поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.10.2011 Милләт

Милләт язмышы – уртак мәсьәлә

30 сентябрь - 1 октябрь көннәрендә Казанда татар галимнәренең II Бөтендөнья форумы булып үтте. Чара Татарстан Фәннәр академиясе оешуына 20 ел тулуга багышланып, аны Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты оештырган.

Максаты төрле өлкәдә хезмәт иткән һәм уртак этник тамырдан булган галимнәрнең үзара мәгълүматлар алмашуы булган әлеге чара беренче тапкыр моннан 4 ел элек үткән иде. Аның эшендә 500ләп Россия һәм чит ил галимнәре катнашты.

 

Быел җыенга 250гә якын кунак килгән. Алар арасында дөньяның 15 илендә эшләүче галимнәр, югары уку йортлары һәм фәнни тикшеренү институтлары җитәкчеләре һәм, элеккегедән аермалы буларак, һәркайсы фән докторы дәрәҗәсендә булган.

 

Әлеге чарада безнең төбәктән Идел буе дәүләт социаль-гуманитар академиясенең икътисад фәннәре кафедрасы профессоры Ильяс Гомәр улы Шәкүров, Самара дәүләт икътисад университетының тарих фәннәре докторы Наилә Фәрит кызы Таһирова катнашкан.

 

Делегатларыбыздан алган мәгълүматлар буенча, татар галимнәренең II Бөтендөнья форумын ачу тантанасында дистәләгән рәсми вәкил атаклы шәхесләрне сәламләгән. Шулай ук республика җитәкчелеге исеменнән Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә тәбрикләп, татар галимнәрен Татарстан белән даими хезмәттәшлектә булырга чакырган, 2012 елда Казанда узачак V Татар конгрессы корылтаенда катнашуларына ышаныч белдергән.

 

Пленар утырышта зур галимнәр фәнни-популяр докладлар белән чыгыш ясаганнар. Алар тарих, грамматика, химия, астрофизика һәм башка өлкәләрдә эшләгәнгә, чыгышларның темалары да бик киң булган.

 

Чарада фән һәм мәгариф системаларының перспективаларын тикшерү, татар галимнәренең казанышлары буенча фикер алышу белән бергә телебезне, мәдәниятебезне һәм милли үзаңыбызны саклап калу һәм үстерү механизмнарын эшләп чыгаруга да тиешле игътибар бирелгән, татар халкының көн кадагындагы проблемалары да күз уңында булган.

 

- Мине әлеге форумдагы бердәмлек хисе рухландырды. Гаҗәеп нәрсә бит инде: төрле илләрдә яшәп, зур үрләр казанган татар галимнәре рухи мәркәзебезгә җыелып, уртак проблемаларны чишү юлларын эзләделәр, милләт язмышы, тел, мәдәният, фән үсеше мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Араларында бернинди киртәләр дә булмады, һәм сөйләшүләр нәтиҗәле үтте, дияр идем.

 

Үзләренең тикшеренүләре һәм ачышлары аша бөтен дөньяга танылган, тирән эз калдырган мәшһүр татар фән эшлеклеләре булуына горурлык хисе дә кичердем. Аларның фәнни хезмәтләре татар халкының күп гасырлардан килгән милли мәгърифәт традицияләрен дәвам итә, әлбәттә.

 

Бик кызыклы шәхесләр белән танышуыма да шатмын. Аеруча Ватан алдындагы хәрби бурычын намус белән үтәгән, Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр узган, XX гасырның хәрби бәрелешләрендә катнашкан, илнең оборона сәләтен ныгыту, хәрби хезмәтнең абруен күтәрү өчен тырышкан фән эшлеклесе Мәхмүт Гәрәевны телгә аласым килә. Мин аны татарларның мәшһүр улы, дип атар идем.

 

Форумнан тыш та кызыклы аралашулар булды. Чил илләрдә, мәсәлән, Германиядә, Финляндиядә татар җәмәгатьчелеге булуы, анда да милли бәйрәмнәр уздырылуы турында кызыксынып тыңладым.

 

Татар галимнәренең II Бөтендөнья форумында хатын-кызлар күпкә аз иде. Шуңа да карамастан, гүзәл затларның күңелен күреп, икенче көнне алар өчен "Ак калфак" татар хатын-кызлары ассоцияциясе һәм "Сөембикә" журналы коллективы белән очрашу уздырдылар. Чәй табыны тирәли татар хатын-кызлары үзләрен борчыган проблемалар хакында да фикер алышты, - дип сөйләде форум хакында Наилә ханым Таһирова.

 

- Татарларга кагылышлы проблемаларның иң мөһиме – милли мәгариф. Балаларга туган телне өйрәтү, татар телен саклап калу, аның үсеше ихтыяҗын булдыру проблемасы кузгатылды. Укымышлы милләттәшләребез дә бу эштән читтә калмасыннар иде, диелде форумда, - дип сөйләде Ильяс әфәнде Шәкүров. - Тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова бик шәп чыгыш ясады. Аның фикеренчә, галимнәр милләтне саклау, аның хокукларын яклау һәм татарга ярдәм итү турында уйланырга тиешләр. “Үзләренең тикшеренүләре һәм ачышлары аша бөтен дөньяга танылган, тирән эз калдырган мәшһүр татар фән эшлеклеләре белән без, татарлар, горурланабыз. Бүгенге көндә татар халкы аларның ярдәменә, файдалы киңәшләренә мохтаҗ, бу олуг җыен да шул нисбәттән уздырыла. Әлбәттә, физика һәм химия фәннәре галимнәре белән тарихчыларның һәм филологларның уртак темалары булмаска да мөмкин, әмма барлык татарлар өчен дә мәңге бетмәс бер уртак нәрсә бар, ул – милләт язмышы. Барыгызга да мәгълүм булганча, татар мәктәпләре ябыла, телебез югалып бара, милләтнең әхлагы гаять бозыла. Шушыларны тәртипкә салырга кирәктер инде?! Меңәр еллар буе тарихта үзенең тирән эзен калдырган татар халкы киләчәктә булырмы, әллә тарих тәгәрмәче астында калып, ком бөртеге кебек юкка чыгармы? Безне менә шушы мәсьәлә борчырга тиеш! Татар галиме бит - ул нинди генә өлкәдә эшләсә дә, кайда гына яшәсә дә, теләге бар икән, милләтенә ярдәм итәргә юлын табачак шәхес”, – дип чаң сукты Фәүзия ханым.

 

- Төрле илләрдә фәннәрнең төрле юнәлешендә хезмәт куючы милләттәшләребезнең зур казанышлары белән танышкач, горурлык хисе кичердем. Шуны искәртеп үтәргә кирәк, галимнәребез кайларда гына яшәсәләр дә, татарлыкларын югалтмаганнар. Мәсәлән, Американың Висконсин университеты профессоры Юлай Шамил улының чыгышы миңа аеруча тәэсир итте. Нью-Йоркта туып, гомере буе Америка Кушма Штатларында яшәүче тарихчының татар телен ни дәрәҗәдә камил белүе күпләрне гаҗәпкә калдырды.

 

Америка кадәр Америкада милләттәшләребез саф татар телендә сөйләшкәндә, безгә - Татарстанның күрше төбәгендә яшәүчеләргә - үз телебезне белмәү, аны өйрәнергә теләмәүне ничек аңлатып була соң?! Ә бит, шөкер, биредә моңа барча мөмкинлекләр дә тудырылган.

Их, барлык галимнәрнең аягүрә басып, татарларның гимны булган “Туган тел” җырын көйләгәннәрен, 88 яшьлек хәрби һәм тарихи фәннәр докторы, генерал Мәхмүт Гәрәев кебек олы яшьтәгеләрнең әлеге җырны башкарганда күзләре яшьләнүен күрсәгез иде... Бу күренеш күңелгә аеруча үтеп керде... - дип үзенең тәэсирләре белән уртаклашты Ильяс әфәнде.

 

- Форумда мин бик күп галимнәр белән аралаштым. Алар миннән Самара шәһәрендә “Яктылык” татар мәктәбенең булуы хакында белделәр һәм аның тормышы белән кызыксындылар. Татар мәктәбе укучылары, студентлары арасынннан талантлы яшьләрне эзләргә, аларны фәнни һәм милли җәмәгатьчелеккә тартырга кирәк, дип уртак фикергә дә килдек.

 

Без, үзебезгә калса, бу өлкәдә эшлибез дә кебек инде. Менә быел мин җитәкләгән Өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе татар студентлары өчен 7 мең 500 һәм 10 меңлек грантлар әзерли. Урта һәм югары белем бирү йортлары укучылары өчен бәйге игълан иттек. Анда катнашырга теләүчеләр татар яшьләренең тормышын чагылдырган “Самара татар яшьләре яңа заманда: үткәне, бүгенгесе, киләчәге” дип аталган иҗади эш тәкъдим итәргә тиешләр. Алар татар җәмгыяте тормышында катнашырга, актив тормыш позициясе алып барырга, телебезне белергә һәм ике соңгы семестрларын гел “бишле”ләргә генә тәмамларга тиешләр. Мондый яшьләребез бардыр, дип ышанабыз.

 

Безнең максат – талант ияләрен милли хәрәкәткә җәлеп итү, милләтебез үсеше бәрабәренә уртак эшкә тарту.

 

Гомумән, яшьләр белән эшләргә дә эшләргә кирәк, дип уйлыйм, чөнки алар – милләтебез киләчәге. Шөкер, киләчәк буын - бик актив. Әнә, ничек алар интернет челтәрләрдә мәш киләләр, социаль сайтларда күп санлы татар төркемнәре дә булдырганнар. Тик, кызганыч, анда аларны уртак максат тупламый. Миңа калса, кем дә булса уртак идеялар, программалар, мәсьәләләр куярга тиештер.

 

Форумнан кайтканда шундый фикергә килдем: гомумән, без – Самара татарлары - бергәләшеп бәйрәмнәр генә уздырабыз шул әле. Бәлки, безгә фикер алышу, яңа тәкъдимнәр кертү, уртак проблемаларны хәл итү юлларын эзләү мәйданы да булдырырга кирәктер. Күңел ачып кына милләтебезне саклап кала алмабыз бит?!

 

Өлкәбездә зур чара буларак, Самараның Тарихи мәчетенә 120 ел тулуга багышланган ислам конференциясе дә бик зур күләмдә - ике көн дәвамында үтәргә тиеш иде. Кызганычка, ул андый масштабта узмаячак. Ә мондый чара татарын да, русны да үзенә җыеп, традицион исламның чын йөзен ачып бирер, бик күп актуаль мәсьәләләрне хәл итәр иде бит, - дип уртаклашты фикерләре белән Ильяс әфәнде Шәкүров.

 

Югарыдагы рәсемдә Ильяс әфәнде ШӘКҮРОВ Россиянең фәннәр академиясе академигы Роберт НИГЪМӘТУЛЛИН белән.

 

 

Наилә ханым ТАҺИРОВА хәрби һәм тарих фәннәре докторы Мәхмүт ГӘРӘЕВ белән.


Римма НУРЕТДИНОВА
Бердәмлек
№ 45 | 15.10.2011
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»