поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
19.10.2011 Дин

Яхшы исем яхшы тәэсир итә

Барча мактаулар Аллаһка гына. Аллаһның хакъ илчесе Мөхәммәд пәйгамбәргә Аллаһның салават һәм сәламнәре булса иде.

Аллаһ тәгалә әйтте: «Олуглык һәм хөрмәт иясе булган Раббыңның исеме бәрәкәтле булды» (Рахмән, 78).

 

Раббыбыз Аллаһның исеме генә дә бөек, бәрәкәтле, изгелек китерә. Аллаһтан башка мөшрикләрнең гыйбадәт кылына торган потлары һәм сыннарының исемнәре киресенчә ким хур итә, кайгы, бәла, һәм бәрәкәтсезлек китерә.

 

Аллаһ тәгалә әйтте: «Һәм Аллаһның күркәм исемнәре бар, Аңа шулар белән эндәшегез, дога кылыгыз, ялварыгыз» (Әгъраф, 180). Аллаһ тәгаләнең барча исемнәре дә күркәм, һәм Ул шул исемнәр белән эндәшкәнне ярата, һәм безне шуңа өнди. Безнең Аңа күркәм исемнәрен әйтеп дога кылуыбыз, догаларыбызның кабул булуына һәм Аллаһның ризалыгына ирешүебезгә сәбәп була.

 

Пәйгамбәребез әйтте: «Аллаһның туксан тугыз исеме бар, бердән башка йөз, кем шуларны санаса җәннәткә керер». Ягъни Аллаһ тәгаләнең исемнәрен санау гына да жәннәткә керергә сәбәп булырга мөмкин.

 

Бу аятьләрдән һәм хәдисләрдән күренгәнчә, Аллаһ тәгалә Үзе исемнәргә әһәмият биргән, бу турыда Коръән-Кәримдә әйткән һәм мөселманнар исемнәрнең мөһим икәнлеген, аларның хикмәтле булуын аңларга тиеш.

 

Аллаһ тәгалә фәрештәләргә җир йөзендә хәлифә кылачакмын дигән, фәрештәләр: анда бозыклык кылучы һәм кан коючыны хәлифә итеп куясыңмени диделәр. Һәм Аллаһ тәгалә аларга Адәм галәйһиссәламнең бөтен исемнәрне дә белүен, ә фәрештәләрнең белмәвен һәм шул сәбәпле Адәмнең хөрмәтле зат булуын белгертте һәм аңа сәҗдә кылырга боерды:  «Аллаһ Адәмгә исемнәрнең барчасын өйрәтте дә, фәрештәләргә әйтте: «Әгәр дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз, Адәм белгән исемнәрне барчасын әйтеп бирегез». Фәрештәләр әйттеләр: «Ий һәр кимчелектән пакь булучы Раббыбыз! Бездә һич белем юк, мәгәр Син белдергәнне генә беләбез, Син әлбәттә, һәрнәсәне белүче, хикмәт белән эш кылучысың». Аллаһ Адәмгә әйтте: «Фәрештәләрнең барчасын әйтеп бир», – дип. Адәм исемнәрнең барчасын әйтеп биргәч, Аллаһ фәрештәләргә әйтте: «Мин сезгә әйтмәдеммени җирдәге вә күкләрдәге яшерен нәрсәләрне беләмен һәм сезнең ачык эшләгән вә яшерен эшләгән эшләрегезне дә беләмен дип?». Хөрмәт йөзеннән Адәмгә сәҗдә кылыгыз», – дип фәрештәләргә әйткән вакытыбызда, алар сәҗдә кылдылыр, мәгәр Иблис сәҗдә кылмады, тәкәбберләнде һәм кәферләрдән булды» (Бакара, 31-34).

 

Исемнәрне белү, аларның мәгънәләренә төшенү, һәр әйбергә яки кешегә лаек исемнәр кушу адәм баласының башка мәхлуклардан өстенлеген, дәрәҗәсен күрсәтә.

 

Кешеләр үз исемнәренә игътибарлы булырга тиеш, чөнки Аллаһ тәгалә Үзе кайбер исемнәрне искә алды, хәтта кайбер пәйгамбәрләргә Үзе исем бирде.

 

Мәрьям сүрәсендә әйтте: «Әй Зәкәрия, Без сине бер ул (малай) белән шатландырабыз, исеме аның Яхья, моңа кадәр Без беркемгә дә андый исем кылмадык» (Мәрьям, 7).

 

«Һәм ул михрабта намаз укыганда аңа фәрештәләр эндәште: Аллаһ сине Яхья белән шатландыра…» (Гыймран, 39).

 

«Аллаһ сине Үзенең сүзе белән (ягъни «бул» дигән сүзе белән барлыкка китерү) шатландыра, исеме аның Мәсих, Мәрьям улы Гыйсә» (Гыймран, 45).

 

 «Һәм минем артымнан килүче илче, расүл белән шатландырып, исеме аның Әхмәд (ягъни пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм)» (Саф, 6).

 

Мәрьям анабызның да исемен Коръәндә Аллаһ тәгалә искә алды: «Һәм мин аны Мәрьям дип атадым, һәм мин аны һәм аның нәселен ләгънәт кылынган шәйтаннан Сиңа сыендырам» (Гыймран, 36).

 

Аллаһ тәгалә начар исемнәр куюдан, кушаматлардан тыйды һәм кисәтте: «Начар исемнәр, кушаматлар белән эндәшмәгез, иман китергәннән соң нинди яман эштер алай эшләү, ә кемнәр тәүбә кылмасалар начар исемнәр, кушаматлар тагудан, шулар инде ул залимнәр» (Хүҗүрат, 11).

 

Ә залимнәр турында Аллаһ тәгалә әйтте: «Ул көндә, ягъни Кыямәт көнендә аларга гозерләре, сылтаулары файда бирмәс…» (Рум, 57).

 

Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм дә балаларга яхшы исемнәр кушуны боерды. Балага яхшы исем кушу баланың атасы өстендәге хакы, хәдистә әйтелгәнчә.

 

Шулай ук Аллаһ илчесе әйтте: «Сезне кыямәт көнендә исемнәрегез һәм атагызның исемнәре белән чакырырлар, исемнәрегезне яхшы кылыгыз!» (Әбү Дәуд).

 

«Аллаһ тәгаләгә иң сөекле исемнәрегез Габдулла һәм Габдрахман (Мөслим).

 

Бу исемнәрнең мәгънәләре күркәм: Аллаһның колы һәм Әр-Рахмәннең колы, бу исемнәр кешенең Аллаһны тануын, Аңа буйсынуын, Аңа гына гыйбәдәт кылуын белгертеп тора. Шуңа күрә дә Аллаһ мондый исемнәрне ярата. Ә инде ул исемне яраткач, әлбәттә ул исемне йөртүчене дә Аллаһ тәгалә ярата, андый исемнәр йөртү Аллаһның ризалыгына ирешүгә сәбәп була. Шушындый ук хөкемдә габд (кол) һәм Аллаһның туксан тугыз исемнең берсе кушылган исемнәр дә, мәсәлән: Габдрахим, Габдел-әхәд, Габдел-халик һ.б.

 

Пәйгамбәребез шулай ук әйтте: «Пәйгамбәрләр исемнәре кушыгыз, ә Аллаһка иң сөекле исемнәр: Габдулла һәм Габдрахман, ә иң тугъры исемнәр (ягъни хуҗасына туры килә торган): Хәрис (кәсеп итүче) һәм Һәммәм (тынгысыз, борчылчы); ә иң ямсез исемнәр: Хәрб (сугыш) һәм Мура (катылык)».

 

Мөселман кеше начар исемнәрдән сакланырга тиеш, чөнки начар исемнәрне Аллаһ сөйми, һәм ул начар исемне йөртүчене сөйми, шул исеме аңа Аллаһның ачуы һәм газабы килүгә сәбәп була.

 

Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: «Кыямәт көнендә Аллаһның иң каты ачуы булган һәм иң әшәке кеше: үзен Мәликуль-әмләк, яки шаһиншаһ (патшаларның патшасы) дип атаучы. Аллаһтан башка патша юк!»

 

Аллаһка гына лаек исемнәрдән саклану тиешле. Шундый исемнәрдән: Рахмән (барча мәхлукларга рәхимле булучы), Котдус (мокатдис, изге), Халикъ (барча дөньяларны барлыкка китерүче), Әхәд (бердәнбер булучы) һ.б. Кешеләр бу исемнәр белән атала алмыйлар, чөнки андый сыйфатлар, исемнәр Раббыбыз Аллаһка гына хас, Ул гына андый исемнәргә лаек.

 

Гайшә радый Аллаһу ганһә әйтте: «Аллаһ илчесе салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм начар исемнәрне алыштыра иде» (Тирмизи).

 

Начар исем кушмау гына түгел, хәтта ул инде кушылган булса да аны алыштыру тиеш.

 

Сәгыйд ибн Әл-Мүсәййиб бабасыннан риваять кылды: «Пәйгамбәр салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмгә килдем, – ди. Ул әйтте: Исемең ничек? Әйттем: Хәзн (Каты). Ул әйтте: Син Сәһл (җиңел). Әйттем: Атам кушкан исемне үзгәртмим». Ибн Әл-Мүсәййиб әйтте: шуннан бирле безнең нәселдә катылык һаман бар».

 

Бу хәдистән аңлашыла: исем кешенең тормышы, холкы-тәбигатенә дә йогынты ясый, шуңа күрә дә Аллаһ тәгалә сөйгән, пәйгамбәребез кушкан исемнәрне кушу кирәк.

 

Мәгънәләре яхшы булса да мөселманнардан башка өммәтләр йөртә торган исемнәрдән сакланырга тиешле. Чөнки пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: «Кем бер кавемгә охшарга тырышса, шулардан булыр», икенче риваяттә: «шулар белән кубарылыр».

 

Шуңа күрә дә динсезләр, христианнар, яһүдиләр, мәҗүсиләр исемнәреннән сакланырга кирәк. Ул исемнәр аны йөртүченең кәфер өммәтләре кешесе икәнлегенең билгесе булып торалар.

 

Аллаһ тәгалә мөселман өммәтен кешеләр өчен җибәрелгән иң хәерле өммәт дип атады. Мөселманнар кешеләргә туры юлны күрсәтте, изгелекләргә өндәүче, явызлыклардан тыючы, бөтен кешеләргә үрнәк булырга тиешләр, үзләрнең бер Аллаһка гына гыйбәдәт кылулары белән дә, үз-үзләрен тотышлары, холыклары белән дә, тышкы кыяфәтләре һәм чисталыклары белән дә, һәм шулай ук исемнәре белән дә. Ул исем аны йөртүче хуҗасының мөселман икәнлеген, бөтен дөньяларның Раббысы булган Аллаһның гына колы икәнлеген күрсәтергә тиеш.

 

Яхшы исем балага да яхшы тәэсир итә. Роберт дип кушсаң, ул Робертка охшарга тырыша, Мөхәммәд дип кушсаң, ул пәйгамбәребез Мөхәммәд салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмгә охшарга тырыша, пәйгамбәрләр исеме кушсаң ул шул пәйгамбәрләргә охшарга тырыша, Аллаһ колы Габдулла дип кушсаң, ул Аллаһ колы булырга тырыша. Ә инде кемгә эт дип исем кушсаң, ул бала әлбәттә үзе белән эт арасында охшашлыклар эзләячак, һәм аңа охшарга тырышычак.

 

Без, мөселманнар, балаларыбызга олы исемнәр, олы максатларга өнди торган, җир йөзендә Аллаһның хәлифәсе булу дәрәҗәсенә лаек исемнәр кушарга тиешбез; кимсетә, хурландыра, кәферләргә охшата торган исемнәрдән сакланырга тиешбез.

 

Балага исем кушу иң беренче – атаның хакы, анасы яки әби-бабасының хакы түгел. Аллаһ тәгалә әйтте: «Аларны аталарының исемнәре белән йөртегез, бу Аллаһ хозурында гаделрәк, ягъни фәлән улы фәлән, фәлән кызы фәләнә дип» (Әхзәб, 5).

 

Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм дә, сахәбәләр дә балаларына үзләре исем кушалар иде. Пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: «Бу төн минем малай туды һәм мин аны атам Ибраһим (ягъни Ибраһим пәйгамбәр) исеме белән атадым».

 

Сахәбәләр шулай ук пәйгамбәр салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмнән дә балаларына исем куштыра торган булганнар: «Бер кеше әйтте: Я Аллаһ илчесе салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм, бүген төнлә минем бала туды, аңа нинди исем кушыйм? Әйтте: Улыңа Габдрахман дип исем куш».

 

Яңа туган балага туу белән исем кушсаң да ярый, җиденче көнендә дә ярый.

 

Аллаһ илчесе салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте: «Һәр бала корбанына бәйле (ягъни бәбәй туе үткәрер өчен чалына торган малга бәйле (малай булса ике сарык, кыз булса бер сарык чалу мөстәхәб, яхшы)), җиденче көнендә сарык чалына, исем кушыла һәм чәче алына».

 

Ләкин җиденче көненнән соң да исем кушу ярый, бу турыда да пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисләре бар.

 

Бер кешенең берничә исеме булуы да мөмкин, һәм бу шәригатебез буенча тыелмый, әгәр дә ул исемнәр шәригатькә каршы килмәсә.

 

Мәсәлән, пәйгамбәребез салл-Аллаһу галәйһи вә сәлләмнең берничә исеме булды. Бу турыда ул әйтте: «Минем исемнәрем бар: мин Мөхәммәд, һәм мин Әхмәд, һәм мин Мәхий, һәм мин Хәшир, һәм мин Гакыйб».


Рафыйк хәзрәт МИҢНӘХМӘТОВ, Әлмәт мөхтәсибе, төбәк казые
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»