|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.10.2011 Авыл
Җир сатам, кем ала?Колхоз, совхозлар таркалгач, һәрберебезгә биш гектар җиргә ия булуыбыз турында таныклыклар тапшырдылар. Бу таныклыкларны өләшүне һәр хуҗалык үзенчә хәл итте. Кайдадыр яшел төстәге җирбиләүче таныклыгын халыкка күрсәтеп кенә алдылар, кайдадыр кулларга тапшырдылар. Берзаман авылларда аларны сатып алучылар пәйда булды. Бигрәк тә зур шәһәр тирәләрендә урнашкан авылларның җирләрен күпләп сатып ала башладылар. Акчасызлыктан, эшсезлектән интеккән авыл халкы баштагы мәлләрдә ундүрт-унбиш меңгә биргән булса, хәзерге көндә күбрәккә җибәрә биш гектар җирне. Күктән төшкән бу акчаларга кемдер Колхоз базарына барып баштанаяк бөтен гаиләсе белән киенеп кайтты, кемдер төзелешкә тотты, кемдер машинасын яңартты, җиһаз алды... Хәзерге көндә күзеңне кызыктырырлык мал белән дөнья тулган бит, акчаң гына булсын. Ә теге яшел кәгазь белән бер ялгызың гына бернәрсә дә эшли алмыйсың, сатуың хәерлерәктер дә әле. Булдыра алган кеше алсын, эшкәртсен җирне. Колхозлар таркалгач каушап төшкән авыл халкы тормышын җайга салды инде хәзер. Утыз сутый бакчаң булса, каз-үрдәген асрасаң, яшәргә була, саулык кирәк. Былтыргы корылыкта бер тюк печәнне ике меңнән булса да сатып алып, сыерын бетермәде тырыш кешеләр. Монысы мәсьәләнең бер ягы. Дөрестән дә, кулдагы чыпчык һавадагы торнадан кадерлерәк. Җирне саттык, акча кулда. Тик йөрәкне ниндидер шомлы билгесезлек тырнап тора. Кем кулларына күчә ул җирләр? Бар яңалыкны начарга юрыйсы да килми, ләкин иртәге өчен ишәк кайгырсын, дип яшәргә күнекмәгән авыл кешесе бер дә сыкраусыз гына сатмады җирләрен. Җир-ана дип тик торганнан гына әйтмиләр.
Җирсез кеше анасыз кеше, ятим кеше була, димәк. Ә ятимлек яшәешебезнең бик үк әйбәт ягы түгел бит, һәрберебезгә дә аңлашыла. Ярый ла җирне алучы абзыйлар җир җанлы, кешелекле хуҗалар булып чыкса. Кайбер җирләрдә аларның кем икәнен дә белми халык.
Безнең гаиләнең җир пайлары крестьян хуҗалыгында. Уңышлы гына көн күреп ятканда, былтыргы корылык эшләрне, әлбәттә, яхшы гына артка җибәрде. Аңа кадәр ел саен һәр пайга өч центнер икмәк, бер тонна печән, бер тонна салам ала идек. Авыл кешесенә терлек асрар өчен менә дигән ярдәм инде бу. Боларның барысын да акчага әйләндерсәң, хәзерге бәя белән без елына якынча ун мең сум акча алганбыз булып чыга. Бәяләр артуны да исәпләсәң, крестьян хуҗалыгыбыз да таркалмаса, киләсе ун елга, ким дигәндә дә, йөз илле мең сум акча бирер иде безгә биш гектар җиребез. Ә сатып җибәрсәк? «Агай, ник ишегалдыңдагы карыңны көрәмисең?» – дип сорагач, «Көрәр идең дә бит аны, тагын ява бит ул», – дип җавап кайтарган ди бер ялкау. Мин дә: «Ә сатып җибәрсәк?» – дигән соравыма үзем үк: «Сатмас идең дә бит аны...» – дип җавапның ахырын тәмамларга сүзләр эзлим, таба алмыйм.
Гөлфия СОЛТАНОВА, Лаеш, Имәнкискә |
Иң күп укылган
|