поиск новостей
  • 10.02 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 11.02 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 12.02 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 13.02 "Тукай. Оркестр. Ясалма интеллект" Тинчурин театры, 13.00, 6+
  • 13.02 "Йөрәккә дә ремонт кирәк!.." Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 14.02 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 13.00, 12+
  • 14.02 "Ал яулыклы язмышым" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 15.02 "Кияүләр" Тинчурин театры, 17.00, 6+
Бүген кемнәр туган
  • 09 Февраль
  • Фәнис Яруллин (1938-2011) - язучы
  • Гөлинә Гыймадова - журналист
  • Яр Чаллы шәһәре Башкарма комитетына русчадан татарчага тәрҗемә итү өчен югары белемле филолог кирәк. Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 89874109509
  • Казанда Большие Клыки бистэсендэ ике катлы кирпич йорт сатыла (160 кв метр). 2023 елда тозелгэн, тушэм, идэн, ванна булмэлэре ясалган. янына остэп мунча салынган (черновая отделка). Газ, су, электр кергэн, канализация эшлэнгэн. шэхэргэ якын, тукталышларга 7-10 минут, мэктэп-бакча, кибет-спорт объектлары янда гына. жире 4.8 сотый. Бэясе 15.5 млн. 89872190025 Голназ
  • Казан шәһәре, Совет районы, Хәйдәр Бигичев урамында барлык уңайлыклары булган бик чиста, җылы, бер бүлмәле фатир, ярты елга арендага бирелә. Түләү бер тапкыр. Квартплата айга бер. Риелтор түгел. Бер йә ике кешегә бирелә. Авылдан килгән студентлар хуплана. Шалтыратыгыз: 89196257607
  • Шэхси хужалыктан свежий хэлэл шашлык (яшь сарык итеннэн), сочный колбасалар - Ат ите бн Курдючный сарык ите кушылып эшлэнгэн. Полукопченая 1 палкасы - 500 грамм 450 сум. Вареная - 680-710 грамм - 550 сум 1 палкасы. 89874245531. Балтач районы.
  • Актаныш районы Такталачык авылында 13 сутый җир сатыла. Бәясе 455 мең. 89274026210 (телеграмм, ватсап). Риэлторлар борчымасын!
  • Казан шэхэренен ВАХИТОВ Р-ДА, УЗЭКТЭ бер булмэле фатир арендага бирелэ. С 12.01.26 - АПРЕЛЬ ДО 20.04.2026. шалтыратыгыз 89957664503. риелторлар борчымагыз!!
  • Сдам комнату в двух комнатной квартире на улице Декабристов на против ДК Химиков порядочной татарке без вредных привычек и животных. 79534935777
  • Хэлэл урдэк ите сатыла,кг -650сумнан. Хэлэл угез ите сатылачак.Алгы боты 570кг Арткы боты 590кг .Казань га китереп бирэбез.89393453961
  • Казанда Ново-Азинская,35 адресы буенча урнашкан бер бүлмәле фатир риелторлардан башка арендага бирелә. Бәясе 28 мең. тел. 89934217817
  • 89625751843 актаныш центрда жир 45о.руб сатыла
Архив
 
11.09.2008 Авыл

ИКЕНЧЕ СОРТЛЫ БАЛАЛАР?..

Республикада мәктәпләрне оптимальләштерүне көтмичә, җәяүләп күрше авылга укырга йөри торган укучылар да бар. Кем өчендер гаҗәп тә түгелдер бу. Чөнки бездә җәяүле белем эстәүчеләр болай да аз түгел. Тәтеш районында гына узган уку елында андыйлар 200ләп исәпләнгән. (Республика буенча Мәгариф һәм фән министрлыгында мондый мәгълүмат юк, диделәр). Авылларда башлангыч яки урта мәктәпләр булмаганга, автобус бирелмәгәнгә шулай җәфа чигәргә туры килә. Шуңа да карамастан, әлеге "икенче сортлы" балаларда сыйфатлы белем алу теләге бик көчле. Кече Тархан һәм Югары Тархан укучыларының заманнан калышмаган, белемле яшьләр булып тәрбияләнәселәре килә икән.

– Безнең татар теленнән тыш, рус һәм инглиз телләрен, информатиканы ныклап өйрәнәсебез килә. Шуңа күрә авылдагы башлангыч мәктәптән китеп, 6-7 чакрым ераклыктагы Олы Тархан авылына җәяүләп барып укырга булдык. Иртән 6 да торабыз, 7 нче яртыда инде юлга кузгалабыз, күрше авылга килеп җиткәнче, бер сәгатьтән артык вакыт уза. Йокы туймаса да, зарланмыйбыз, үзебез риза булдык бит, – ди яшьтәшләре белән мәктәптән кайтып килүче 4 нче класс укучысы Инсаф Галиев. Аның янәшәсендә атлаучы Алия Бәхтиярова белән Илгизәр Сөләйманов та "монда яхшырак һәм сыйфатлырак укыталар" дигән сүзләрне кабатладылар. Дәресләрдән соң кемдер шулай җәяү, кемдер мотоциклда, велосипедта кайтырга кузгалган иде. Сәламәтлеккә файда дисәләр дә, салкын, җилле көннәрдә җәяү йөрү бер дә рәхәт түгел шул. Ә кыш көннәрендә ничек йөрерләр бичаракайлар? Реформа арты реформа уздырган мәгариф түрәләренә иң элек менә шушы хәлләрне күрсәтәсе, алардан, җәяү йөреп ныклы белем алып буламы, дигән сорауга җавап ишетәсе иде. Моңа кадәр әлеге авылның 5-11 сыйныф укучыларын кышкы бураннарда трактор йөрткән булган, бүген исә анысы да юк. Трактор арбасыннан егылып төшеп харап булулары бар, дип ул техниканы бирүне туктатканнар. Юллар шәп үзе, бу җәйдә генә салынган икән әле. Ләкин автобус кына юк.

 

Шулай итеп, Кече Тархан башлангыч мәктәбендә бу уку елын бер генә укучы каршылаган икән. 2 нче класс укучысы Динәрә Җәләлетдинова – мөгаллимә Миңзифа Сәгыйтова өчен бердәнбер укучы хәзер.

 

– Авылда балалар саны елдан-ел кими бара. Киләсе уку елына да бер генә бала көтелә. Әле күптән түгел генә 3 гаилә Тольяттига күченеп китте. Бу инде үзе 4 укучыга ким дигән сүз. 4 нче класс укучыларының башка мәктәпкә китүе күңелле түгел анысы. Ләкин белем йортын алар ирекле рәвештә сайлый ала, – ди Миңзифа ханым.

 

Ата-аналар да: "Бер ел булса да, үз яныбызда булырсыз, кечкенәрәк бит әле сез", – дип үгетләмичә, аларның тәвәккәллеген хуплап, күрше авылга җибәргәннәр. "Рус телен өйрәнерләр, уку йортларына кергәч, башкалар янында ким булмасыннар дидек", – ди Зәйнәп һәм Лилия апалар. Олы Тарханга бу авылдан  – 17, ә Югары Тарханнан 12 бала йөреп укый икән. Югары Тархан (чуаш авылы) укучылары моңарчы Бессоново дигән мордва авылында белем алган. Соңгы вакытта сыйфатлы белем дип сөйләнүләр чуаш балаларына да бик нык тәэсир иткән, күрәсең. Аларның бер өлеше 2,5 чакрым ераклыктагы мәктәпкә барудан баш тартып, Олы Тархан авылына ук укырга килергә булганнар хәтта. "Безгә мондагы шартлар ошый. Киләчәктә укуыбызны югары уку йортларында дәвам итәргә телибез, шуңа күрә бу мәктәпне сайлаганга үкенмәячәкбез", – ди алар.

 

Кайда ничек икәнен балалар яхшы белә шул хәзер. Заманча шартларда укыйсы килә аларның. Шуңа күрә уңайлыклары булган мәктәпне сайлаулары гаҗәп түгел.

 

– Хәзер безнең балалар үзләре дә инглиз телен, информатиканы өйрәнәчәк. Юкса, моңа кадәр аларга бу фәннәр, шул исәптән сызым дәресләре кермәде. Шуңа күрә дә мәктәпне тәмамлаган улыма уку йортына кергәндә бик авырга туры килде. Кызым исә үзе теләп монда күчәргә булды, – ди Людмила Лакеева.

 

Олы Тархан мәктәбе директоры Расыйх Шагаев 1 сентябрь көнне үк чит авылдан килүчеләрнең: " О-о, нинди стеналар!" – дип заманча обойларга кагылуларына, аларның йотлыгып дәрес тыңлауларына игътибар иткән.

 

– Ата-аналар җәй башында ук балаларын бездә укытырга теләкләрен белдерсә дә, җәяү йөриселәре була бит, дип башта аларны кисәттем. Бала арткан саен мәктәпкә акча килә ансы. Ләкин укучыларны җәяү йөртү бер дә күңелле күренеш түгел бит, – ди Расыйх Инталович.

 

Ни өчен балалар Олы Тарханга укырга килергә атлыгып торамы? Әлеге дә баягы уңай шартлар кызыксындыра икән аларны. Юкка түгел, уңышлары булганга, миллионер мәктәп дип табылгандыр инде ул. Шәһәрнекеннән бер дә ким җире юк. Ата-аналар, балалар үзләре дә, монда яхшы белем бирәләр, дип мактаныштылар.

 

Тәтеш мәгариф бүлеге җитәкчесе Равия Галимова читтән килеп укучыларның ата-аналары белән уку елы башланганчы сөйләшеп караган булган икән. "Алар балаларының түгәрәкләргә йөрисе килүен, күрше мәктәпкә җибәрергә каршы булмауларын әйткән, – ди Равия Рашидовна. Автобус мәсьәләсе ничек хәл ителәчәк, дип район хакимияте башлыгы Мөхәррәм Ибәтовтан кызыксындым.

 

– Тәтеш халкы элек-электән яңалыкка омтылды. Белем алуга да ул һәрвакыт зур әһәмият бирде. Мөмкинлекләр тудыруга безнең беркайчан да каршы булганыбыз юк. Ләкин бөтен нәрсәне дә берьюлы хәл итеп булмый. Менә, авылдагы яшьләрне саклап калу, аларга эш урыннары табу мәсьәләләре өстендә баш ватабыз. Авылда яшьләр калса, балалар да арта, дигән сүз бит. Укучыларсыз гына мәктәп буламы соң? Транспортка килгәндә, быел безнең районга республикадан 2 генә автобус каралган. Бу мәктәпләр быелгы оптимальләштерү программасына кермәде. Август аенда, өстәмә автобус сорап, министрлыкка хат язган идек, җавап көтәбез. Булмаса, башка юлларын табарга тырышырбыз. Үзебезнең автобус паркын кулланырга туры киләчәк, – дип җавап кайтарды район хуҗасы.

 

Мәгариф һәм фән министрлыгына исә мондый хат килмәгән икән. Аннары алардан "булыр!" дигән хәбәр дә көтәсе юк. Чөнки аларга 2009 елда гына республикадан автобус биреләчәк.

 

– Быел республика буенча оптимальләштерү программасына кергән мәктәпләргә 61 автобус каралган, шуның 26 сы куллануга тапшырылды, калганнары сентябрь аенда кайтып бетәчәк. Моннан тыш, өстәмә 21 автобус кирәк әле безгә. Оптимальләштерүне оештырган вакытта Кече Тархан һәм Югары Тархан авылы укучыларын Олы Тарханга йөртү каралмаган. Ләкин укучылар үзләре теләгән мәктәпне сайлый ала, – дип мәсьәләгә ачыклык кертә республика Мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек җитәкчесе Фәрит Кәримуллин.

 

Кыскасы, тәтешлеләргә автобус кайтарылганчы, бу мәсьәләне үзләренә хәл итәргә туры киләчәк.


Сәрия САДРИСЛАМОВА
Ватаным Татарстан
№ 192 | 10.09.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы