|
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.02.2026 Хатлар
Ел саен кияүгә чыгам: никах укытабыз — аерылышабыз, никах укытабыз — туйга да барып җитмибезНикахлар күкләрдә языла, диләр. Кайчак шул сүзләргә ышанырга да, ышанмаска да белмим. Ел саен диярлек кияүгә чыгам: никах укытабыз — аерылышабыз, никах укытабыз — туйга да барып җитмибез… Беренче егет — авылдаш. Ярлы гаилә баласы. Әниләр кысылмаса, бәлки яшәп киткән булыр идек. Әмма бер ел эчендә талашып та, сугышып та беттек — шәһәргә чыгып киттем. Икенче егет белән тәвәкәлләдек: икебез дә эш кешесе, җаваплылык аз, кичен сагынышып күрешәбез. Әмма дуслар, эчү, контроль югалту… Ахыр чиктә кул күтәрүгә кадәр барып җитте. Күчереп чыгып киттем. Өченче тапкыр кияүгә чыктым — кайнана, аның “яшь ире”, мыскыллау, куркыту… Иремне ияртеп чыгып киттек, ләкин тынычлык анда да булмады. Нахак гаепләүләр — янә аерылышу. Дүртенчесе — Сабан ягыныкы. Хәлле, джипта йөри, ярата кебек. Фатир бар, тамак тук, кием бөтен. Әмма дусларымны, туганнарымны яратмый. “Үзебезчә генә яшик”, — ди. Белмим… Калырбызмы, аерылышырбызмы — бер Аллаһы гына белә. Самира Гыйниятова, Самара өлкәсе
--- |
Иң күп укылган
|