|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.10.2011 Җәмгыять
Ярый ла, көнләшмәсәк... төрмәдәгеләрдәнМоңарчы, кем әйтмешли, Казанның яңа ипподромын күргәч: «Их, ник мин ат түгел икән?!» – дип, андагы бахбайлардан көнләшсәк, хәзер бу хисләр төрмәдә утыручы җинаятьчеләргә карата да кабынырга мөмкин. Моны, булмас нәрсә, дияргә ашыкмагыз, чөнки илдә яңа реформа башланды. Ә аның нәтиҗәсендә исә безнең җәмгыятьтә, ниһаять, һич югы бер нәрсә Европа стандартларына тәңгәл китереләчәк. (Барып чыкса, билгеле!) Юк, бу сез уйлаган юллар да, халыкның яшәү шартлары да түгел, ә ... төрмәләр! Нәкъ менә 2020 елга кадәр аларны европача итеп үзгәртү турында план кабул ителде. Журналистлар телендә «Путин планы» дип аты чыккан бу үзгәреш Татарстанга да кагыла, чөнки төрмә һәм колонияләр бездә дә җитәрлек. Бүген республика биләмәсендә олылар өчен 9 төзәтү колониясе һәм 1 колония-поселение бар. Моңа әле тагын яшүсмер җинаятьчеләр өчен тәрбия колониясен һәм 5 тикшерү изоляторын да өстәргә кирәк. Әлбәттә, алардагы шартларны ал да гөл дип әйтеп булмый. Мәсәлән, Казанның Япеев урамындагы тикшерү изоляторы (СИЗО) шыплап тулган. Анда кеше өчен шартларның «ш» хәрефе дә юк. (Нишләтәсең, җинаятьче булса да, ул барыбер кеше ләбаса). Инде моннан 210 ел элек үк салынган монастырь бинасын «туган йорт» иткән СИЗО һәм андагы шартлар турында халык арасында инде төрле мәзәкләр дә йөри. Республиканың бүтән изоляторларында да хәлләр әллә ни алга китмәгән. Алар да шыгрым тулы. Элек бездәге изоляторларда тулаем 2656 кеше тотарга рөхсәт ителсә, хәзер бу санны 2028 кешегә генә калдырганнар. Сәбәбе: андагы шартлар әле бу кадәресен асрарга да җитәрлек түгел.
Дөрес, тиздән бу өлкәдә хәл үзгәрергә мөмкин. Чөнки, төрмә реформасы сылтавы белән, республикада 500 урынга исәпләнгән яңа СИЗО төзергә җыеналар. Аның кайда урнашачагы әлегә төгәл ачыкланмаган. Шулай да кайбер фаразлар буенча, моның өчен Казанның сайлануы ихтимал. Әлбәттә, бу арзан эш түгел. Яңа изолятор казнаны якынча 3,5 миллиард сумга бушатачак. Әле өстәвенә, аны урнаштыру өчен, ким дигәндә, 15 гектар чамасы җир дә кирәк. Бүгенге базар шартларында аның бусы да арзан тормый.
Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең Татарстан идарәсе башлыгы Дәүфит Хәмәдишин сүзләренә караганда, үзгәртеп кору барлык төзәтү колонияләренә дә кагыла. Дөресен әйткәндә, алар инде колония булудан туктыйлар һәм төзәтү үзәкләренә әйләнәләр. Җинаятьчеләр өчен республикада 4 гомумрежимдагы төрмә төзеләчәк. Бу эш Казандагы 2 нче төзәтү колониясе (ТК-2), Әлмәттәге ТК-8, Менделеевскидагы ТК-10, Түбән Карамалы бистәсендәге ТК-5 базаларында башкарылачак. Ә Казандагы 19 нчы төзәтү колониясе исә каты режимлы төрмәгә әйләндерелә.
Әлбәттә, реформа нәтиҗәсендә төзәтү учреждениеләренең эш стиле дә үзгәрәчәк. Аларда, күзәтү һәм сак эшен башкару өчен, берләштерелгән хезмәт оештырыла. Бу вазифалар алга таба, башлыча, техник чаралар ярдәмендә алып барылачак. Моның өчен иң заманча күзәтү системалары сатып алына. Алар, билгеле бер объектны күзәтеп кенә калмыйча, куркыныч килеп туу очракларын автомат рәвештә ачыклап, кисәтү мөмкинлеген дә бирә. Димәк, киләчәктә төрмә коймасы каланчаларындагы мылтыклы сакчыларны видеокамералар алыштырачак. Мәсәлән, Питрәч районының Пановка авылында урнашкан 3 нче төзәтү колониясе, җиһазлану дәрәҗәсе буенча, бүген Россиядә иң «текә» санала. Анда тоткыннарны 80 видеокамера күзәтә. Дөрес, видеокамералар яңалык түгел анысы. Алар республика колонияләренең күпчелегендә кулланыла. Ләкин Пановкадагысы үзгә. Ул – компьютерлаштырылган тулы бер система. Шикле күренгән объектны видео «күз» автомат рәвештә үзе билгели һәм җентекләп күзәтә башлый. Аның сурәтен мониторга зурайтып бирә. Ә 30 метрлы каланчага урнаштырылган «күз» исә, гомумән, колониянең бөтен почмакларын да «капшап» тора. Аның «караш»ыннан берничек тә качып котылу мөмкин түгел. Ул сигнал бирүгә, тиз хәрәкәт итүче сакчы төркем эшкә тотына.
Әлеге электрон җиһазлар 5 миллион сумга төшкән. Бу бит әле бер Пановка колониясендә генә. Әгәр республика күләмендә алсак, шактый зур түгәрәк сан килеп чыга. Ә инде бөтен Россия колонияләре турында әйткән дә юк.
Пановкадагы ТК-3 үзенең IT-технологияләре белән генә уникаль түгел, ул әле «Путин планы»н бөтен ил күләмендә тормышка ашыруда үзенә күрә тәҗрибә мәйданы да булып тора.
Ә планның үзенә килгәндә, ул 3 этапка бүленә. Аның беренчесе – закон нигезләрен булдыруга караганы – 2013 елда төгәлләнергә тиеш. 2013-2016 еллар аралыгында исә төрмә-колонияләрнең үзләрен үзгәртеп кору күздә тотыла. Ә инде аннары 2020 елга кадәр башкарылган эшләргә анализ ясалып, нәтиҗәләр чыгарылачак.
Реформаның төп максаты – илдә рецедив җинаятьләр санын киметү. Әйтик, төрмәләрдән ел саен 5 меңнән артык кеше иреккә чыгарыла. Ләкин аларның шартлы рәвештә иртә азат ителгәннәренең – 35 проценты, ә тулаем срогын утырып чыкканнарының 50 проценты яңадан төрмәгә эләгә. Бу – рецедив. Реформа нәтиҗәсендә нәкъ менә әлеге саннарны киметү күздә тотыла да инде. Моның өчен җинаятьчеләрне хәзер категорияләргә бүлеп караячаклар. Ягъни аларны «уптым илаһи» бөтенесен бергә утыртмаячаклар. Каты җинаять кылучылар каты режимлы төрмәдә, ә җиңелрәк җинаять кылганнары гомум режимдагысында җәзасын алачак. Камераларда исә кеше саны алтыдан да артырга тиеш түгел. Анда бәдрәф һәм көнкүреш өчен барлык шартлар да булдырыла. Душ керү, ашау-эчү һәм телевизор карау аерым блокларда башкарыла. Кыскасы, бүгенге кебек казарма тибындагы төрмәләр бүтән булмаячак. Шулай ук тоткыннарны отрядларга бүлү системасы да бетерелә. Балигъ булмаган җинаятьчеләр белән тәрбия эшләре исә индивидуаль рәвештә алып барылачак. Хәер, Казандагы тәрбия колониясенең язмышы әлегә ахырынача хәл итеп бетерелмәгән.
Икенче төрле итеп әйткәндә, хәзер инде бездәге тоткыннарга үзләренең чит илдәге «коллега»ларына кызыгып карау өчен сәбәпләр калмаячак. Алар да тиздән европача «рәхәт»кә чыга. Дөрес, бу «рәхәт» безнең казнаны 3,5 миллиард сумга бушатачак бушатуын. Ләкин, нишләтәсең, Европага тиң булырга теләсәң, түзәргә туры килә. Тик менә, юләр әйтмешли, иң әүвәл халыкның яшәү шартларын һәм безнең законнарның үтәлешен Европа белән тәңгәлләштерү әйбәтрәк түгелме икән? Ул чагында илдә андый санда төрмәләр төзү ихтыяҗы да бетәр иде, бәлки!
Илгизәр ХӘЙРУЛЛИН |
Иң күп укылган
|