|
|
Көн мәзәге
![]()
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
09.02.2026 Әдәбият
Яшьләр арасында Тукай премиясен кемгә биреп була? Яшьләргә бирергә кирәкме?Күпләр Тукай премиясен алу өчен “билгеле бер яшькә җитәргә кирәк”, - ди. Кыш китәргә ашыкмаса да, иҗат кешеләренең күңеле язны көтә. Язын Татарстанның иң мәртәбәле премиясе - Тукай премиясе тапшырыла. Елдагыча бүләкләү тантанасы бөек шагыйрьнең туган көнендә - 26 апрельдә уза. Тукай премиясен яулау, һичшиксез, зур дәрәҗә. Моңа өстәп, быел Габдулла Тукайның тууына 140 ел да тула бит әле. Тукай премиясенә дәгъва кылучылар исемлеге барлауны оешма башлаган инде. Әйтик, Язучылар берлеге үзара сайлау үткәреп, кандидатларны билгеләде инде. Марат Әмирханов; Рәфкать Кәрами; Зиннур Хөснияр; Рифә Рахман; Рәфис Корбан; Илсөяр Иксанова; Рәдиф Сәгъди; Хәбир Ибраһим; Лилия Гыйбадуллина арасында берлектән кандидатлар итеп шагыйрәләр Лилия Гыйбадуллина белән Илсөяр Иксанова сайланган. Дөрес, Язучылар башка оешмалардан да кандидат була ала әле. Беренче исемнәрне ишеттек, димәк, боз кузгалды. Күпләр Тукай премиясен алу өчен “билгеле бер яшькә җитәргә кирәк”, - ди. Бу фикер белән Тукай премиясе лауреатлары һәм яшь иҗатчылар килешәме? Яшьләр арасында Тукай премиясен кемгә биреп була? Бу сорауларга җавапны бергә эзләдек. Булат Ибраһим, шагыйрь: Кемнең кайчан бакыйлыкка күчәчәген алдан белеп булмый бит. Тукай үзе 26 яшьтә үлгән, шуңа күрә кешене исән-сау чагында кадерләргә кирәк. 18 яше, паспорты, лаеклы эше булса, нигә бирмәскә ул премияне? Мин шагыйрь булгач, әлбәттә, лауреатлар арасында шагыйрьләрне күрәсем килә. Рәмис Аймәт һәм Луиза Янсуар шигырьләре көчле, затлы шигърият. Аларның тиешле бәяләрен алганнары юк. Яшьләр арасында Тукай премиясен Илгиз Зәйниевкә, Йолдыз Миңнуллинага бирер идем. Ленар Шәех татар шигъриятен популярлаштыру эшендә күпме юллар таптаган кеше. Ул да бик лаек. Шәхсән миңа килгәндә, монда теләү-теләмәүдән генә тормый инде. Марат Әмирханов кебек олпат прозаикларыбыз әле дә Тукай премиясен алмагач, оялмыйча ничек яшьләр үз кандидатураларын тәкъдим итсен инде? Эльмира Шәрифуллина, Шәмсия Җиһангирова, Илсөяр Иксанова, Рифә Рахман, Рафис Корбан (болар әле исемә төшкәннәре генә)... Соңгы 5 елда Тукай премиясен алучылардан кайсы җирләре белән ким? Нурбәк Батулла, хореограф: Габдулла Тукай бик яшьли вафат булган, шуңа премиядә яшьләргә дә урын булырга тиеш. Тукай 26 яшендә үлгән, премияне дә 26 яшькә кадәр бирергә кирәктер, бәлки. Яшьләр арасында премияне “Каһарман” рэп проектына бирер идем, Булат Шәймигә. Айдар Шәйхин карт инде. Тукай премиясе лауреаты булу - минем хыял! Ул татар өчен иң зур премия! Ул Оскардан да өстенрәк премия! Эмиль Талипов, Татарстанның атказанган артисты: Премиянең уставында барысы да язылган. Бәлки, шул уставтан тайпылмыйча гына эш итәргә кирәктер. Зилә Сөнгатуллина, Татарстанның халык артисты, Габдулла Тукай премиясе лауреаты (1984): Тукай премиясе лауреаты итеп танылганда яшь турында уйламадым. Беренчедән, без, бер төркем иҗатчылар, аны “Кара йөзләр” операсы өчен алдык. Ул зур аншлаг белән барды. Мәскәүдә Кремль сараенда уйнагач та, халык безне күтәреп алды. Елый-елый карадылар. Премия лауреаты картмы, яшьме – мөһим түгел. Нигезләмәдә дә яшь чикләүләре юк бит. Төп шарт – лаеклы әсәр булу. Иң лаеклы кеше дип беркемне дә аерып үтмим, кеше йөрәгенә тоз салып торырга кирәкми. Комиссия гадел карар чыгарыр дип ышанам. Татарстан, татар халкы данын күтәрә торган эшләр, әсәрләр булсын. Ә яшьләргә килгәндә, мин Филүс Каһировка бирер идем. Бик матур эшли, татар халкына хезмәт итә, халык та аны яратып кабул итә. Сәләте буенча да, хезмәте буенча да туры килә. Тукай премиясен яшьләргә дә бирәләр бит. Мәсәлән, спектакльләр өчен. Анда премиягә берничә кеше бергә дәгъва кыла, шуңа яшьләргә дә биргәннәре бар. Тагын бер кат кабатлыйм, әсәре лаеклы икән, нишләп бирмәскә? Марсель Галиев, Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты (2006): Ул фикер белән килешмим. Премияне яшьләргә бирергә кирәк дип күптән әйтәм. Яшьләрдән Лилия Гыйбадуллинаны аерып үтәр идем, Язучылар берлеге дә аны тәкъдим итте. Дөрес, Рафис Корбанның тәкъдим ителмәве күңелне тырнап тора. Кем ничә яшьтә алган? "Шүрәле" балеты авторы Фәрит Яруллин, "Тукай" романын язган Әхмәт Фәйзи, "Җәлил" операсын иҗат иткән композитор Нәҗип Җиһанов, "Татар халык әкиятләре" китабына иллюстрацияләр ясаган рәссамнар Харрас Якупов һәм Лотфулла Фәттахов, “Алтынчәч” һәм “Евгений Онегин” операларын куйган Нияз Даутов, Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында К.Тинчуринның "Җилкәнсезләр" пьесасы буенча куелган спектакль өчен Ширьяздан Сарымсаков, Хәлил Әбҗәлилов, Фатых Кульбарисов, Асия Хәйруллина, Әнәс Тумашев.
Илгизә Галиуллина |
Иң күп укылган
|