырылган. Имам Әүхәдетдин Канюкаев, Тарихи мәчет Советы рәисе Усман Илингин мәхәлләләрен ишәйтү өстендә эш алып баралар, мәдрәсә бинасын ремонтлау, мәктәп, балалар бакчасы ачу, милли-мәдәни үзәк төзү хыялы белән яшиләр.
Бәйрәмгә җыелган мөселманнарны шушы зур бәйрәм белән котларга килгән Самара өлкә хөкүмәте Аппараты җитәкчесе урынбасары Иван Скрыльник халыкка губернатор Владимир Артяковның котлау сүзләрен җиткерде. “Бүген Тарихи мәчет архитектура истәлеге буларак шәһәребезнең бер бизәге. Бу бинаны төзекләндереп, сез тарихны саклыйсыз. Мәчетнең халыкка тагын күп еллар хезмәт итүен теләп, мөселманнарны шушы зур бәйрәм белән котлыйм һәм кылган догаларыгызның кабул булуын телим”, - диелгән губернаторның котлау адресында.
Шәһәр башлыгы урынбасары Игорь Кондручев, өлкә хөкүмәтенең дини сәясәт буенча баш консультанты Дмитрий Грешнов, Ульяновск өлкәсе мөфтие Сәүбән хәзрәт Сөләйманов та, Казан мәчете имам-хатыйбы Сөләйман Зарипов, Ширван Керимов мөселман динендә булган милли автономияләрнең җитәкчеләре исеменнән халыкны һәм мөфти Вагыйз хәзрәт Яруллинны бәйрәм белән котлап, бу мәчеттә милләтара толерантлык кына түгел, ә, бәлки, дуслык мөнәсәбәтләре дә урнашуын теләделәр.
Әйе, мәчетләребез татарлар өчен генә түгел, башка милләт мөселманнары өчен дә Аллаһы йорты булып хезмәт итә хәзер. Тик шулай да, Тарихи мәчеттә дә, башка мәчетләребездә дә татар мөселманнары саны арта барса, Мөхәммәтфатыйх хәзрәт Мортазинның, аның кебек дин юлында гомерләрен фида кылган руханиларыбызның рухы тагын да шат булыр иде, дип ышанам.
Рәсемдә: (сулдан уңга), Игорь Кондручев, Иван Скрыльник, Вагыйз Яруллин, Вазыйх Мөхәммәтшин.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|