поиск новостей
Көн мәзәге
  • – Бөтен нәрсә артты инде быел.
    – Алай димә, хезмәт хакы артмады.
Бүген кемнәр туган
  • 09 Октябрь
  • • Миләүшә Шәйхетдинова - актриса
  • • Илдус Якупов - композитор
  • • Празат Исәнбәт (1927-2001) - режиссер
  • • Әнвәр Шәрипов - әдәбият тарихы галиме
  • Казан шэхэре , Авиатозелеш районында , Тэцевский урамындагы яна комплекста, бер булмэле фатирга тэртипле гаилэ эзлибез. Шалтыратыгыз 89297292910 Римма
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
Архив
 
13.09.2008 Интернет

«ЯКТАШЫҢНЫ ТАП»ТА ЯКТАШЫМНЫ ТАПТЫМ

Алдан ук кисәтәм – Җимеш Matbugat.ru сайтына гашыйк булган дип уйлый күрмәгез, сайтка карата ачу кабарган, аны укып кычкырып көлгән, админны һәм сайтта утыручыларны күрә алмаганга эч пошкан, барысын да күреп кочаклыйсы килгән чакларым була. Моның диагноз икәнен дә беләм. “Якташыңны тап” сәхифәсе ачылу белән беренче уем - “Тагын ниләр майтарган инде бу админ!” булды, бу идея миңа кызыксыз һәм кирәкмәс кебек тоелды.

 

Шулай да “Якташыңны тап” сәхифәсенә кызык өчен генә тузга язмаган сүзләр элдем дә сарманлылардан сәлам көтә башладым. Озак көтәргә туры килде, аптырагач, башка төбәкләрдәге хәлләр белән кызыксына башладым, арчалыларның активлыгын күреп, “ник мин Арчада туып, Арчада үсмәдем икән” дип көнләшә башлаган гына идем, Сылукай никлы берәү итәгатьле итеп миңа җавап бирде: “Мин бар Сарманнан. Башта танышыйк булмаса. Сез кем буласыз? Сарманның үзеннәнме?” Шулай итеп мин Айсылу белән таныштым. Хатлар алыша башладык, баксаң, беребез Сарманда, беребез Җәлилдә үссәк тә кечкенәдән үк бер үк авылга – Иске Кәшергә кайтып йөрибез икән, чөнки әтиләребез шушы авылдан, димәк без авылдашлар булып чыгабыз! Шуннан китте шаккату, тел шартлату, уртак танышларны ачыклау, Сарманны мактау, Matbugat.ru сайтына рәхмәтләр уку! Сарман - ерак район, аннан килеп Казанда төпләнүчеләр әллә ни күп түгел, шуңа Казанда якташыңны табу туганыңны табуга тиң!

 

Сарманлылар күп сөйләшә торган халык түгел, сүзне кистереп әйтәләр, эшкә тәвәккәлләр. Без дә озакка сузмадык, очрашырга булдык. Айсылу белән беренче күрешүебез Бөтендөнья татар яшьләре форумына багышланган бер чарада булды. Әле ул көнне Matbugat.ruның тагын бер “хастасы” Фәнис Зыялы белән дә күрештек, ул да уртак танышыбыз булып чыкты.

 

Айсылу журналист түгел, төрек теленнән тәрҗемәче булып эшли, Matbugat.ru сайтына очраклы рәвештә килеп әләккән һәм “баткан”. Айсылу сәнгатькә, җырга гашыйк, артистлар турындагы язмаларны йотлыгып укый икән. Бер генә сере бар – үзенең нинди ник белән язганын беркемгә дә әйтми. Елмаеп тик тора. Елмаюы искиткеч, үзе чибәр, акыллы - Сарман гүзәле!

 

Айсылу белән әледән-әле күрешеп торабыз, концертларда, кичәләрдә очрашабыз. Интернет аша танышуларга кемдер шикләнеп карыйдыр, минем беркайчан шикләнгәнем булмады - таныша торам, күрешә торам, гел яхшы кешеләр генә очрый, Аллага шокер. “Якташыңны тап” сәхифәсен хәзер бик яратам, Сарман бүлегенә кереп чыксам да Сарманга кайтып килгән кебек булам.

 

Фотода: Айсылу, Фәнис һәм Алсу.

Алсу ИСМӘГЫЙЛЕВА
Матбугат.ру
№ --- | 13.09.2008
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы