|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.10.2011 Дин
Хәләл дигәннәре – хәләлме?Гадәттә без хәләл ризык дигәндә, итне генә күз алдына китерәбез. Бактың исә, алай гына түгел икән. Кәнфит, прәннек, торт кебек без яратып ашый торган татлы ризыклар да хәләл булмаска мөмкин. Дөрес, кайберәүләр моны чиктән тыш кылану, халык башын бутау, дияр. Әмма көн саен ашаган ашамлыкларыбызның нәрсәдән ясалганын, нинди матдәләр кушылганын белеп бетерә алмыйбыз икән шул әле. Бу хакта Татарстан Республикасы Диния нәзарәте каршындагы "Хәләл" комитеты рәисе Динар Садыйков белән сөйләштек. – Моннан 15-20 еллар элек "хәләл ризык" ниндидер ят төшенчә иде. Хәзер исә татарлар, мөселманнар гына түгел, башка диндәгеләр дә хәләл ит сатып алырга тырыша. Моның сәбәбе нәрсәдә? Әллә сәламәт ашау рәвешенә күчеп барабызмы?
– Хәләл ризык җитештерүчеләргә таләпләр катгый. Дәүләтнең санитар таләпләр куюы бер хәл. Без ашамлыкларның сыйфатын, аңа чит катнашмалар кушылу-кушылмавын да контрольдә тотабыз. Җитештерүче безгә үзенең йөзләгән ашамлык төрен тәкъдим итә, ә аның нибары унысы гына "имтихан" үтәргә мөмкин. Бүген башка диндәге халыклар ни өчен хәләл ризыкка тартыла? Ул аларга чисталыгы һәм сыйфаты гарантияләнгән дигән ышаныч уята.
– Гарәп, төрек илләрендә ат ите ашамыйлар. Бездә дә: "Ат ите хәләл түгел икән, сыңар тояклы хайваннар хәләл була алмый", – дигән фикерләрне ишетергә туры килә.
– Бүген безнең халык: дуңгыз булмаса, барысы да хәләл, чөнки бу хайваннар тыелмаган", – дигән төшенчә белән яши. Ул тере килеш хәләл, әлбәттә, ә мөселман кануннары буенча суелмаган икән, ул берничек тә хәләл була алмый. Ә ат мәсьәләсенә килсәк, пәйгамбәребез заманында ат сугышта корал вазыйфасын үтәгән. Бу вакытта ат суюны тыеп торганнар. Хәрәм булганы өчен түгел. Сугышта җиңү яулау атның санына бәйле булган. Ә бүген исә сугыш чарасы буларак атка ихтыяҗ юк. Гарәпләр атны хәрәм диләр икән, бу фәкать шул илдәге галимнәр шурасы фәтвасе генә. Бу һәрбер илнең шартларыннан чыгып билгеләнә. Әйтик, без көнгерә ашамыйбыз. Кайбер илләрдә аны ашыйлар, чөнки ул тыелган түгел.
– Атаклы Әләзән (Пенза өлкәсе) авылы "хәләл" дип атап казылыклар эшләү белән күп еллар шөгыльләнә. Самара, Саратов яклары да бу шөгыле белән танылган. Чит төбәкләргә сезнең ризалык кирәкме, әллә алар үзләреннән-үзләре эшләүне кулайрак күрәме?
– Башкалардан аерылып тору өчен безнең "Хәләл" комитетының аерым билгесе бар. Әгәр тамгабыз куелган икән, димәк, бу ризыкны без тикшердек, дигән сүз. Без калганнарны да хәрәм дип әйтмибез, чөнки без аны белмибез. Әләзән, Самара өлкәсендәге оешмаларны барып күрмәгәнлектән, без аларны күреп, хәләл ризык икәнен раслый алмыйбыз. Әгәр мөселман кануннары нигезендә суелган икән, нигә ризалык бирмәскә, ди? Сертификатын күрсәтсеннәр, бездә күчерелмәсе торсын, шул җитә. Әмма әлегә кадәр аларның документларын күргән булмады.
– Бервакыт бер ханым: "Мин "Казан ит комбинаты" ясаган хәләл итне сатып алмыйм, чөнки аны бер иттарткычтан чыгаралар", – дип зарланып алган иде. Ит комбинатларында сезнең җаваплы кешеләрегез бармы?
– Җаваплы кешеләр һәрбер комбинатта бар. Бөтен казылык бергә ясала икән, дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Дөрес, комбинат бөтенләй хәләл продукция җитештерүгә генә күчсә, бу тагын да әйбәтрәк булыр иде. Анда бит әле санитария та-ләпләре дә үтәлергә тиеш. Әгәр иттарткычны юмыйча, икенче көнгә ит салсаң, әлбәттә, ул хәләл була алмый. Әйтик, Казан ит комбинатының хәләл бүлегендә аерым ит килә торган склады, үзенең иттарткычы, болгата торган казаны, колбаса тутыра торган махсус шприцы бар, монда бернинди буталу мөмкин түгел. Хәрәм белән хәләл казылык бергә ясала, диючеләр эчке кухняны аңлап бетермәскә мөмкин.
– Кемдер шикаять белдергән очракта "хәләл" сертификатын аласызмы?
– Бездә кисәтү бер тапкыр гына була. Бүген Түбән Кама ит комбинатының (ООО "Гермес" оешмасы) сертификаты тартып алынды. Аларга кисәтү ясалган иде. Җитәкчелек, безнең эшне туктатмагыз, сезнең таләпләрне үтибез, дигәч, аларга рөхсәт биргән идек. Әмма таләпләр үтәлмәде, андагы хәрәмләшүгә эксперт эштән китеп барды. Без хат язып, "хәләл" сертификатын алырга мәҗбүр булдык.
– Хәзер "хәләл" исеме астында бик күп кафелар, ашханәләр эшли башлады. Аларның кайберләренең сертификаты бар, кайсыларыныкы юк. Без хәләл ризык әзерлибез, дип сүз белән әйтүчегә ышаныргамы?
– Без кафе хуҗаларына тәкъдим ясыйбыз, аларга барып, аңлату эше белән дә шөгыльләнәбез. Шунысы кызык: татар, үзбәк милләтеннән булучылар, үзләрен мин мөселман дип санап, ризыкларын хәләл дип уйлый. Әмма итне каян алган, кем аны суйган? Ул моны белми. Сорый башлагач, базардан алдым, дип җавап бирә. Бүген базарда хәләл ит бармы соң ул? Суйганда бәлки хәләлдер дә ул, әмма базарга барып җиткәнче, күпме куллар, арадашчылар аша үтә. Хәләл белән гадәти ит буталып бетә, ә аны буталмаган дип кем әйтә ала? Бер кеше әзәрбайҗан ресторанына кергән дә: "Монда ит хәләл түгел икән, ярар алайса, балык бирегез", – дигән. Ашап карагач, бик тә майлы тоелган һәм официанттан кызыксынырга булган. Балыкка тәм бирер өчен, өстенә дуңгыз мае кыздырып салдык, дигәннәр моңа. Шулай итеп, хәләл булган балык ризыгы да хәрәмгә әйләнде. Әгәр ризык тикшерү үтмәсә, боларның берсен дә белә алмыйбыз. Безгә интернет аша һәрвакыт шикаятьләр килеп тора. Әйтик, бөтен яшелчә, җиләк-җимешне дә хәләл дип әйтеп булмый. ГМО хәрәмнәрдән санала. Кибеттә сатылган ризык табигыймы, әллә ГМО рәвешендә үстерелгәнме? Димәк, кибетләрне дә тикшерергә кирәк булачак.
– Хәләл төшенчәсен, гәдәттә, иткә карата гына кулланабыз. Әле кондитер әйберләре дә хәләл булмаска мөмкин. Без салатларга куша торган майонез да хәләл түгел икән бит.
– Хәтта су, йомырканы да хәләл тамгасы белән чыгаручы оешмалар бар. Үзебезнең тәҗрибәләргә таянып, шуны әйтә алам: катнаш булган һәрбер ризык та хәләл раслану үтәргә тиеш. Башка илләрдә бу тиеш түгелдер, ләкин Россиядә катгый рәвештә тикшерелүе зарур. Дуңгыз итен турыдан-туры ашамыйбыз икән, безнең организмга аның мае катнашма рәвешендә керергә мөмкиннәр. Алыйк чипсыны. Аның составында бәрәңге һәм майдан башка нәрсә булырга мөмкин, дип уйлыйбыз инде. Ароматизатор, консервантлар була. Хәрәм булырлык бернинди кушылмалар да юк кебек. Бактың исә ароматизаторны, бәрәңгенең нинди майда кыздырылуын тикшерә башласаң, чипсының хәләл түгеллегенә инанасың. Көнбагыш маенда гына түгел, ә яхшырак кызсын өчен, аңа берникадәр дуңгыз мае кушып җибәрәләр икән. Яшел суган һәм каймаклы чипсының составын тикшерергә туры килде. Эчендә дуңгыз мае бар. Халык аны белеп бетерми. Әйтик, маргарин. Ул үсемлек мае кушып ясала, шулай ук хайван маен да катнаштырырга мөмкиннәр. Моны йөз процент хәләл дип әйтә алмыйбыз. Майонезга да хайван мае кушыла. Аннан майонезга кушыла торган күкәйне генә алыйк. Гадәттә, табигый түгел, ә корытылган, модификацияләнгән йомырка кушыла. Ә ул ике төрле ысул белән эшләнә. Берсе бактерия белән, ә икенчесе дуңгызның ашказаны асты бизе белән ясала. Ә бит йомырканың шундый ысул белән ясалганын берәү дә язмый.
– Кондитер әйберләре белән катлаулырак була түгелме? Чөнки анда кушылмалар тагын да күбрәк ләбаса.
– Кондитер әйберләре, гадәттә, оннан, майдан ясала, эчендә төрле кайнатмалар була. Бүген кем чип-чиста кайнатма ясый икән, шул миңа килеп әйтсен әле! Кайнатмага аракы, шәраб кушалар. Ә ризыкның составын карасаң, кайнатма (начинка) дип язылган. Мәсәлән, аракы кушмасаң, тортның сыйфаты булмый, бик тә коры була. Аның составында аракы юк, дип язылса да, ул бар. Ә хәләл торт ясаганда, юеш булсын өчен, төрле ысуллар кулланалар. Әгәр составында шөбһәле кушылмалар күрәбез икән, без аны тикшерәбез.
– "Хәләл косметика" дигән төшенчә барлыкка килде. Әйтик, чәшке маеннан ясалган кремнар хәләл түгел, дигән бер хәзрәт зур оешма хуҗасына. Ә гарәп илләрендәгеләр моны инкарь иткән.
– Исерткеч әйберләр безгә тыелган. Әмма сәламәтлек өчен аны кулланалар. Хәтта хатын-кыз өчен ир-ат табиб та хәләл булып тора. Нигә? Чөнки бу аның терелүе өчен кирәк. Косметикага килгәндә исә, сиңа чәшке мае мәҗбүриме, аны кулланмасаң, үләсеңме – бу вәзгыятькә менә шуннан чыгып бәя бирергә кирәк. Без бу хайванны ашый алмыйбыз, чөнки ул мөселманнарга тыелган. Ә тәнгә сөрткәндә ул, бәлки, ярый торгандыр. Әмма минем чит илләрдә хайван маеннан ясалган кремнар күргәнем юк. Йә табигый, йә синтетик кушылмалардан ясала. Шуңа күрә чит илләрдә кремнар хәрәм була, дигән төшенчә бөтенләй юк. Әйтик, чәшке маеннан ясалган кремнарны хәләл дип әйтсәк, шуңа таянып, башка хайван маеннан ясалганнарын да хәрәм димәячәкләр. Димәк, дуңгыз маен да сөртергә ярый, дигән фикер чыгарга мөмкин. Пәйгамбәребез, хәләл дә, хәрәм дә билгеле, ди. Алар катгый рәвештә билгеләнгән. Араларында шөбһәле әйберләр дә бар. Бүген шөбһәлеләр бигрәк тә күп. Әгәр син, бүген, иртәгә монысы ярый, дип шөбһәләнгән әйберләрне кулланасың икән, син хәрәмгә якынаясың дигән сүз. Шуңа күрә пәйгамбәребез шөбһәле әйберләрдән читләшергә куша.
|
Иң күп укылган
|