|
|
-----
|
Бүген кемнәр туган
|
|
|
Архив
|
04.02.2026 Мәгариф
Буллингка дучар ителгән кыз дәрес вакытында классны яндырган, качарга теләүчеләрнең башларына чүкеч белән сукканТагын бер мәктәптә куркыныч хәл. Бу юлы Красноярск шәһәрендә. Бүген 8 сыйныфта укучы 14 яшьлек кыз дәрес вакытында ягулык кулланып, классны яндырган. Класстан чыгарга теләгән балаларның башларына чүкеч белән суккан. Бу турыда Baza һәм башка телеграм-каналлар яза. Кызны инде кулга алганнар. Кайбер мәгълүматларга караганда, ул моңарчы буллингка, ягъни башка балалар тарафыннан кимсетелүгә дучар булган. Укучы бер малайның тәне бик каты янган, аның хәле авыр. Соңгы мәгълүматларга караганда, 5 кеше зыян күргән. Шуларның берсе укытучы.
Яңалыклар көн дәвамында үзгәреп, өстәлеп тора.
Фото: телеграм-канал SHOT
--- |
Иң күп укылган
|