поиск новостей
Көн мәзәге
  • Инструктор:
    – Беренче кагыйдә: урманда югалмас өчен үзегез белән кечкенә кыңгыраулар алыгыз. Икенче кагыйдә: аю тизәге күрсәгез, ул җирдән ераккарак китегез.
    – Абый, ә аның аюныкы икәнен ничек аңларга соң?
    – Аның янында кечкенә кыңгыраулар булыр.

     

Бүген кемнәр туган
  • 15 Май
  • Фәрит Йосыпов - галим
  • Гөлнара Исмаева - җырчы
  • Радик Фәизов (1931-2011) - язучы
  • Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская (1892-1974) - актриса
  • Мәгъсүм Хуҗин (1930-2008) - язучы
  • 14.05.2026. Люстра сатыла, 6 плафонлы, бик матур (3 плафон аска карый, 3 плафоны өскэ карый) Бәясе 1 мең. Казан шәһәре. 89033133608
  • 14.05.2025 Нержавейка мойка сатыла. Кулланышта булган. Яхшы хәлдә. Эчке диаметры 43 см., тышкы диаметры 53 см., тирәнлеге 17 см. Бәясе 3.500. Казан шәһәре. 89033133608
  • Июнь аеннан Казан шәһәре, Бондаренко ур., 28 адресы буенча 2 бүлмәле фатирда бер бүлмә сдаваться ителэ. Район тыныч, янәшәдә мәктәп, кибетләр һәм көндәлек тормыш өчен кирәкле барлык уңайлыклар бар. Транспорт йөреше бик уңайлы: автобус тукталышлары якында, метрога җәяү 5 минут кына. Фатирда уртача ремонт, яшәр өчен кирәкле җиһазлар бар. Сораулар булса, языгыз. 89047632862
  • Сдам 2 ком. Квартиру в зеленадольск, со всеми удобствами ,на долгий срок 89600325048
  • Казан шәһәре Хәйдәр Бигичев урамында бөтен уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир озак вакытка ялгыз ир йә ялгыз хатын - кызга бирелә. Студент кыз йә студент егет булса да хуплана. 89196257607 Гүзәл. Шалтыратыгыз.
  • Зеленадольскида 2 комнаталы фатир орендага бирелэ ,ботен унайлыкларыда бар ,олкэн яшьтэгелэрдэ ярый ,89600325048
  • Энемә приора 2 машинасы эзлибез. Яхшы хәлдә булуы мөһим. 89393194865
  • Казан шэхэрендэ 2015 елгы, яхшы хэлдэге Шкода рапид машинасы сатам килегез карагыз,шалтыратыгыз Бэясен килешербез тел 89957664503
  • Казан шәһәре, Яна Савин районы, Ибрагимов урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, 2 бүлмәле фатир арендага бирелә. Шалтыратыгыз: 89376001290
  • Казаннан ерак булмаган жирдэн ой сатып алам,яки жир булса бигрэктэ эибэт ,минем телефон 89600325048
Архив
 
12.02.2026 Әдәбият

Җитми калды күңелемә синең җылың (хикәянең икенче өлеше)

Тормышта күп авырлыкларга дучар ителгән Язгөл язмышның бу сынавын да кабул итте.

Башлы-күзле итәсе ике кызы, үзенең күңел тынычлыгы хакына сынарга, сыгылырга һич ярамый иде аңа. Тик, күңел дигәннәренең үз халәте шул. Әллә үзенең катлаулы язмышлы булуына кимсенеп, әллә гарьләнеп, әллә язмышка үпкәләп, айлар буе ачы күз яшьләрен түкте ул. Елый-елый Чулман дулкыннарына серләрен сөйләгәндә үзенә сәерсенеп карап узучыларда да гаме булмады аның. Чулман дулкыннары таш ярларга килеп бәрелеп, тамчылары Язгөлнең чәчләренә, битләренә чәчрәгәч кенә сискәнеп китеп, авыр уйларыннан арынып, тормышка  кире кайта иде ул. Бүгенге тормышына кайтасы килмәгән чаклары да күп булды аның. Болын кадәр өйдә, салкын урын-җирдә ул берүзе. Әхмәте булган тормышын уйлап яшәве рәхәт иде аңа. Куллар-кулда, күзләр-күздә, уй-планнар уртак, балалар үскән – гомернең иң тәмле чоры! Һәм ул гел шулай булырга тиеш иде кебек. Яшьлегендә кавыша алмыйча, инде гомер уртасына җиткәч, үткәндә калган хисләрне яңартып, беренче мәхәббәте хакына барысыннан баш тарткан Әхмәте әнә ничек бәхетле бүген! Аның үзенә дә җитми калган җылыны башкалар белән бүлешүен кабул итүе җиңелләрдән бирелмәде Язгөлгә.

Күпме генә сызланса да, тормыш мәшәкате басарак төште Язгөлне. Ир канаты астында яшәгән хатынны аркасына капчык асарга да, кулга балта-чүкеч тотарга да, кызларына әти дә, әни дә булырга өйрәтте тормыш. Түзеп булмаслык авыр вакытларда, күңел халәтен матур сүзләр белән бизәкләп, кәгазь битләренә шигъри сәйлән итеп тезеп юанды.

Үткәннәргә бүген нокта куйдым,
Яңа сулыш алып күкрәккә.
...Тик, уелып калды яралары
Ярсып типкән, сабыр йөрәктә.
***
“Язгөл, трубкаңны ал әле зинһар. Сөйләшәсем килә”.

Вконтакте битенә Әхмәттән килеп төшкән хәбәрдән әллә нишләп китте Язгөл. “Нәрсә эшләвең бу синең, нинди уен бу?”. Гаҗәпләнүдән Язгөлнең үз-үзенә биргән соравы иде бу. Бер мизгелдә Язгөлнең тормышыннан юкка чыгып, сөйләшүләрдән, очрашулардан качып яшәгән Әхмәтнең сигез айдан соң, берни булмагандай, хәбәр салуы Язгөл өчен көтелмәгән хәл булды. Уйланып, яза, боза торгач, кыска гына җавап юллыйсы булды.

“Судта сөйләшербез, яме”. 
Әхмәт, аерылышуга гариза биреп, мал-мөлкәтне бүлешү хакында сүз кузгаткач, бөтенләй дә өмете өзелгән Язгөлнең, чыннан да, аралашырга бер теләге дә юк иде. “Үткәннәр үткәндә калсын. Тынычланган күңелне нигә дип алгысытып йөрергә?!” Язгөлнең хәбәренә каршы шактый җавап хаты юллады әле Әхмәт. Язгөлгә алар һич тә кызык түгел иде. Ул аларны укып та тормыйча, бер-бер артлы бетереп барды. Шул мизгелдә күңеленең бер читен, “Эх, укыйсы калган”, - дигән  уй да ымсындырып алгандай булды. Әхмәт тә бирешергә уйламый иде бугай. Язгөлнең уйларын укыгандай, янә шалтырата башлады. Алыргамы трубканы, юкмы дип уйлана торгач, тәвәккәләде Язгөл. Озак вакыт бер хәбәр салмыйча яшәгән Әхмәтнең әлеге гамәленең асылына төшенәсе килде аның. Сәламләшеп, хәл белешүне кыска тоткан Әхмәт, бер генә сорау бирде: 

- Яратасыңмы син мине?

Ирнең әлеге соравыннан сискәнеп китте Язгөл. Мондый сорауны соңгы тапкыр тәкъдим ясар алдыннан биргән иде Әхмәт. Нәрсә дип җавап бирсә дә, үзен дә, Әхмәтен дә алдар кебек тоелды Язгөлгә.
- Бу соравыңа җавап бирмәсәм ярыймы?

 Шулай итеп, Әхмәтнең соравын җавапсыз калдырды ул. Хәер, бу сорауга җавапны үзе дә белми иде бугай Язгөл. Аерылышып, берничә ай үткәннән соң бирелгән сорау булса да, бәлки, уңай җавап биргән булыр иде. Ә бүген... Барысын да төптән уйлап, тормышына нәтиҗә ясап, Әхмәтнең гамәлләреннән соң бер фикергә килгән Язгөлнең әлеге сорауга тәгаен генә җавабы юк иде. Бер әңгәмә куерта башлагач, кинәт кенә трубканы ташлауны да булдыра алмады Язгөл.  

- Үзеңнең хәлләрең ничек соң? Тормышыңнан канәгатьме? – дип кызыксынасы итте. 

Әлеге җөмләдә гади бер кызыксыну гына түгел, ирония, үпкә кебек хисләрнең дә барлыгын Әхмәт тә тоемлап алды булса кирәк. Язгөлнең әлеге сораулары да Әхмәтнең: “Бу сорауга мин дә җавап бирмәсәм ярыймы?” – дигән җөмләсе артына күмелеп, җавапсыз калды.    

Әлеге сөйләшүнең буш бер әңгәмә икәнлегенә тәмам инанып, Әхмәтне кара исемлеккә үк кертеп куйды Язгөл.

Бер киселгән икмәкнең кире ябышмаганлыгын аңлап, киләчәккә планнар корып, авыр булса да, Әхмәтсез тормышына ияләшә башлаган иде Язгөл. Яңгырлы көзләрдә күкшеп, салкын кышкы айларда туңып өшегән күңелнең яз кояшына буйсынып, җылына башлаган көннәрнең берсендә килде Язгөлгә әлеге куркыныч хәбәр.

“Әхмәт үлде. Иртәгә җирлибез”. 

Әлеге хәбәрдән күз аллары караңгыланып китте Язгөлнең. Әхмәтенең мәхәббәт маҗаралары болай тиз һәм аянычлы тәмамланырга тиеш түгел иде кебек. Хыянәтне кичерә алмаса да, күңеленең бер чите белән тормышының әлеге сынавы белән дә килешкән кебек иде үзе. Хатасын аңлап, гомер иткән матур матур еллар хакына кире әйләнеп кайтыр, дигән якты өметләр белән канатланып, очып йөргән көннәре дә булмады түгел Язгөлнең.

Ә бүген нибары дүрт сүздән генә торган әлеге хәбәр өметләрне инде башка ялганмаслык итеп өзеп, Язгөлнең күңеленә авыр бер таш булып кереп урнашты, тамак төбенә төер булып утырды. Чулман дулкыннары як-ягына чәчрәткән тамчыларга кушылып еламыйча, әлеге төеннең эреп, юкка чыкмаячагын да белә үзе юкса. Тик, таш булып урнашкан шул төер күз яшьләрен иреккә чыгарырга комачаулый иде. 

Иңнәреннән кочып, чәчләреннән сыйпаган салкынча җилдән дер селкенеп куйган Язгөл, вакытка күз салыйм, дип, телефонын кулларына алды. “Әй, юләр Язгөл, социаль челтәргә куелган бергә төшкән фотоларны, язышкан хәбәрләрне бетереп ташлап, Әхмәтеңне шулай тиз онытырмын, 25 ел гомерне хәтереңнән сызып ташлармын, дип уйладыңмы? Кулларыңда аның соңгы бүләге түгелме соң?” Язгөл, яшьтән дымлана башлаган күзләрен бер күктә йөзгән болытларга, бер як-ягына карап, кулындагы телефонын сыпырып куйды. Бармаклар үзеннән-үзе Әхмәте белән соңгы аралашкан көнне эзләде. Нигә дип үткәннәрдә казынганын үзе дә аңламады ул. Әхмәтенең соңгы җибәргән хәбәрләрен бетереп, кара исемлеккә үк кертеп куючы Язгөл үзе түгел идеме соң? Чү, тукта! Әхмәтенең истәлеге итеп бер смс-хәбәр калган бит! Нибары бер җөмләдән торган хәбәрне уку белән иреннәре дерелдәүгә түзә алмыйча, кычкырып елап җибәргәнен үзе дә сизми калды Язгөл.

“Күңелемә синең җылың җитми”, - дигән кыска гына хәбәрдә Әхмәтнең үкенү хисе, үткәннәрне кайтарасы килү теләге, ярату – барысы да чагылып киткән кебек тоелды Язгөлгә. Ни әйтергә теләде икән Әхмәт әлеге хәбәре белән. Үзенчә гафу үтенүе булды микән, әллә?.. Әлеге сораулар Язгөлнең күңелен йомшартып, күз яшьләре булып түгелде. Әхмәтеннән килгән соңгы хәбәрне кат-кат укып, телефонын күкрәгенә кыса-кыса, озак елады ул. Елый-елый Әхмәте белән җитәкләшеп узган сукмакларны урады. Күңеленнән, тырыша-тырыша, матур хатирәләрне барлады, соңгы тапкыр телефоннан аралашкан көнне хәтерендә кат-кат яңартты.

Өйгә кайтыр юлга кузгалгач, машинасында радио кабызып җибәрде Язгөл. Ә радио дулкыннарында аның күңел халәтен көчәйтеп, җыр яңгырый иде:

Җитми калды күңелемә синең җылың,
Тоймый калдым сулышыңның кайнар тынын.
Китеп бардың, ә сурәтең күзләремдә,
Мохтаҗ идем синең татлы сүзләреңә.

 -Эх, Әхмәт, Язгөлеңнең бәхетле көннәрен урлап, урланган бәхет белән бәхетле булып булмаганын белмәдеңмени соң син? Ә мин сине гомергә тугры ярым булырсың дигән идем, ә син минем күңелдә моңлы бер җырым булып калырсың, ахрысы…

Гүзәл Хәбибуллина

 Фото: Татар-информ


---
Шәһри Казан
№ --- | 12.02.2026
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы