поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
18.10.2011 Шоу-бизнес

Быел “Татар җыры” Чаллыда да узачак

Чаллыда 87,5 FМ ешлыгында “Татар радиосы” эшли башлау уңаеннан “Барс Медиа” компаниясе легендар “Татар җыры” фестиваленең гала-концертын тәкъдим итә.

 11 ел дәвамында “Татар җыры” музыка индустриясендә иң лаеклыларны сайлап алып “Алтын барс” сыннары белән бүләкли. Төрле буын җырчыларны бер сәхнәгә җыйган әлеге кабатланмас вакыйганы инде Казан, Мәскәү тамашачысы яратып өлгерде. 29 октябрь кичендә Чаллы шәһәре “КАМАЗ” мәдәният сараенда мондый вакыйга беренче тапкыр узачак.

 

Күз явын алырлык сәхнәдә берсеннән-берсе якты йолдызлар тамашачыны моң дөньясына сәяхәткә алып китәчәк. Әлфия Авзалова, Салават Фәтхетдинов, Хәния Фәрхи, Айдар Галимов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Нәфкать Нигъматуллин, Иркә, Раяз Фасыйхов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Закир Шахбан, Мәликә, Мөнир Рахмаев, Лилия Хәмитова, “Айфара”, Асаф Вәлиев, Илдар Әхмәтов, Илнар Сәйфиев, Гүзәл Әхмәтова, Илназ Баһ, Рәсим Низамов, ИлСаф, Хәмдүнә Тимергалиева, Зөлфәт Хәким, Гүзәл Уразова, Сәгыйт Гыйбашев, Закир Шаһбан, Венера Ганиева кебек яраткан җырчыларыбыз 11 еллык фестивальнең яң яхшы хитларын башкарачак. Эстрада елының иң күренекле вакыйгасы - “Татар җыры”н, ниһаять, Яр Чаллы тамашачысы да күрә, бәяли алачак.

 

Вәсилә Фәттахова: “Татар җыры” фестивале җырчыларны объектив, дөрес бәяли, монда иң лаеклылар гына чыгыш ясый. Шунлыктан ул шактый еллар дәвамында үз дәрәҗәсен, мәртәбәсен саклый, үстерә ала. Быел исә “Татар җыры”ның Яр Чаллыда узуы да бик матур күренеш. Әлеге шәһәр тамашачысы - җыр сәнгатенең барлык нечкәлекләрен аңлаган тамашачы. Алар күңел ачтыруларын гына көтеп утырмый, алар җитди, уйландыра торган җырлар кабул итәргә әзер. Мондый тамашачы каршында чыгыш ясавы бик рәхәт”.

 

Закир Шахбан: “Татар җыры” - сәнгать дөньясында бик мөһим вакыйга. Бигрәк тә ул яшьләргә яңа юллар күрсәтергә сәләтле. Быел аның беренче тапкыр Яр Чаллыда узуына бик уңай карыйм. Чаллы тамашачысы Казаннан тамашачысыннан да милли җанлырак. Аннан соң, әлеге шәһәрнең башкалабыздан бер өстен ягы да бар. Монда төрле милләт вәкилләре яшәүгә карамастан, халык татар телен яхшы белә, үз телендә иркен аралаша. Бу исә концертларга да сине тулысынча аңлардай тамашачы килә дигән сүз. Ә мондый тамашачы булганда җырлыйсы килеп кенә тора”.

 

 

* * *

 

 

“Татар радиосы” Чаллы халкына “Татар җыры”н бүләк итә

 

Чаллыда “Татар радиосы” эшли башлу уңаеннан автокалада “Татар җыры – 2011” фестивале узачак. “Татар радиосы” үз тыңлаучыларына менә шундый үзенчәлекле бүләк әзерли. 29 октябрьдә Чаллыда узачак “Татар җыры” Казан фестиваленнән нәрсәсе белән аерыла? Аның максатлары нинди? Бу сораулар белән без фестивальнең сценарий авторы һәм алып баручысы, “Татар радиосы” ди-джее Гөлназ Сәфәровага мөрәҗәгать иттек.

 

- Гөлназ, синең өчен “Татар җыры” нәрсә ул?

 

- “Татар җыры” минем өчен чын мәгънәсендә бик зур бәйрәм. Кемдер Сабан туйларын, Яңа елны көтеп яши. Ә мин кышка керү белән “Татар җырын” көтә башлыйм. Монда бар нәрсә югары дәрәҗәдә, “Татар җыры” сәхнәсенә очраклы гына эләккән кеше юк. Шуңа да әлеге фестиваль күңел күтәрү чарасы гына түгел, ә татар мәдәниятен сөючеләрне рухи яктан баетучы вакыйга.

 

- «Татар җыры» эстраданың иң дәрәҗәле вакыйгасы быел Чаллыда узуына ничек карыйсың?

 

- Бик уңай карыйм. Эш шунда ки, Казанда узучы “Татар җыры”на һәр теләгән кеше эләгә алмый, Севастопль, Оренбургтан кадәр килеп тә билет тапмый йөдәп беткән танышларым булды. “Татар җыры” халык сайлап алган чыгышлардан торган тамаша бит, шуңа аны мөмкин кадә күбрәк тамашачыга күрсәтәсе, җиткерәсе килә. Гомумән, “Татар җыры” татар милләте яшәгән һәр төбәктә узсын иде дигән теләк зур.

 

- Чаллы тамашачысын ниләр белән сөендерергә уйлыйсыз? Чаллыда узачак “Татар җыры” башкалардан нәрсәсе белән аерылыр?

 

- Беренчедән, шунысын әйтү мөһим, ул Чаллыда “татар радиосы” эшли башлау уңаеннан оештырыла. Хәзер чалылар безне 87.5 FM ешлыгында тыңлый ала. Чаллы филиалы ярдәмендә безне шулай ук Алабуга, Түбән кама, Мөслим, Минзәлә, Менделеввск районнары да ишетәчәк.

Икенчедән, мондый форматтагы “Татар җыры”ның әлегәчә булганы юк иде. Монда фестиваль тарихында төрле номинацияләрдә күп тапкырлар җиңгән, тамашачы мәхәббәтен яулаган иң яхшы җырчылар гына булачак. Алар үзләренең иң-иң хитларын башкарачак. Минемчә, җырның берничә аккорды яңгырауга тамашачы аның нинди җыр булуын белеп алачак һәм кушылып җырларга да әзер торачак. Менә шундый җылы тамаша булыр ул.

 

- Чаллы тамашачысы Казан тамашачысыннан аерыламы? Сезнеңчә алар бу вакыйганы ничек кабул итәр?

 

- Чаллы тамашчысы Казанныкы белән чагыштырганда ихласрак, гадиерәк. Казан тамашачысы да бик җанлы үзе. Тик чаллылылар алкышларга да, чәчкәләргә дә саранланмый. Артистлар еш килеп торуга да карамастан монда концертлар даими рәвештә аншлаг белән уза. Алар концертларга бик яратып йөриләр. Шуңа күрә “Татар җыры” да монда бик көтелгән вакыйга булуына шигем юк.

 

- Сиңа сценарист һәм алып баручы күзлегеннән әлеге вакыйга тиешле югарылыгында узсын өчен нәрсәгә акцент ясарга, нинди кагыйдәләр үтәргә кирәк?

 

- Фестиваль тиешле дәрәҗәдә узсын өчен бөтен нәрсә дә 100% итеп эшләнергә тиеш. Сценарист бер дигән сценарий язып та, алып баручы аны залга җиткерә алмый икән, беренчесенең эше юкка чыга дигән сүз. Конферансьелары үз эшенең остасы да ди, ә менә җырчылары өч тиенлек икән, тамашачы бит “ник килдем монда?” дип уйлап куяр да, концертыңны ташлап чыгып китәр. Аннан соң сәхнәгә чыккан кешенең йөз кыяфәте дә, кигән кием дә аз роль уйнамый. Менә шушы факторлар барысы да тиешле дәрәҗәдә булганда проект уңышлы булуына өметләнергә мөмкин. Тик бу бит әле гәдәти концерт кына түгел. Бу бит “Татар җыры”! Димәк, монда безнең милләтебезгә генә хас булган моментларны да истә тотарга кирәк. Мәсәлән, буыннардан буыннарга килгән җырларның тарихын, милли уен коралларыбыз хакында да сүз кузгатырга хәтердә яңартырга кирәк.

 

- “Татар җыры” белән бәйле булып, күңелегезгә кереп калган вакыйлар шактыйдыр. Берәрсе белән бүлешсәң иде.

 

- Алар шактый. “Татар җыры” кебек вакыйгага әзерләнгәндә бит борчылу, дулкынлану дигән хисләр дә бар. Менә, мәсәлән, бер зур куркуым җиңүченең исеме язылган конвертларны онытып калдыру белән бәйле. Сценарий онтырмын дип түгел, ә техник моментлардан шүрлим мин. Күпләр моны белә һәм төрттерә. Менә мәсәлән, бер “Татар җыры”нда партнерыма: “Искәндәр, ач конвертны, җиңүченең исемен әйт”, - дим. Ә ул миңа борылды да: “Конверт синдә бит, үзең ач димәсенме?”. Менә шул моментта минем ниләр кичергәнемне белсәгез! Харап булдым! Конвертны онытып калдырдым дип котым алынды, җиде түгел, җитмеш кат тирем акты. Ә бу исә Искәндәрнең шаяруы гына икән, соңыннан ул кесәсеннән конвертны тартып чыгарды. Тик бу шаяруны мин гомерем буена истә калдырдым. Аннан соң, узан елгы “Татар җыры”нда түфлиләрем шулкадәр кысты ки, хәттә күземә яшьләр дә килде. Тик мин моны тамашачыга сиздермәдем. Киресенчә аларга яхшы кәеф кенә бүләк иттем.

 

 

 


▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»